16+

Казан урамнарында 547 багана авария хәлендә: башыңа төшмәсен дисәң, өскә карап йөр!

Казан урамнарыннан атлаганда искергән тимер-бетон баганалар өстеңә аумасын

Казан урамнарында 547 багана авария хәлендә: башыңа төшмәсен дисәң, өскә карап йөр!

Казан урамнарыннан атлаганда искергән тимер-бетон баганалар өстеңә аумасын

Татарстан башкаласы урамнарында 180 мең яктырткыч исәпләнә, соңгы биш елда гына да 84 мең яктырткыч урнаштырылган. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Торган саен балкыйбыз

— Казан яктыра бара, дип ышанып әйтә алабыз. Бездә яшәүчеләр, аеруча, берничә мәртәбә килеп китүче кунаклар үзгәрешләрне күрә. Ләкин, бу әле тынычланырга сәбәп түгел, эшлисе эшләр күп. Тышкы яктырту бездә яшәүчеләрнең уңайлыкларын һәм иминлекләрен тәэмин итүдә төп бурычларның берсе булды һәм булачак. Шунысы мөһим, бүген бу үзәк урамнар һәм кунакчыллык маршрутлары гына түгел. Яктырту инновациясе бистәләргә, паркларга, скверларга, шәһәр урамнарына, ишегалларына да кагыла. Эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез, — диде Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә капиталь төзекләндерелгән ишегалларының шәһәрне тагын да балкытып җибәргәнлеген телгә алды шәһәр башлыгы. Соңгы өч елда гына да ишегалларына 12 мең 077 яктырткыч урнаштырылган, 8 мең 252 багана утыртылган, 160 чакрым ут чыбыгы сузылган.

Якты бездә бакчалар

— «Тебриз» скверын, Серов урамындагы паркны, Горький исемендәге парктагы күзәтү мәйданчыгын, Бутлеров һәйкәле янындагы скверны төзекләндергәндә 56 багана утыртылды, 2 чакрым ут чыбыгы сузылды. Бу чаралар яктыртуны һәм ишегалларындагы иминлекне яхшырту белән генә чикләнмичә, шәһәр инфраструктурасының матурлыгын да арттыра, — диде үзенең чыгышында "Казэнерго«ның генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.

Беррәттән урам-юл челтәре дә төзекләндерелә. Быел башкала урамнарына 2,5 мең яктырткыч куелды. Адмиралтия, Привокзальная, Обнорский урамнарына да яктырткычлар күрү насыйп булды. Горький шоссесына янәшә төзелүче юл өлешенә дә 250 яктырткыч кую һәм 144 багана утырту планлаштырылган.

столбы фонарь фото татар информ

«Караңгы» айларның хикмәте

— Казандагы 288 бина һәм корылма архитектура-сәнгати яктыртыла. «Казэнерго» белгечләре социаль учреждениеләрне, тарихи биналарны һәм мәдәни мирас корылмаларын яктырту эшен дәвам итә. Подлужный урамындагы Укытучылар йортында, «Ярдәм» инклюзив үзәгендә, «Зилант» скверында, Никола Тульский храмында эшләр бара, — диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Казан мэры Илсур Метшин бездә 6 айның «караңгы» булуын искәртте.

— Безнең шәһәр — тарихи, аеруча, шәһәр үзәге тарихи. Бездә 6 айның «караңгы» булуын исәпкә алсак, архитектура һәм сәнгати яктырту зур әһәмияткә ия. Шунлыктан, барлык яңа микрорайоннарда, Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсенең барлык яңа биналарында баш архитектор хезмәте бу мәсьәләгә нык игътибар бирә. Төнлә безнең яңа һәм тарихи биналарның ничек торышына һәм күренүенә күп нәрсә бәйле, — дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.

«Аума-аума, туп-туры тор»

Урам баганалары мәсьәләсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырь юллары искә төште. Казан урамнарындагы 547 тимер-бетон багана үзенең кулланыш вакытын инде 2 мәртәбәгә узып киткән.

  • «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең ялганыш челтәрләре дә беркетелгәнлектән, искергән баганаларның авып төшү куркынычы бар. Яңа багана бастырырга акча табылганчы, «аума-аума, туп-туры тор», дип теләк телисе генә кала.

столбы фонарь фото татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading