16+

Казанда мәдәни мирас торгызыла

Пушкин булган бинага без дә керербез әле.

Казанда мәдәни мирас торгызыла

Пушкин булган бинага без дә керербез әле.

Татарстан башкаласында узган ел тарихи биналарны төзекләндерүгә 2,5 миллиард сум тотылган.

Вахитов һәм Идел буе районнарында быел 24 тарихи бинага төзекләндерү эшләре башкарырга рөхсәт бирелгән. Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәдәни мирасны торгызу мәсьәләсенә карата фикерләре белән уртаклашты.

– Шәһәрнең тарихи үзәген торгызу эзлекле рәвештәге эшкә әверелде. Дистәләрчә бина юкка чыгудан коткарып калынды. Безнең өчен бу эшкә битараф булмаган кешеләрне, эре һәм урта бизнесны җәлеп итә алуыбыз да әһәмиятле. Узган ел 39 объектта төзекләндерү эшләре алып барылды, инвестицияләр 2,5 миллиард сумны тәшкил итте. Бу тузган биналарга инвестиция кертү генә түгел, ә яңа эш урыннары һәм шәһәрнең киләчәге, дигән сүз. Әлбәттә, шәһәр үзәгендә эшләр күп әле. Казанда безнең игътибарга мохтаҗ биналар шактый. Вахитов районында гына да 956 саклаулы объект тупланган, аларның 122се федераль әһәмияттәгеләр. Акрынлап бурычны хәл итәрбез, һәйкәлләрнең тарихи йөзен саклау һәм аларга лаеклы кулланыш табу мөһим. Без киләчәк буыннарга үткәннәр белән бүгенге бер-берсен гармонияле тулыландырып торган Казанны тапшырырга телибез, – диде мэр Илсур Метшин.

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Альберт Салихов сөйләгәнчә, Островский урамы, 10 адресындагы Шәрыкъ клубы бинасына реконструкция бара. Әлеге бинага хәзер Яшь тамашачы театры урнашкан. Монда заманында Максим Горький чыгыш ясаган. Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасы (Карл Маркс урамы, 66), Кабан күле буендагы бертуган Крестовниковларның шәм заводы бинасы төзекләндерелә.

– Рахматуллин урамы, 6 адресындагы Дворяннар җыены кунакханәсе бинасында авариягә каршы чаралар үткәрелде. Заманында әлеге кунакханәдә Александр Пушкин һәм Федор Шаляпин да булган. Шушы бинага янәшәдәге Сапугольцева утары торгызылды, – диде Альберт Салихов.

Пискуновлар йортында авариягә каршы эшләр тәмамланган. Профсоюзлар урамы, 7 һәм 9 адресларындагы Пискуновларның сәүдә лавкаларын торгызу мәсьәләсе килештерелә. Муса Җәлил урамы, 16 адресындагы Николай Бауман туган һәм яшәгән йорт яңартылачак. Элекке “Адонис” тегү фабрикасы бинасы яңа тормышка аяк баса бара. Биредә креатив кластер формалаша. Быел бу бинаның бер өлеше һәм эчке ишегалды казанлылар өчен дә ачыла.

2019 елдан эшчәнлек алып барган “Том Сойер Фест” хәрәкәте активистлары Волков, Достоевский, Калинин урамнарындагы 16 бинаның тарихи йөзен торгызуда катнашкан.

Мәгълүм булганча, “Туристлык һәм кунакчыллык”, шулай ук “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading