16+

“Кече ватанга мәхәббәт ишегалдыннан башлана”

Башкалада быел 420 йортта яшәүчеләргә сөенеч килде.

“Кече ватанга мәхәббәт ишегалдыннан башлана”

Башкалада быел 420 йортта яшәүчеләргә сөенеч килде.

Казанның Әмирхан урамында “Идел буе халыклары әкиятләре” эчтәлегендә ишегалды төзекләндерелеп, файдалануга тапшырылды. Проект “Безнең ишегалды” программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Татарстан һәм Казан шәһәре көненә багышлап ишегалдын ачу бәйрәмендә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев катнашты.

Парк. Фото: Бадриев

Җылы теләкләр

– Кадерле казанлылар, бәйрәм кунаклары! Сезне шәһәр көне һәм яраткан Республикабыз көне белән котлыйм! – диде мэр Илсур Метшин.

Ул төзекләндерүгә булышлык күрсәткәннәре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, премьер-министр Алексей Песошинга рәхмәт әйтте.

– Территорияне төзекләндерүдә идарәче компаниянең зур хезмәт куйганлыгын билгеләп үтәсем килә. Эшнең нәтиҗәсе күз алдында: ишегалды яхшы төзекләндерелгән, балалар уен зонасы барлыкка китерелгән, спорт мәйданчыгы яңартылган. Төзүчеләрнең хезмәтен, безнең өлешне лаеклы бәяләп, территорияне даими хәстәрләп тотарсыз, дип өметләнәм.

Кече ватанга, туган төбәккә мәхәббәт ишегалдыннан башлана. Җәмәгатьчелек мохитенең кызыклы, эчтәлекле чаралар белән тулылануы, ишегалдының җәмәгать тормышы һәм күршеләр белән дусларча аралашу ноктасына әверелүе мөһим, – диде премьер-министр Алексей Песошин.

Чыгышлардан соң, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белән Казан мэры Илсур Метшин казанлыларга электрон Мактау тактасына кертелүләре турында сертификатлар тапшырды. Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларны җыр белән сәламләде.

Парк. Фото: Бадриев

Ишегалларының бәхете – 2020 ел

Күп фатирлы йортлар тирәләрен яңарту буенча “Безнең ишегалды” программасы 2020 елда старт алган иде. Казанда быел да күп фатирлы 420 йорт ишегалды төзекләндерелде. “Идел буе халыклары әкиятләре” атамасындагы территория Әмирхан урамындагы 77, 79, 81, 83 һәм 85нче йортларның ишегалларын, шулай ук Маршал Чуйков урамындагы 37нче йорт ишегалдын колачлады. Биредә яшәүче 2,3 мең кешегә уңайлыклар тудырылды. Казанда узган ел 466 ишегалды төзекләндерелгән иде.

Убырлы карчык куяннары

Ишегалдын төзекләндергәндә халык тәкъдимнәре исәпкә алынган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “ишегалларында эшләр башкарганда халык фикере һәм тәкъдимнәре исәпкә алынсын” дип әйткән иде. Зур Чайковое күленә зыян салынмаган, кешеләр йөреп ияләшкән сукмаклар үзгәртелмәгән, әкият геройлары – агач сыннар калдырылган.

Агач сыннарда Убырлы карчык, аю, төлке, бүре һәм куяннар гәүдәләндерелгән. Сыннар чистартылган һәм яңа буяулар белән кабаттан буялган. Рәссамнар Никита Маркин белән Дмитрий Юртаев Әмирхан урамындагы 81нче йорт диварына күлгә кечкенә кораб җибәрүче малай рәсеме-мурал ясаган. Ишегалдындагы трансформатор диварында Су анасы рәсеме урын алган.

Парк. Фото: Бадриев

Инвалидларга – уңайлыклар

Сабыйлар, балалар һәм үсмерләр өчен аерым мәйданчыклар булдырылган. Сәламәтлекләре чикле балалар мәйданчыгында тоемлау, аваз ишетү җиһазлары урнаштырылган. Музыка мәйданчыгында көйләр чыгарырга була, хәтта. Футбол, баскетбол мәйданчыклары бар. Этләр өчен дә махсус мәйданчык төзелгән.

Яшелчә һәм чәчәк түтәлләре

Ишегалдына 319 агач һәм 2 932 куак утыртылган, күл чистартылган. Йортларда яшәүчеләр үз башлангычларында чәчәкләр утырткан җирлеккә чәчәкләр һәм яшелчәләр утырту өчен махсус кишәрлек калдырылган. “Яшел адымнар” (“Зеленые шажочки”) проекты кысаларында, биредә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “хезмәт дәресләре” дә үткәрү ниятләнелә.

Парк. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading