16+

Курьер шәхси картасына акча күчерергә кушса, нишләргә?

Курьер терминалы эшләмәсә, нишләргә?

Курьер шәхси картасына акча күчерергә кушса, нишләргә?

Курьер терминалы эшләмәсә, нишләргә?

Онлайн кибеттән товар заказ иткән идем. Курьер килеп җиткәч, терминалын «онытып калдырдым, чөнки ул төзек түгел» дип аңлатты һәм акчаны шәхси банк картасына күчерергә тәкъдим итте. Мондый очракта акча күчерергә ярыймы? Бу законлымы һәм нинди куркынычлары бар?

Алмаз, Казан.

Мондый тәкъдимгә ризалашырга ашыкмагыз. Беренче карашка бу гади генә хәл булып күренсә дә, сатып алучы өчен җитди хокукый һәм финанс куркынычлары тудырырга мөмкин.

Чексыз түләү – дәлилсез түләү
Терминал аша банк картасы белән түләгәндә яки рәсми кассада исәп-хисап ясаганда сезгә касса чегы бирелә. Бу сатып алу фактын һәм түләүнең башкарылуын раслаучы төп документ. Ә шәхси банк картасына акча күчергәндә мондый рәсми документ бирелми. Акча күчерү турында банк хәбәрламәсе генә саклана. Әмма ул һәрвакыт конкрет товар өчен түләү ясалганын расламый. Нәтиҗәдә, бәхәс килеп чыкса, үз хокукыгызны яклау күпкә катлаулырак булачак.

Әгәр сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса яки сез аны канун нигезендә кире кайтарырга теләсәгез, рәсми түләү булмау җитди проблема тудырырга мөмкин. Кибет системасында сатып алу турында мәгълүмат булмаган очракта, сатучы килешүнең булуын кире кагарга мөмкин. Мондый вәзгыятьтә акчаны кире кайтару да, сатып алучы хокукларын яклау да катлаулана.

Банк аша бәхәс кузгату мөмкин түгел

Банк картасы аша рәсми рәвештә түләгәндә кайбер очракларда бәхәсләшү мөмкинлеге бар. Әгәр хезмәт күрсәтелмәсә яки товар тапшырылмаса, банкка мөрәҗәгать итеп хәлне ачыклау мөмкин. Ә менә шәхси картага гади акча күчергән очракта мондый яклау механизмнары күпкә чикләнгән. Шуңа күрә сатып алучы үзен күбрәк хәвеф астына куя.

Касса аппаратын читләтеп шәхси картага акча күчерү кайчак рәсми исәп-хисаптан качу өчен дә кулланыла. Мондый очракларда сатучы салым исәбенә керергә тиешле акчаны рәсмиләштермәскә мөмкин. Сатып алучы моны белеп эшләмәсә дә, бәхәс яки тикшерүләр вакытында өстәмә аңлатмалар бирергә туры килү ихтималы бар.

Кызганыч, мондый алым белән мошенниклар да еш файдалана.

Мәсәлән:
үзен курьер дип таныштырган кеше шәхси картасына акча күчерүне сорый;
акча күчерелгәннән соң товарны бирмичә китеп бара;
«акча килеп җитмәде» дип, яңадан түләү таләп итә;
заказ турында ялган мәгълүмат кулланып, сатып алучыны алдый.
Мондый хәлләрдә акчаны кире кайтару һәрвакыт мөмкин булмый.

Курьер терминалы эшләмәсә, нишләргә?
Әгәр чыннан да техник өзеклек килеп чыккан булса:
рәсми касса чегы биреләчәгенә инаныгыз;
мөмкин булса, заказны соңрак түләү мөмкинлеген сорагыз;
кибетнең кайнар элемтә телефонына шалтыратып, хәлне ачыклагыз;
шәхси картага акча күчерергә ашыкмагыз;
шик туса, заказны кабул итмәү хокукыгыз бар.

Сатып алучы өчен иң кулае товар өчен рәсми тәртиптә генә түләү. Касса чегы, терминал аша башкарылган операция һәм рәсми исәп-хисап сезнең хокукларыгызны яклый. Әгәр курьер шәхси банк картасына акча күчерүне сорый икән, моңардан баш тарту кулайрак.

Терминалның «ватылуы» яки «өйдә калуы» һәрвакытта да техник сәбәп булмаска мөмкин. Үз акчагызны һәм хокукларыгызны саклау өчен һәр түләүнең рәсми рәвештә башкарылуына инаныгыз.

Лилия Гайнуллина әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading