16+

Лаеш районында җир, һава һәм су бергә тоташачак

Татарстан Рәисе Кубогына очучысыз технологияләр буенча беренче берләштерелгән чемпионат була.

Лаеш районында җир, һава һәм су бергә тоташачак

Татарстан Рәисе Кубогына очучысыз технологияләр буенча беренче берләштерелгән чемпионат була.

Татарстан Фәннәр академиясе белән «Өч Стихия» («Три Стихии») очучысых системалар лигасы тарафыннан оештырылган бәйге 28 августта Лаеш районындагы Караиш аэродромында 10.00 сәгатьтә башлана.

«Без заманнан калышырга тиеш түгел»

— Республикада очучысыз системалар авыл һәм урман хуҗалыкларында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кулланыла инде. Россия Президенты Владимир Путин илдә очучысыз технологияләрне үстерү бурычы куйды. Чемпионатның максаты да яшьләрне инженерлык белгечлекләренә җәлеп итү.

Очучысыз технологияләрне үстерүдә, балалар шөгыльләнгән түгәрәкләргә булышлыкта республикадагы югары уку йортлары, предприятиеләр һәм эшкуарлар бергәләшеп тырышсыннар иде. Киләчәк очучысыз технологияләрдә, шунлыктан без заманнан калышырга тиеш түгел, — диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Дрон. Фото: ТИ

«Чит илләрдән командалар катнашачак»

Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләгәнчә, республика мәктәпләрендә һәм уку йортларында авиамодель белән судомодель түгәрәкләре эшли. Казанның үзендә генә дә 10 авиамодель түгәрәге бар.

— Республика районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән командалар катнашачак, язылу дәвам итә, — диде Илдар Садриев.

Татарстанның очучысыз системалар лигасы вице-президенты Георгий Дикопольский таныштырганча, бәйге өч төрдә үткәрелә: җир, һава һәм су очучысыз системаларында. Катнашучыларның яше: 7 яшьтән 65 яшькә кадәр. 

— Үзлектән җыелган кечкенә очкычлар һәм суднолар белән дә чыгыш ясау рөхсәт ителә, — диде Георгий Дикопольский.

Дроннар узышы федерациясе спортчысы Булат Нургалиев:"Спортның техник төрләре бик мавыктыргыч ул. Очучысыз технологияләр буенча чемпионат оештырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт!" — диде.

Дрон. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading