– Аларны кабул иткәндә, куркынычсызлык максатыннан, дрессировщиклар да җәлеп ителә. Ни дисәң дә, алар ерткыч хайваннар һәм алардан нәрсә көтәсен белеп булмый, – ди ул.
Экзотик хайваннарны өйдә асраучылар да очрый икән. Шулар арасында арыслан тотучы белән дә очрашырга туры килгән әңгәмәдәшебезгә. – Элек андый хайваннарны асраучылар күбрәк иде дияргә була, чөнки хәзер ул закон нигезендә тыелган. Законга кадәр булганнары яшәүләрен дәвам итәләр, ә яңаларын инде алырга ярамый. Моннан бер биш ел элек клиникага арыслан алып килделәр. Хуҗасы аны ярымлегаль эшчәнлек алып барган күчмә зоопарктан алып кайткан. Әйтүенчә, арысланның сәламәтлеге бик начар булган. Дәвалап бетергәннән соң, зоопаркка тапшырдылар дип беләм, – ди Максим Александрович.
Соңгы вакытта Казан халкы лемур, көзән, чәшке, еланнар асрый башлаганнар. Аларның да модасы бар икән. Егерме еллар элек, «101 далматинец» мультфильмы чыккан чорда, далматин нәселле этләрне күпләп ала башлаганнар. Ә бүген шпиц һәм мальтипу нәселле этләр модада. Кушаматлары да чоры белән үзгәреп тора. Берәр яңа мультфильм күрсәтелә башлагач, эт-мәчеләрен андагы геройларның исемнәре белән атыйлар икән. Җирән мәчеләргә Чубайс кушаматын бирү гадәте бар, ди.
Шулай ук белгеч йорт хайваннарын тәрбияләү культурасы барлыкка килүне дә әйтә. – Ветеринария ягыннан караганда бу чынлап та сизелә. Унбиш еллар элек яшиме яши дип карыйлар иде, авырса, безгә алып киләләр. Хәзер исә эт-мәчегә даими рәвештә вакцинация ясаталар, дәвалауга караганда, йогышлы авыруларны булдырмый калу җиңелрәк. Азрак ашый башласа, үзен гадәттәгечә тотмаса, иренмичә, ветеринарга алып килергә кирәк. Күп кенә авырулар симптомнары күренмәскә дә мөмкин. Йорт хайваннарын ашату сыйфаты да яхшырды дип әйтергә кирәк, моңа бик җаваплы карый башладылар. Элек этнең йонын үзләре тарасалар, хәзер күпчелек грумер хезмәтеннән файдалана, – ди белгеч. Прививкадан тыш, дөрес тукланулары да мөһим. Анысына да зур игътибар бирергә кирәклеген әйтә.
– Өстәлдәге үзебез ашый торган бөтен ризыкны да бирү дөрес түгел. Хуҗасы белән иртән бутерброд ашаган, каһвә эчкән мәчене китерделәр. Нәтиҗәдә ашкайнату системасы белән проблема килеп чыккан, – дип кисәтә ул.
Статистика буенча, мәчеләр уртача алганда 15-17 ел яши, әмма ветеринария клиникасы пациентлары арасында 25 яшьлек мәче дә булган. Әле аны менә-менә үлә дип түгел, планлы карау өчен генә алып килделәр, сәламәтлегенән зарланырлык түгел, ди табиб. Ул моны экология, тәрбия һәм азык сыйфаты белән бәйләп аңлата. Шул ук вакытта йорт хайваннары стресска да бик бирешүчән икән. Дачага яки авылга кайту, йә булмаса монда клиникага килү дә алар өчен – зур стресс, ди Максим Александрович.
Тагын бер факт – ата мәчеләр күбесенчә сидек юллары авыруыннан җәфаланса, ана мәчеләрдә ямаш шеш күзәтелә. Теге яки бу авыруга бирешүчәнлек нәселдән дә тора икән, аерым алганда британ яки шотланд мәчеләренең сөяк структурасы үзгәрүчән, этләргә килгәндә, пудельләр яман шешкә бирешүчән, мопс нәселлеләрендә, үзенчәлекле борыннарына күрә, йөрәк-кан тамырлары авырулары еш очрый. Зур гәүдәле этләр – азрак, ә ваграклары озаграк яши икән. Шул ук вакытта авылларда урамда яши торган этләр кыскарак гомерле дигән фикер бар, әмма, белгеч әйтүенчә, аларның статистикасы алып барылмагач, бу хакта кистереп әйтү кыен. Кешеләргә ташланган этләр турында еш ишетеп торабыз. 90 процент очракта, әңгәмәдәшем фикеренчә, кеше үзе гаепле.
– Хайваннарның һәрберсенең үз холкы, кәефләре үзгәреп торучан. Контактка барырга яратмаган хайваннар да бар. Аннары күңелле булмаган хатирәләре сакланадыр, андыйны истә калдыралар. Шул ук вакытта рәхмәтле булу хисе дә хас аларга. Тугрылык та саклый беләләр. Күптән түгел генә бер мәгълүматка тап булдым. Казан университетында укыткан мөгаллим вафат булганнан соң, эте көн дә университетка барып йөргән. Этләр бик тугры, – ди табиб. Әңгәмә ахырына ул эт һәм мәчеләрне суалчаннардан, урман бете, кандаладан эшкәртеп, тырнакларын кисеп, гигиена процедураларын үткәреп торырга да киңәш итте.
Комментарийлар