«Ата-ана даны» ордены медаленә Түбән Кама шәһәреннән дүрт бала үстерүче Алия һәм Алмаз Хәмидуллиннар, ә Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале медаленә Балтач районыннан биш бала анасы Людмила Тарасова лаек булды. Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты кафедрасы профессор-консультанты Леонид Попов һәм «БРИКС махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ генераль директоры Динар Бәдретдинов бүләкләнде. Шулай ук «БРИКС махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ баш бухгалтеры Ирина Буслаевага Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале шагыйрь, республика Язучылар берлеге әгъзасы Наил Касыймовка һәм артист-вокалист, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка бүлеге мөдире Фердинант Сәлаховка тапшырылды. «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме Дәүләт Советы депутаты, икътисад фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни мирас һәм туризм кафедрасы профессоры Фәдбир Сафинга бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем «Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ветеринария табибы – район ветеринария лабораториясе мөдире Светлана Кузнецовага бирелде.
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән өлкән лейтенант, взвод командиры – Жуков орденлы, Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы курсантлар батальоны укытучысы Егор Алексеев, Дәүләт Советы Аппараты Эшләр идарәсенең мәгълүмати-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Сергей Осипов, хезмәт ветераны Виктор Постников, спорт ветераны Яков Клопоухов һәм башкалар бүләкләнде.
Җавап сүзе белән республиканың атказанган укытучысы Гөлнара Хуҗиева чыгыш ясады. Гөлнара Хуҗиева – Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәгариф системасында 50 ел эшли.
«Бүген биредә Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исемен алу – минем өчен зур дәрәҗә. Мин мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен күрәм. Республика җитәкчелеге ярдәме белән безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Хәзер бу чиста, якты һәм чын-чынлап заманча мәктәп, – диде Гөлнара Хуҗиева. – Без районда алдынгы урыннарда торабыз, ә укучыларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Бу уңышлар артында педагогларның һәм балаларның зур хезмәте тора. Бүгенге мактаулы исем – ул минем хезмәтемә югары бәя, ул миңа алга таба эшләргә көч бирә һәм яңа казанышларга рухландыра».
Комментарийлар