16+

Мәскәүдә дә юк! Татарстан нинди уникаль китап чыгарган?

Галимнәр вакыйгаларны һәм шәхесләрне тарих битләренә язып куя.

Мәскәүдә дә юк! Татарстан нинди уникаль китап чыгарган?

Галимнәр вакыйгаларны һәм шәхесләрне тарих битләренә язып куя.

Казанда 14-16 октябрьләрдә «Заманча инновацион гамәлләр яссылыгында төбәк энциклопедистикасы» II нче ачык халыкара форумы бара. Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышлана әлеге чарада БДБ илләреннән һәм Россиянең 13 төбәгеннән йөздән артык галим катнаша.

— Цифрлы заманда басма энциклопедия үзен югалтырга тиеш түгел. Энциклопедия мәгърифәтнең һәм мәдәниятнең йөзен билгели. Дәлилләнеп, китап вариантында төзелгән энциклопедия — цифрлы порталның нигезе ул. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов басма энциклопедиягә дә әһәмият бирә. Татар энциклопедиясен 10 томга җиткерү ниятләребез бар. Энциклопедиянең электрон варианты да булдырылды, ул «Татарика» порталында урын алды, — диде М. Хасанов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова.

Форумда «Урта Азиядәге татар диаспорасы» темасына һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Мөдәрис Әгъләмовның тууына 80 ел тулуга багышланган «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәреләчәк.

Россия Фәннәр академиясенең А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институтының баш фәнни хезмәткәре Наталья Корниенко:«Казан татар әдәбиятын гына түгел, рус әдәбиятын өйрәнү буенча да үрнәк. Татарстан Фәннәр академиясе «Катюша» җыры авторы Михаил Исаковский турында китап чыгарды, мондый китап Мәскәүдә дә юк«, — диде. «Казахстанның татарлар һәм башкортлар конгрессы» республика җәмәгать берләшмәсе идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов сөйләгәнчә, Казахстанда 220 мең татар һәм 17 мең башкорт яши. «Конгресс үзенең алдына милләтне һәм телне саклау максатын куеп эшли», — диде Тәүфыйк Кәримов.

Новосибирск шәһәреннән тарих фәннәре докторы Вадим Рынков белән Мәскәүдән филология фәннәре кандидаты Борис Орехов үзләренең чыгышларында Татарстан Фәннәр академиясенең энциклопедияләр төзүдә һәм бастырып чыгаруда тәҗрибәсе зур булганлыгын әйттеләр.

прессуха. фото Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading