Август ае аренда базарында иң кызу ай. Шәһәргә укырга килгән студентлар фатир эзләү белән мәшгуль. Елның-елында аренда хаклары да нәкъ шушы вакытта үсә, фатир хуҗалары, ихтыяҗ булганда, кыйммәтрәк бәя куярга тырыша.
Казанда аренда бәяләре узган елгы дәрәҗәдә
“Домклик” күчемсез милек сервисы аналитиклары исәпләп чыгаруынча, Россиянең эре шәһәрләрендә 20-40 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәле фатирлар һәм студияләрнең озак вакытлы арендасы апрельдән августка кадәр уртача 1,4 процентка гына кыйммәтләнгән, ә бер ел элек ул ике тапкырга диярлек югарырак булган. Кайбер төбәкләрдә фатир арендасы бәясе бөтенләй төшкән.
- Иң күбе Самарада арткан – 13 процентка күтәрелеп, уртача 26 мең сумга җиткән, Екатеринбург – 11,9 процентка (30,2 мең) һәм Красноярск – 11,3 процент (25,6 мең). Ставкалар Уфа, Пермь, Краснодар, Калининградта да күтәрелгән. Ә менә Мәскәүдә нибары 2 проценкта арткан дигән нәтиҗәгә килгәннәр белгечләр. Анда бер бүлмәле фатир арендалау 60,2 меңгә төшә. Ростов‑на‑Дону, Иркутск, Владивосток һәм Санкт‑Петербургта исә аренда бәяләре киресенчә төшкән. Казанда медиан ставкалар 30 мең сум тирәсендә калган.

Казанда бер бүлмәле фатир күпмегә чыга?
Казан шәһәрендә арендага бирелә торган бер бүлмәле фатир бәяләрен без дә өйрәндек. “Весна” торак комплексында 30 мең сум сорыйлар. Кирәкле бөтен техника, җиһаз һәм хәтта кондиционер да бар, диелгән игъланда. Чистай урамында, метро станциясе дә якын булганга, бер айга фатир арендалау 40 мең сумга төшә. 35 мең сумга кадәр сатулашырга да була дип өстәп куйганнар.
Авиатөзелеш районында 21 квадрат метрлы фатир 23 мең сумга көтә сезне. Бу бәяләргә өстәмә коммуналь хезмәтләр өчен дә түлисе барлыгын истә тотасы була. Без караган иң кыйммәтле фатир Спартаковская урамында 45 мең сумга бирелә. Роторная урамында тулай торактан ясалган гостинканы 23 мең сумга тәкъдим итәләр. Шушы бәягә коммуналь хезмәтләр дә кергән дип кызыктыралар.

«Метро станциясе янындагы фатирлар кулдан тиз ычкына»
– Соңгы елларда торак арендасы базарының төп үзенчәлеге – яңа комплекслар барлыкка килүе. Шуның белән бәйле рәвештә, яңа төзелгән йортлардан тәкъдимнәр күп. Ремонты да яңа, бәясе дә кыйммәтрәк. Шул ук вакытта, фатирны Вахитов һәм Яңа Савин районнарыннан күбрәк эзлиләр. Метро станциясе янындагы фатирлар да кулдан тиз ычкына”, – ди риелтор Илнар Шиһапов.

Бәягә генә түгел, хуҗасына да карыйлар
Белгеч әйтүенчә, фатирны сайлаганда иң беренче чиратта аның кайда урнашуына, ремонты нинди хәлдә булуына һәм бәясенә карыйлар.
– Бәя дигәннән, Казанда Совет һәм Идел буе районнарында бер бүлмәле фатирны 30 мең сумга табарга була. Моннан тыш коммуналь хезмәтләргә аерым түлисе, – ди ул.
Фатир хуҗасының ниндирәк кеше булуы да зур роль уйный, адекват кеше булмаса, бик авырга туры киләчәк, дип тә өсти әңгәмәдәшем. Кышын фатир тәкъдим итүчеләрнең күп, ә арендаларга теләүчеләрең аз булуын да ассызыклый, ә җәен киресенчә икән. Шулай ук җәй көне фатирны тәүлеккә арендага бирүчеләр күбәя. Ә августта студентлар да чабыша башлый, ихтыяҗ тагын да арта, дип кисәтә риелтор. Аның әйтүенчә, быел аренда бәяләре узган елгы дәрәҗәсендә.
Риелтор: «Аренда бәяләре хәтта төште»
Риелтор Ләйсән Хаҗиева исә бәяләр хәтта төште дип саный. "Кыш көне аренда базары "тынып торды". Фатирлар арендаторларны икешәр-өчәр ай көтәргә мәҗбүр булды. Мондый хәлнең беркайчан да күзәтелгәне юк иде. Декабрьдә килешүләр төзелде әле. Гыйнвардан мартка кадәр ихтыяҗ бик кимеде. Шуның белән аренда бәяләре дә төште", – ди ул. Ләйсән моны икътисади хәл белән, шулай ук торак комплексларның күп төзелүе, шуңа нисбәтле, арендага бирелә торган фатирларның күбәюе белән дә бәйле бәйләп аңлата.
– Алдагы елларда җәй көне арендага фатир эзләүчеләрдән телефон ярылырга җитә иде, быел алай бик каты борчымыйлар. Бигрәк тә фатир сораучы студентлар кимегән кебек. Шул вакытта алар хәзер бер фатирга берничә кеше җыелып керә башлады, – ди.
Фатир аренда озак бирелми торгач, бәяләре уртача 5 мең сумга төшкән. "Ике бүлмәле фатирны башта 45 мең сумга куйган идек, нәтиҗәдә 36 меңгә кадәр төшерделәр. Әле яңа йортта, яхшы хәлдәге җиһазлар, кондиционер белән. Бер танышымы бер бүлмәлене элек 35 мең сумга тапшырса, хәзер 30 меңгә куярга әзер", – ди Ләйсән.
Шулай ук, риелторга комиссия түләмәс өчен, фатир тапшыручыларның турыдан-туры үзләренә мөрәҗәгать итүчеләр барлыгын да истә тотарга кирәк. "Әмма танышым, игълан бирүгә, фатирны бер сәгать эчендә тапшыра идем, быел нәрсә булган соң, арендатор өч көннән генә табылды, дип аптырады. Сәбәбен тәкъдимнәр күп, ә арендаторлар аз булу белән генә бәйләп аңлатырга буладыр", – ди Ләйсән.
Казанда аренда базарында тәкъдимнәр арткан
“ФЛЭТ” милек агентлыгы да, 2026 елда Казанда озак вакытка исәпләнгән торак арендасы сизелерлек үзгәреш кичерде, дип хәбәр итә. “Берничә ел дәвамында бәяләрнең кискен артуы һәм ихтыяҗ югары булудан соң, тынычрак вазгыять күзәтелә. Тәкъдимнәр артты, арендаторларның сайлау мөмкинлеге күбәйде, ә милекчеләр торакны артык кыйммәт бәягә тапшыра алмый башлады. Шул ук вакытта базар кризисы яки бәяләр кискен төшү турында сүз йөртеп булмый. Моны базарның «кызу» чордан чыга баруы, арендаторлар һәм күчемсез милек хуҗалары мәнфәгатьләре арасында балансның акрынлап торгызыла башлавы дип аңларга кирәктер”, – диләр белгечләр.

Бер фатирны өч көн көтеп алганнар
Аналитиклар мәгълүматлары буенча, соңгы елда Казанда озак вакытка арендага бирелә торган фатир тәкъдимнәре якынча 15 процентка арткан. Бу – иң эре Россия шәһәрләре арасында иң сизелерлек күрсәткечләрнең берсе.
Белгечләр тәкъдимнәр артуын берьюлы берничә сәбәп белән бәйли. “Беренчедән, базарга яңа төзелгән торак комплексларындагы күп санлы фатирлар чыккан. Аларның күбесе инвестиция максатыннан сатып алынган булган, һәм кулга ачкычлар алгач, милекчеләр аны сату урынына арендага бирергә карар кылган. Икенчедән, күчемсез милек хуҗаларының бер өлеше фатирларын сатуны кичектереп тора. Югары ипотека ставкалары һәм сату-алу базарының тынычрак булу фонында аренда тотрыклы табыш алу ысулына әйләнгән”, – дип аңлата алар.
Аренда бәясе кайда кыйммәтрәк?
Мәскәү — 60,2 мең сум
Владивосток — 36,8 мең сум
Санкт-Петербург — 36,6 мең сум
Новосибирск — 31 мең сум
Екатеринбург — 30,2 мең сум
Калининград — 30 мең сум
Казан — 30 мең сум
Комментарийлар