Хәбәрдарлыкны арттыру, хезмәттәшлекне тагын да җанландыру зарур.
Казанда 14-17 октябрьләрдә Россия-Һиндстан «ТАЙМ» II нче бизнес-форумы була. Халыкара чара Казанның Мәскәү урамындагы «Үзенчәлекле осталар үзәге» бинасында үткәрелә.
«БРИКС саммитында Казан кебек матур шәһәргә килә алуым минем өчен олы шатлык. Һиндстанның бу шәһәр белән тарихи элемтәләре тирән. Һиндстанның Казанда яңа консуллыгы ачылуы әлеге элемтәләрне тагын да ныгытыр», — диде Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан вакытында.
1 килешү дә — олы җиңү
— Узган елгы форумда 3 500 кеше катнашты, 19 стратегик килешү кабул ителде. Һиндстан елына эчке тулаем продукт җитештерүдә 7 процент үсешкә ирешә, бу илдә 1,48 миллиард кеше яши. Һиндстан белән 1 килешү кабул итү дә — олы җиңү, чөнки анда сәүдә базары колачы искиткеч зур. Россия белән Һиндстан предприятиеләре һәм эшкуарларының утырышы планлаштырылган, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә катнаша, — диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта.
Форумда сәнәгать, нефть-химия, авыл хуҗалыгы, кибер иминлек, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, туристлык өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барачак.

Без — сезгә, сез — безгә
— Татарстанда Һиндстаннан 1 мең студент белем ала. Форум кысаларында ике илнең яшьләр командалары арасында шахмат турниры, крикет буенча дуслык бәйгесе була. «Татнефть» компаниясе үзе белән таныштыра. «Үзенчәлекле осталар үзәге» бинасында Татарстаннан Казан шәһәре, Саба, Кукмара районнары белән Һиндстанның уртак ярминкә-сәүдәсе оештырыла. Һиндстан эшкуарларына республика предприятиеләренә танышу экскурсияләре дә үткәреләчәк, — диде Талия Минуллина.
Казан — Мумбай авиамаршруты ачу турында сөйләшүләр бара.
Татарстан товарлары сыйфатлы
— Россия Президенты Владимир Путин быелның сентябрь аенда Һиндстанга эшлекле сәфәр ясады. Россия күргәзмәсе составында Татарстан предприятиеләре дә экспозиция тәкъдим итте. Болар: «КамАЗ» йөк машиналары, вертолетлар, елга суднолары, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продукциясе. Татарстанда җитештерелгән товарлар сыйфатлы, дөнья базарында таныла.
Ел башыннан Һиндстан белән Татарстанның сәүдә әйләнеше 1 миллиард доллардан артып китте инде. Татарстан белән Һиндстан арасында элемтәләр күпере салынды. Ул күпер карап торыр өчен түгел, йөрү өчен. Һиндстанның узган ел Казанда ачылган Генераль консуллыгы хезмәттәшлекне үстерүгә зур тырышлык куя, — диде Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.
Муса Җәлил «китә» Һиндстанга
— Россия-Һиндстан форумы көннәренә мәдәни программа да әзерләнде. Милли китапханәдә 14 октябрьдә Муса Җәлил шигырьләренең һинд теленә тәрҗемә ителгән китапны, шулай ук Һиндстан авторларының китапларын тәкъдим итү була. «Мир» кинотеатрында 14-16 октябрьләрдә Һиндстан кинолары күрсәтелә. Кино индустриясендә хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралачак. Мәдәният халыкларның бер-берсен белүенә ярдәм итә, — диде Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Тырыш кешеләр, рәхим итегез!
Татарстанда төзелеш, җитештерү, транспорт, сәламәтлек саклау тармакларына эшчеләр кирәк.
— Татарстанда хәзер 58 мең мигрант эшли. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан республикаларыннан. Һиндстаннан һәм Угандадан да бар. 2027 елда Һиндстаннан тагын 3 мең кеше эшкә чакырылачак. Һиндстан кешеләре Татарстанга тиз ияләшә, алар инде республикадагы предприятиеләрдә матур гына эшли. Татарстанда 2030 елда пенсиягә китүчеләрне алмаштыру өчен 61 меңнән артык эшче кирәк булачак, — диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова.
Таныштык та, оныттык булмасын
— Россия белән Татарстанны бик яратам. Башта Мәскәүдә эшләдем, хәзер — монда. Һиндстан белән Татарстанның хезмәттәшлек мөмкинлекләре гаять зур. Казандагы беренче форум уңышлы узды, күпер салынды, инде шул күпердән актив аралашу сорала. Ике арада хәбәрдарлык җитми, хәбәрләшүне яхшыртырга кирәк. Мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек тә бик урынлы. Татарстан артистлары һинд киносында төшә икән, шат булырбыз, — диде Һиндстанның Казандагы генераль консулы Джейсундхар Д.
- Россия-Һиндстан «ТАЙМ» II нче бизнес-форумы «Нәтиҗәле һәм көндәшлекле икътисад», «Туристлык һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм эскпорт» илкүләм проектлары яссылыгында үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар