Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.
Ике туган апамның фатирының мәйданы 18 квадрат метр чамасы. Апамның гаилә әгьзалары 6 кеше теркәлгән биредә. Эш урыны кирәк булгач, мин дә пропискага керергә теләгән идем. Тик кияү кеше, болай да без күп, дип карыша. Ә апа минем яклы. Кешене фатирга пропискага кертү буенча чикләү бармы?
Ләйсән.
Кешене үз фатирыңа пропискага кертү буенча нечкәлекләргә тукталыйк.
1. Хосусыйлаштырылган фатир гражданнарның тулы милке булып санала һәм алар анда теләсә кемне һәм теләсә нинди күләмдә терки алалар.
2. Хосусыйлаштырылмаган торак урыны дәүләт яки муниципалитет милке булганга, гражданнарны теркәү буенча билгеле бер чикләүләр куела.
Икенче очракта теркәлү вакытында берничә факторны исәпкә алырга кирәк.
Фатирның метражы. Исәпкә алу нормасы дигән төшенчә бар, гадирәк әйткәндә – һәр яшәүче кешегә туры килә торган «квадрат метрларның» минималь саны. Мондый норма җирле хакимият органнары тарафыннан билгеләнә, мәсәлән, Татарстанда бу күрсәткеч 18 кв. м.
Туганлык бәйләнешләре булу. Әгәр торак муниципаль булса, социаль наем шартнамәсен төзүче, шулай ук аның гаилә әгъзалары шул фатирда теркәлә. Балигъ булмаган балалар әти-әниләре белән бергә теркәлә. Моның өчен өстәмә документлар, гаиләнең башка әгъзаларының һәм наймга бирүченең ризалыгы кирәкми. Ә менә муниципаль торакка чит кешене пропискага кертергә кирәк булса, өстәмә гамәлләр – фатирда яшәүчеләрнең, шулай ук социаль наем шартнамәсе төзелгән оешманың язма ризалыгын алу таләп ителәчәк. Ләкин ризалык булганда да, әгәр бу вакытта без югарыда сөйләгән исәп нормасы таләпләре үтәлмәсә, шул кешене пропискага кертмәскә мөмкиннәр.
Шунысы мөһим, шәхси милектә булган фатирларга бу гомумән кагылмый. Милекче теләсә кайсы кешене үз теләге белән пропискага кертә ала. Әмма монда да төгәлрәк булырга кирәк, чөнки хокук саклау органнары моны ялган, ягъни фиктив дип санарга мөмкин.
Фиктив, ягъни ялган теркәлү һәм аның өчен җаваплылык
Фатирда фиктив теркәлү – кешене ниндидер файда (мәсәлән, эшкә урнашу яки социаль хезмәтләр) алу өчен фатирда теркәлү дигәнне күздә тота. Әмма шул ук вакытта кеше әлеге фатирда яшәми һәм еш кына аның милекчесенә бернинди катнашы да юк. Әйтик, теркәлү өчен генә фатир хуҗасына билгеле бер күләмдә акча түләгән дә шуның белән вәссәлам. Тик шуны да онытмагыз, фатирда фиктив теркәлү өчен Россия Җинаять кодексының 322.2 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Хокук бозучыга 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр яки биш елга кадәрге чорда хезмәт хакы (башка керем) күләмендә штраф салынырга мөмкин. Шулай ук мәҗбүри эшләр яки билгеле бер вазифалар биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, биш елга кадәр вакытка ирегеннән мәхрүм итү кебек җаваплылык бар.
Милекченең үз фатирына пропискага кертү буенча хезмәтләр күрсәтүе ничек ачыклана ала? Бу хакта өченче зат хәбәр итәргә мөмкин. Әмма бу мәгълүмат тикшереләчәк әле, моның өчен берничә фактор сәбәп булырга мөмкин: фатирда теркәлгән кешеләрнең күп булуы («резина» фатирлар), алар арасында чит ил гражданнары да булырга мөмкин.
Үз фатирыңда метражга һәм ничә яшьтә булуга карамастан теләсә күпме кешене теркәп була. Ләкин моңардан «бизнес» ясарга кирәкми, фиктив теркәү хезмәтләрен тәкъдим итеп, сез хокук бозасыз.
Муниципаль фатирда мәйдан һәм туганлык бәйләнешләре буенча чикләүләр бар, чөнки фатир муниципалитет милкендә. Әмма үз туганыңны пропискага кертү мөмкинлеге бар, бары тик барлык таләпләрне үтәргә генә кирәк.
Лилия Гайнуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар