Контракт буенча хәрби хезмәткә язылучылар саны арта.
Татарстанда тупланган “Алга”, “Тимер”, “Батыр” батальоннарындагы хәрбиләрнең курку белмәс хезмәтләре турындагы хәбәрләр аларга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тудыра.
Журналистлар өчен Казанның Аэропортовская урамы, 1 адресындагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына матбугат сәфәре оештырылды.
Изге бурыч – Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2025 ел – Ватан сакчысы елы. Дошман илләр Россиягә карата санкцияләр кертү генә түгел, ачыктан-ачык һөҗүм алып бара. Мондый шартларда Ватанны саклау изге бурыч. Татарстан узган ел, контракт буенча хәрби хезмәткә язылучылар күрсәткечендә, Россия Оборона министрлыгы җибәргән санны күпкә арттырып үтәде. Быел да ел башыннан инде 1 меңгә якын кеше контракт буенча хәрби хезмәткә язылды, – ди контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе, подполковник Андрей Козлов.
Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары, капитан Игорь Булега өстәп әйткәнчә, БДБ илләре һәм башка илләр гражданнары да Татарстанга килеп, Россия армиясендә контракт буенча хәрби хезмәткә языла. Россия төбәкләреннән килүчеләр дә күп.
– Контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзегән кешеләргә Татарстанда 2 миллион 800 мең сум акча бирелә. Россия төбәкләре арасында иң югары түләүләрнең берсе бу, – диде Игорь Булега.
– Дошман илебез территориясенә басып керде, кеше түгел алар. Курск өлкәсендә яшәүчеләргә кайгы-хәсрәт алып килделәр. Хатыным, 3 балабыз бар, шуңа да карамастан, үз теләгемдә махсус хәрби операциядә катнашырга китәм. Курыкмыйм, курыксам, язылмас та идем. Профессиям буенча мин инженер-технолог, анда белемнәрем кирәк булыр. Дошманны илебездән куалап чыгармыйча торып, җаныма тынычлык тапмаячакмын, – ди Чиләбе өлкәсенең М. шәһәреннән килгән Ш. Шәрәфетдинов.
Икенче әңгәмәдәшебез Белгород өлкәсендәге Б. шәһәреннән В. Ткаченко. – Мин машина йөртүче булып эшләдем, гаиләм бар, кызыбызга 2 яшь. Чик буендагы шәһәрләр һәм авыллар Украина ягыннан бомбага тотыла, очучысыз очу аппаратларыннан шартлаткычлар ташлана. Өлкәннәр дә, балалар да һәлак була. Сабыйлар бомбалар шартлавына бигрәк тә курка. Шушы ачы күренешләр йөрәкне телгәли. Дошманны акылга утырту максатында, контракт буенча хәрби хезмәткә язылырга булдым. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә язылу шартлары яхшы булуы турында ишетеп, Казан аша барам, – диде В. Ткаченко.
Комментарийлар