Хакимият органнары хезмәткәрләре күзәтчелектә тотыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада коррупциягә каршы көрәшкә нык игътибар бирә. Узган ел хокук саклау органнары ришвәтчелеккә бәйле 1 104 җинаять эшен ачты.
– Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның 77 проценты ришвәтчелекне хупламый. Ришвәтчелек җәмгыятьне эчтән зарарлаучы яман чир белән бер, чөнки. Узган ел халыктан 97 мең хәбәр керде, җәмәгатьчелекнең мондый активлыгы мактаулы күренеш, – диде Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Хезмәт башкару таләпләренең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү буенча комиссия узган ел 470 утырыш үткәреп, 1 243 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр эшен караган. Керемнәр яшереп калдырылган 273 очрак фаш ителгән, 216 җитәкче дисциплинар җавапка тартылган.
– Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында ришвәтчелеккә бәйле канун бозу очраклары елдан-ел кими бара. Канун бозулар күбесенчә керемнәрне яшерү белән бәйле. Узган ел мәсәлән, Лаеш районының Сокуры авылы депутаты керемнәрен дөреслектәгечә күрсәтмәгәне өчен вазифасыннан азат ителде, – диде Рөстәм Гаязов.
Цифрлы технологияләрне, электрон сервисларны кулланышка кертү ришвәтчелеккә киртә тудыра. Мөрәҗәгать итүче вазифа биләгән зат белән турыдан-туры очрашмый, шактый эшләр электрон рәвештә башкарыла.
– Татарстан Рәисе күрсәтмәсе нигезендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә социологик сораштырулар үткәрәбез. Аңа кешеләр 18 яшьтән башлап җәлеп ителә. Мондый сораштырулар хакимият органнарына кайсы мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген ачыкларга ярдәм итә. Халыкның 60 проценты ришвәтчелеккә кагылышлы кануннарны тагын да кырысландырырга кирәк дип саный. Сораштыруларда кешеләр аеруча ришвәтчеләр исемлегендә ВУЗ укытучыларын күрсәтә, – диде республиканың икътисад министры урынбасары – социаль-икътисади мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов.
Рөстәм Гаязов сораштырулар мәсьәләсенә үзенең фикерен әйтергә ашыкты.
– Табиблар белән укытучылар хөрмәткә лаеклы кешеләр. Сораштыруларда кайберәүләрнең сүзенә карап кына табиблар белән укытучыларның барысын да “ришвәтчеләр” дип тамгаларга ярамый. Сораштыру ул сораштыру гына, – диде Рөстәм Гаязов.
Татарстанда 2012 елдан “Халык контроле” сервисы эшли. Быел да әлеге адреска 28 мең хәбәр кергән инде.
– “Халык контроле” – хакимият белән халык арасындагы күпер. Кешеләр төзекләндерү, юллар, көнкүреш калдыкларын чыгару, экология темаларын күтәрә. Сәламәтлек саклау белән мәгариф өлкәләре дә читтә калмый. Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр кайбер ишегалларының һәм юлларның сыйфатсыз чималлардан төзекләндерелгәнлеге, эшләнгән ишегалдының бер елда ватыла башлавы турында язалар. Хәбәрләр тикшерелеп, тиешле чаралар күрелә. “Халык контроле” адресына узган елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылышлы хәбәрләр дә кабул ителә, алар аерым игътибарга алына, – диде Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар