16+

Татарстан бюджеты 7 айда 381,8 миллиард сумга тулыланган

2026 елның гыйнвар-июль айларында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 381,8 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән.

Татарстан бюджеты 7 айда 381,8 миллиард сумга тулыланган

2026 елның гыйнвар-июль айларында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 381,8 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән.

Шул сумманың 318,9 миллиарды республика бюджетына, 62,9 миллиарды җирле бюджетларга туры килә. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова сөйләде.

Керем буенча — дүртенче

Еллык план буенча республика бюджетының консолидацияләнгән керемнәре 604,1 миллиард сум күләмендә билгеләнгән. 7 ай эчендә үтәлеш 63,2 процент тәшкил иткән. Республика бюджеты буенча бу күрсәткеч — 64,3, җирле бюджетлар буенча 58,3 процент. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бюджет керемнәре 43,4 миллиард сумга, ягъни 12,8 процентка арткан.

Керемнәр күләме буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында Мәскәү өлкәсе, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче урында тора. Идел буе федераль округында республика беренче урынны саклый.

Татарстан территориясеннән гыйнвар-июль айларында барлыгы 1 триллион 52 миллион сум салым һәм салым булмаган керем мобилизацияләнгән. Аның 676 миллиарды федераль бюджетка, 381,8 миллиарды республика консолидацияләнгән бюджетына юнәлтелгән.

Бюджет. Фото: Камалова

Казнаны тулыландыручылар

Бюджет керемнәренең 98 проценттан артыгын төп алты чыганак формалаштыра. Иң зур өлеш физик затларның кеременә салымга туры килә — 33 процент. Оешмаларның табышына салым — 29 процент, оешмалар милкенә салым — 11 процент, салым булмаган керемнәр — 10 процент, җыелма керемгә салымнар — 8 процент, акцизлар 7 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта кайбер тармакларда табыш салымы кимегән. Иң зур кимү төзелеш өлкәсендә күзәтелгән — 3,6 миллиард сумга. Шулай ук финанс эшчәнлегендә, химия һәм нефть химиясе, машина төзелешендә һәм башка тармакларда керемнәр кимегән.

Бюджет. Фото: Камалова

Чыгымнарсыз да булмый

Шул ук вакытта 2026 елның гыйнвар-июль айларында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетыннан 349,7 миллиард сум чыгым булган. Социаль-мәдәни өлкә бюджет чыгымнарының иң зур өлешен — 59 процентны тәшкил итә. Моның кысаларында иң зур чыгымнар мәгарифкә юнәлдерелгән. Ел ахырына мәгарифкә 220 миллиард сумнан артык акча тоту планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова.

Сәламәтлек саклауга, мәҗбүри медицина иминияте акчаларын да исәпкә алып, ел дәвамында 158 миллиард сум каралган. Мәдәнияткә 36 миллиард, физик культура һәм спортка 10,3 миллиард сум күләмендә чыгым планлаштырылган.

  • Республикада 2026 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 55,3 миллиард сум юнәлдереләчәк. Шуның 29,2 миллиарды федераль бюджеттан, 26,1 миллиарды Татарстан бюджетыннан финанслана. Иң зур күләмдәге акча «Тормыш өчен инфраструктура», «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» проектларына каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading