16+

Татарстан яшьләрен көзен нинди мөмкинлекләр көтә?

Студентлар премияләре, транспорт гранты һәм торак программалары.

Татарстан яшьләрен көзен нинди мөмкинлекләр көтә?

Студентлар премияләре, транспорт гранты һәм торак программалары.

Татарстанда быелгы көз яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр һәм проектларга бай булачак. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада студентлар премияләренә гаризалар кабул итү башлануы, шулай ук яшьләрне борчыган транспорт һәм торак мәсьәләләрен хәл итү юллары турында сөйләделәр.

Студентлар тормышындагы төп вакыйгалар: «Ел студенты» һәм «Достижение года — 2026»

Матбугат конференциясенең үзәгендә студентлар тормышындагы иң көтелгән һәм абруйлы бәйгеләр торды. Быел республика күләмендә узачак «Ел студенты — 2026» премиясенә гаризалар кабул итүнең рәсми вакыты билгеле булды.

2005 елдан бирле югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелә торган бу бәйге укуда, фәндә, спортта һәм иҗатта аерылып торган яшьләрне барлый. Быел бәйгедә барлыгы 20 номинация каралган. Гаризалар 5 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов бәйгенең төп бүләгенә тукталып, яшьләрне зур мөмкинлекләр көтүен ассызыклады.

«Бәйгебезнең төп бүләге — Гран-при иясе “Алгарыш” программасы буенча дөньяның теләсә кайсы алдынгы югары уку йортында укырга һәм белемен камилләштерергә юллама алачак. Бу — яшьләребез өчен яңа мөмкинлекләр ачучы искиткеч бүләк», — диде ул.

Шамил. фото ти

Эшче һөнәрләр дә бәяләнә: «Достижение года — 2026» премиясе

Югары уку йортлары студентлары белән беррәттән, һөнәри белем бирү оешмаларында — колледжларда һәм техникумнарда укучылар өчен үткәрелә торган «Достижение года — 2026» премиясенә дә зур игътибар биреләчәк.

Әлеге бәйге Татарстанда 2016 елдан бирле үткәрелә. Быел ул үзенең унъеллыгын билгеләп үтә. Студентлар 18 номинациядә көч сынаша алачак.

«Достижение года» премиясенә гаризалар кабул итү 2 октябрьдә башланды һәм 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2026 елның 3 декабрендә «Сәйдәш» мәдәният йортында узачак.

Инклюзив мохит: һәркемгә тигез мөмкинлекләр

Бәйгеләрнең төп принципларының берсе — тигезлек һәм инклюзивлык. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, инвалидлыгы булган яшьләр өчен аерым чикләүләр каралмаган.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мустафина бу мәсьәләгә аерым тукталды.

«Бу бәйгеләрдә инвалидлыгы булган студентлар да тулы хокуклы катнашучылар буларак көч сынаша ала. Без алар өчен махсус яки аерым номинацияләр карамадык, чөнки аларны башкалардан аерырга һәм чикләргә теләмибез. Биредә һәркем тигез шартларда үз сәләтен күрсәтергә лаек», — дип белдерде министр урынбасары.

прессуха. фото ТИ

Транспорт чыгымнары һәм үз торагын булдыру: яшьләргә ярдәм программалары

Студентларның көндәлек чыгымнарын киметү максатыннан, «Транспорт гранты» программасының яңа сезоны башлана. Бу проект меңләгән мохтаҗ һәм актив студентка җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарын тулысынча яки өлешчә капларга мөмкинлек бирәчәк. Конференциядә грант алу шартлары һәм гариза бирү тәртибе турында да сөйләделәр.

Яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен мөһим булган торак мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады. Республикада гамәлгә ашырыла торган яшьләр өчен торак конкурсының яңа таләпләре игълан ителде. Әлеге конкурс аша актив яшь белгечләр тораклы булу өчен дәүләт субсидияләренә һәм ташламалы шартларга ия була алачак.

Конкурсның башкарма директоры Полина Кузьмина сүзләренчә, ел саен бәйгедә 49 кеше җиңү яулый.

гаилә. фото ти

Гаилә кыйммәтләре: «Энергия семьи» конкурсы

Быелгы көзнең тагын бер яңалыгы — яшь гаиләләр өчен оештырылучы «Энергия семьи» конкурсы. Проект яшь парлар арасында татулыкны ныгытуга, иҗади һәм социаль башлангычларны үстерүгә юнәлдерелгән.

Әлеге фестиваль Татарстанда 2024 елдан бирле үткәрелә. Конкурс программасы өч төп юнәлешне үз эченә ала:

  • Гаилә корырга әзерләнүче парлар — никахлашырга җыенучылар өчен;

  • Яшь гаиләләр — күптән түгел гаилә корган парлар өчен;

  • Балалы гаиләләр — балалар тәрбияләүче яшь парлар өчен.

Проектның популярлыгы катнашучылар саны белән дә раслана: фестивальдә оештырылганнан бирле республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 328 гаилә катнашкан.

Оештыручылар искәртүенчә, әлеге проектлар турында тулырак мәгълүматны һәм гариза бирү шартларын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының һәм студентлар оешмаларының рәсми порталларында табарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading