Казанда «Комплекслы иминлек-2026» иминлекне тәэмин итү чаралары XVI нче халыкара салоны була.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 3-5 сентябрьләрдә узачак салонда 33 илдән 230 предприятие һәм оешма катнаша.
Казан чиратта — беренче
— Сүз башында балаларны, укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлыйм! Бу салон моңа кадәр Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә оештырылды, баштарак махсуслаштырылган техника күргәзмәсе генә тәкъдим ителде. Тора-бара ул халыкара тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек элемтәләре булдыру мәйданына әверелде.
Татарстан һәм Казан федераль югарылыктагы халыкара форумнарны яхшы оештыра, тәҗрибәсе зур. Россия төбәкләрен күрсәтү ниятендә, «Комплекслы иминлек» салонын ил төбәкләрендә дә үткәрү турында уйланылды. Әлбәттә инде, беренче итеп Татарстан һәм Казан сайлап алынды. Янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрне бетерү, критик инфраструктураны саклау, сулыклардагы иминлек темаларына сөйләшүләр булачак. «Казан Экспо» мәйданында автотехника, вертолетлар һәм пилотсыз очкычлар, кече күләмле көймәләр, аппаратлар күргәзмәсе эшләячәк.
Янгын сүндерү поездын да якыннан күрү мөмкинлеге тудырыла. Салон көннәрендә балалар өчен «Герой булырга 3.0» квестлары оештырылачак, — дип хәбәр итте Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өйрәтү һәм фәнни-техник эшчәнлек департаменты җитәкчесе Александр Макаров.

Лаешта — өйрәнү полигоны төзелде
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Татарстан тарафыннан Лаеш районында «Янгын сүндерүчеләр белән коткаручыларның уку-өйрәнү полигоны» төзелде.
— Полигон булдыру турында сүз кузгалгач, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:"Әйдәгез, ул полигонны Татарстанда төзик«, — дип, күтәреп алды, эшләрне башкарып чыгарга булышлык күрсәтте. Кытайдагы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге, Малайзиядәге полигоннарны карап чыктык. Чит илләрнең уңай мисалларын кулланып, уку-өйрәнү полигонын төзедек.
Андагы барлык җиһазлар да Россиядә җитештерелгән. Лаештагы полигонда елына 3,5 мең белгеч өйрәнүләр узачак. Күнегүләр мәйданнары балалар да шөгыльләнә алырлык итеп җиһазландырылды. Татарстан көне белән Казан шәһәре көне булып узды, бәйрәм белән котлыйм! Татарстан үссен! — диде Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе Даниил Мартынов.
Салон көннәрендә Лаеш районындагы полигонда «Янгын сүндерүчеләр Олимпы» («Пожарный Олимп») эстафетасы була, анда Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган учреждениеләрдән 400 хезмәткәр катнашачак.

Волонтерлар алгы сызыкта
"Югалганнарга һәм зыян күргән балаларга ярдәм күрсәтү буенча илкүләм үзәк«нең төбәкләр белән элемтә һәм волонтерлык эшчәнлеген үстерү департаменты җитәкчесе Гиорги Булиа да бәйрәмне искә төшереп, Татарстанга, шулай ук Казанга уңышлар теләде.
— Россиядә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган гражданнар күп. Волонтерлар һәм иреклеләр бердәм рәвештә Курск халкына булышты: гуманитар ярдәм җибәрелде, яралылар алып чыгылды. Алтай, Төмән һәм Иркутск өлкәләрендә су басулар күзәтелгәндә дә волонтерлар ярдәмгә килеп җитте. Төрле очракларда кешеләр югала, волонтерлар аларны эзләүдә катнаша. Мондый бердәмлек бик әһәмиятле, — диде Гиорги Булиа.

Татарстан кулында чираттагы мөмкинлек
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов «Комплекслы иминлек-2026» салонында республикадагы МЧС учреждениеләре, шулай ук эре предприятиеләр үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырачак. Лаеш районындагы полигонда «Янгын сүндерүчеләр Олимпы» эстафетасында Татарстан командасы да чыгыш ясаячак. Полигонда чит илләрнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары хезмәткәрләре дә күнегүләр узачак. Беренче булып, Россия-Малайзия өйрәнүләре планлаштырылган.
- «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге «Комплекслы иминлек-2026» салоны күргәзмәсен тамашачылар да карый ала. «Җиңү проспекты» метро станциясе тукталышыннан автобуслар йөреп торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар