16+

Татарстан Тын океандагы чүплекне бетерергә җыена

Федор Конюхов “Миррико” сал-көймәсендә дөньятирәли сәяхәткә әзерләнә.

Татарстан Тын океандагы чүплекне бетерергә җыена

Федор Конюхов “Миррико” сал-көймәсендә дөньятирәли сәяхәткә әзерләнә.

Язучы, рәссам һәм сәяхәтче Федор Конюхов 2026 елның ноябрендә Тын, Һинд һәм Атлантик океаннар буенча экологик экспедициягә кузгалачак. Татарстанның “Миррико” дәүләт компаниясе ярдәмендә һәм республиканың Экология министрлыгы теләктәшлегендә гамәлгә ашырыла әлеге проект.

Читтәге чүп тә чит түгел

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2025 елның 18 июлендә үткәрелгән матбугат конференциясендә экологик сәяхәт оештырылачагы турында рәсми рәвештә игълан ителгән иде.

Тын океанның төньяк өлешендә чүп өеме елдан-ел арта бара. Су агымнары һәм җилләр юнәлешләре нәтиҗәсендә, океан өслегендә пластик савытлар тупланмасы хасил булган. Балык ятьмәләре белән уралып беткән пластик савытлар инде давылларда да таралмый. Пластик савытлар череп җәнлекләр организмына эләгә, кешеләргә һәм экологиягә зыян сала. Пластик “утрау” кояш нурларында кызып, океанның җылынуына этәрә, глобаль җылынуны тизләтә.

– Тын океан өслегендәге пластик чүп тупланмасы үскәннән-үсә, ул инде тулы бер континент. Анда миллион тонна чүп. Мәскәүдән Казанга 900 чакрым булса, Тын океан өслегендәге чүплекнең иңе-буе инде 2000 чакрым. Чүп бездән ерак, ләкин без бөек ил һәм без экология мәсьәләләреннән читтә калырга тиеш түгел. Җир шары барыбызныкы да, – дигән иде Федор Конюхов.

Экологиягә җаваплы караш зарурлыгын Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та искәртте.

– 2025 елның апрелендә биотехнологияләр буенча стратегия кабул ителде. Нефтьхимия өлкәсен үстерү буенча программа булдырылды. Зәйдә биотехнологияләр буенча үзгә икътисадый зона оештырылды. Биотехнологияләр җитди мәсьәлә, аны дәүләт югарылыгында хәл итәбез, – диде Рифкать Миңнеханов.

Калдыкларны биологик зарарсызландыру һәм эшкәртү юнәлешендә ВУЗларның ачышлары актив рәвештә файдаланылуын да әйтте ул.

Без әле кая җиттек?

Экосәяхәт проектының соңгы яңалыклары турында “Татар-информ”да 16 октябрьдә үткәрелгән матбугат конференциясендә бәян ителде.

– Татарстанда хакимият, бизнес һәм фән экология мәсьәләләрен чишүдә бердәм булып эшли. “Чиста су” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Казансу елгасын чистарту барышында гына да яр буйларыннан 900 капчык пластик савытлар җыеп алынды. Экология министрлыгы үзенең эшчәнлегендә Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре белән хезмәттәшлектә тора. Татарстанның  фәнни ачышлары “Миррико” компаниясе ярдәмендә оештырылачак экология экспедициясе вакытындагы сынау-тәҗрибә узачак, соңыннан уңышлы алымнар республикадагы экология чараларында кулланылачак, – диде Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Ольга Манидичева.

“Миррико” дәүләт компаниясенең корпоратив сервис, цифрлаштыру проектлары буенча директоры Антон Качурин әйткәнчә, компания үзенең 25 ел эшчәнлеге дәверендә экология чараларында да теләп катнаша: агачлар утырта, табигать территорияләрен чүпләрдән җыештыра.

“Миррико” имин йөр!

– Дубайда сал-көймәнең корпусы төзелеп бетте, ул “Миррико” атамасында булачак. Экология экспедициясе Россия флагы астында башкарылачак – монысы иң мөһиме, – диде “Миррико” дәүләт компаниясенең генераль директоры Игорь Малыхин Дубайдан видеоэлемтәгә чыгып.

Видеоэкранда көймәнең тышкы корпусы гына түгел, ә эчке бүлмәләре дә күрсәтелде.

“Миррико” сал-көймәсе корпусы нык тыгызлыктагы полиэтиленнан ясала, Россиядә җитештерелгән аппаратлар белән җиһазландырыла, җилкәннәре 30 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Электр хәрәкәт двигателе урнаштыру да уйланыла. “Миррико”да экология экспедициясе Чилидан старт ала һәм Австралиядә туктала. Сал-көймә 160 көндә 15 мең миль узачак.

– Планетабызны яратам. Минем инде оныкчыгым да бар, аның да исеме – Федор. Җир шарындагы барлык океаннарда да булдым. Оныкларыма һәм оныкчыкларыма океаннарның пычраклыгы турында ничекләр әйтә алыйм? Россия – бөек ил, ул дөнья океанындагы четерекле мәсьәләләрне хәл итүгә беренче булып алынды. Экспедициянең штабы Татарстанда урнаша. Океаннарда алынган тикшерү үрнәкләре Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләренә, шулай ук чит илләр институтларына тапшырылачак. Турникта 29 мәртәбә күтәреләм, шактый өлкән яшьтә булсам да, үземне яхшы хис итәм, Тын океанында сал-көймәдә үзем генә булачакмын. Көймәнең төзелеп бетүен түземсезлек белән көтәм. Мин галим түгел, ләкин экологиягә кагылышлы ниятләгән эшләрне башкарып өлгерәсе килә, – диде Федор Конюхов, шулай ук Дубайдан видеоэлемтәгә чыгып.

Сәяхәтне оештыручы Оскар Конюхов әйткәнчә, экосәяхәтнең кайбер этапларында “Миррико” дәүләт компаниясенең генераль директоры Игорь Малыхинның да катнашуы ихтимал.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading