Республикада тавыш бирүләрне 14 мең күзәтүче күзәтеп торачак.
Россиядә 2026 елның 18-19-20 сентябрьләрендә Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстанның Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау, ә 40 районда муниципаль сайлаулар үткәрелә.
Бюллетеньнәр — дәүләт телләрендә
— Сайлау участокларында әзерлек актив төстә бара. Республикада ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә 6 миллион бюллетень бастырыла. Алар 9-14 сентябрьләрдә сайлау участокларына таратылачак һәм полиция саклавына куелачак.
Быелгы сайлауларда җәмәгать оешмаларыннан 14 мең вәкил тавыш бирүләрнең барышын күзәтеп торачак. Күзәтүчеләрнең катнашуы сайлауларның төгәллегенә ярдәм генә итә, — диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә.
«Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Андрей Кондратьев:"Кеше тавыш бирү вакытында ялгыш бюллетеньне бозса, ул яңа бюллетень алырга хокуклы.
- Ләкин, яңа бюллетень участок сайлау комиссиясенең карары нигезендә бирелә. Тавыш бирү сайлаучыларның 51 проценты һәм аннан да күбрәк проценты катнашкан очракта үткәрелгән дип санала", — диде.

Коткы таратучыларга бирешмәскә!
— Татарстан халкына җаваплылык хисе хас, ул сайлауларда һәрвакыт актив катнаша. Россиягә каршы көчләр коткы таратырга, ялган хәбәрләр җиткерергә мөмкиннәр, аларның коткысына бирешмәскә кирәк. Чит илләр котыртуы нәтиҗәсендә Мәскәүдә Болотная мәйданындагы хәлләрне хәтерлибез. Җәмәгатьчелек гадел сайлаулар яклы. Тавыш бирүләрне Иҗтимагый палатадан да 2,8 мең күзәтүче күзәтәчәк, — диде Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев

Сайлау көннәрендә Казандагы IT-паркта оештырылачак "Ситуацион үзәк«тә 30 юрист эшләячәк.
— Тавыш бирү барышында килеп чыга калган мәсьәләләрне чишәргә булышачакбыз. Студент вакытта, ягъни, 2012 елда без — булачак юристлар сайлауларда күзәтүчеләр сыйфатында катнаша башлаган идек. Хәзер инде үзебез күзәтүчеләр укытабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Татарстанлыларның бу сайлауларда да гражданлык җаваплылыгы күрсәтәчәкләренә ышанам, — диде «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар