16+

Татарстанда ЮХИДИ йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте: каршы як полосасы – үлем юлы

Татарстан юлларында инде 161 кешенең гомере өзелде.

Татарстанда ЮХИДИ йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте: каршы як полосасы – үлем юлы

Татарстан юлларында инде 161 кешенең гомере өзелде.

Хәрәкәттә каршы як полосага чыксаң, штраф һәм таныклыктан мәхрүм ителү яный, кабаттан имтихан бирәсең.

Республикада 2026 ел башыннан 15 июльгә кадәрге вакыт аралыгында 1540 юл-транспорт авариясендә 161 кеше үлде, 1867 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды.

Каршы як каргышы

– Юл хәрәкәтендә каршы як полосага чыгу бик хәвефле. Ел башыннан каршы як полосага чыгу белән бәйле 98 авариядә 49 кеше үлде, 156 кеше имгәнде. Мисал өчен, Сарман районында 4 июньдә “Лада” автомобилен йөртүче рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгып, “Toyota” автомобиленә бәрелә. Ахыры аяныч: “Лада” автомобилен йөртүче һәм аның алгы урындыктагы пассажиры, шулай ук “Toyota” автомобилендәге 8 яшьлек пассажир авария урынында үлде. Мамадыш районында 18 июньдә “Лада” автомобилен йөртүче дә рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә. Җиңел автомобильне йөртүченең һәм аның 2 пассажирының гомере өзелде. Пассажирларның берсе – 1 яшьлек сабый. Мондый фаҗигале хәлләрдән гыйбрәт алырга, хәрәкәттә тизлекне арттырмаска, чәчрәп каршы як полосага чыкмаска кирәк, – дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Кагыйдәне бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф салына яки транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 4 айдан 6 айга кадәрге вакытка мәхрүм ителә. Кагыйдә бозу икенче мәртәбә теркәлсә, таныклык инде 1 ел срокка чикләнә. Таныклыкны кире алу өчен кабаттан имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Исерек йөртүче – ярты әрваһ

– Транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә итү кагыйдәне тупас бозу санала. Исерек йөртүчеләр сәбәбендәге 63 авариядә 19 кеше үлде, 88 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды. Әлки районында 11 апрельдә исерек йөртүче “Лада” автомобилендә арбалы тракторга килеп бәрелде. Әлеге һәлакәттә берьюлы 5 кешенең гомере өзелде. Ел башыннан автоинспекторлар транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән 5 мең кешене туктатты. Руль артындагы исерек кеше ул үзенең дә һәм башкаларның да гомеренә куркыныч тудыра, – диде Дамир Бикмөхәмәтов.

Транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланып идарә иткән өчен 45 мең сум штраф салына, таныклык 1,5 елдан 2 ел вакытка алына. Кабат эләккән очракта 2 елдан 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы да яный. Гаепленең транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин.

Талчыккан кеше йокыга тала

– Җәй – ял чоры, күп кешеләр транспортта сәяхәт итә. Ләкин, ерак юлларда барганда 2-3 сәгать саен тукталыш ясап, ял итеп алу мәслихәт. Арыган-талчыккан сыйфатта руль артына утырмаска кирәк. Йөртүче йоклап китү сәбәпле, ел башыннан 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 11 кеше үлде, 9 кеше имгәнде. Чирмешән районында 11 июльдә, беренчел мәгълүматларга караганда, йөртүче йокыга киткән һәм автобус юл читенә төшеп капланган. Шул автобустагы 9 пассажир хастаханәгә озатылган. Автобусларда барганда иминлек каешын каптырыгыз, – дип киңәш бирде Дамир Бикмөхәмәтов.

Әле гомер алда иде...

Татарстанда ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы 206 авариядә 6 бала үлгән, 221е имгәнгән.

– Соңгы биш елда республика юлларында 69 бала үлде. Бу тулы 2 сыйныф, ләбаса. Бу коры саннар гына түгел, һәр сан артында гаилә фаҗигасе, ата-ананың чиксез хәсрәте, чынга ашмаган хыяллар тора. Балалар җәйге каникулда велосипедларда, самокатларда теләсә-кайда йөриләр. Ата-аналар мондый иркенлеккә юл куймасыннар, балаларына кагыйдәләрне гел өйрәтеп-искәртеп торсыннар иде. Автомобильдә барганда кечкенә балалар махсус урындыкта йөртелергә, иминлек каешлары каптырылган булырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, 5 мең сум штраф салына. Штраф – үзмаксат түгел, юл авариясендә үлгән 6 баланың бишесе – пассажир иде, – диде Дамир Бикмөхәмәтов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading