16+

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев: «Үги әни икәнен дә соңыннан гына белдем»

07 апреля 2025, 15:39
661
0
2
Уку өчен 6 минут

Ул гаҗәеп кызыклы шәхес. Аның картиналары миллилеге белән аерылып тора, татарның күпкырлы иҗатын бербөтен итеп тоярга ярдәм итә.

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев: «Үги әни икәнен дә соңыннан гына белдем»

Ул гаҗәеп кызыклы шәхес. Аның картиналары миллилеге белән аерылып тора, татарның күпкырлы иҗатын бербөтен итеп тоярга ярдәм итә.

Педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев пейзаж, натюрморт, шамаил һәм башка жанрларда иҗат итә. Портретлары да шактый. Иң кызыгы шунда, рәссам үз картиналарында бик еш кына татар орнаментын урынлы итеп куллана белә, аларны символ дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлый.

– Мөдәррис абый, мин татарның кодын таптым дисез, ул нидән гыйбарәт соң?

– Әйе, минем хәтта “эврика” дип кычкырасым килә. Безнең ак яулык бәйләгән әби белән түбәтәй кигән бабай сурәтләнгән картиналарыбыз бик күп. Гадәттә, алар анда чәй эчә. Әлбәттә, ул күңелне җылыта. Ләкин тирәнрәк итеп эзли башлагач, мин татар халык җырларына, Илһам Шакиров репертуарына игътибар иттем. Җырның шундый бормалары бар, алар аны татарча иттерә дә куя. Кайда гына булсак та, юлдамы, сәяхәттәме без аны ишетсәк, колак шунда ук аның татар җыры икәнен аерып ала. Ә рәсем сәнгатендә мин аны татар бизәкләрендә аерып алдым. Бездә үсемлек орнаментлары бар һәм татарга хас булганы, безнеке икәнен күрсәтеп торганнары бар. Шуларны эзләп тапканнан соң, мин аларны үстереп

 гөлләр ясый башладым. Минем күргәзмәм дә “Җир бакчалары” дип атала бит. Рәссамнар кереп карыйлар да: ”Мөдәррис, бу синеке,” – диләр. Яшерен-батырын түгел, мин бит портретларны да, натюрмортларны да яратып ясыйм. Ә менә шушы орнаментларга кереп чумдым да, хәзер шуннан аерылып чыгып булмый. Бизәкләрне элек тә ясый идем. Аларны сурәтләгәндә чиккән кулъяулыклар күз алдына килә. Аннары үземнең балачакны искә алам. Мин бит сабый чакта ук бизәкләрне кышкы тәрәзәдә күрә идем. Миңа анда татар егетләре, татар бизәкләре күзгә чагыла иде. Үсә төшкәч өстәлдәге ипине каплап куя торган эскәтерне күреп шакката идем. Мин шул бизәкләр арасында үскәнмен икән бит.

– Татар бизәкләрен иҗатыгызга кертергә кирәклеген кайчан тойдыгыз?

– Мондый тойгы Казанга күченеп килгәч бәреп чыкты. Мине Саба районыннан булган якташым татар гимназиясенең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллина чакырып алды да: “Әйдә, Мөдәррис, күргәзмә ясыйбыз,” – диде. “Минем беркем күрмәгән орнаментлар сериясе бар, алар бизәк кенә инде,” – дим. “Ярар, татар теле укытучыларына яхшы булыр,” – ди. Шулай итеп без татар бизәкләрен элдек. Аны сәнгать белгечләре күреп алды да, игътибар иттеләр. Баксаң, зур киндергә майлы буяуларны калын итеп салып татар бизәкләрен ясаучы мин беренче икән бит. Минем бизәкләрем карандаш белән ясаган кебек түгел, алар калын келәм кебек. Үзем дә аптырадым. Аннары тагын шул искә төште, Түбән Камада яшәүче, миндә татарлыкка күземне ачкан кеше, халык рәссамы, остазым Әхсән абый Фәтхетдиновның “Шүрәлеләр” сериясе бар. Ул шул шүрәлеләрнең матурлыгын тапты. Миңа да шушы матур бизәкләрне сәнгатьчә, профессиональ дәрәҗәдә бирү өчен Ходай үзе мөмкинлек биргән дим. Аларны сурәтләү өчен беренче карашка гыйлем дә кирәк түгел кебек. Ләкин монументаль, профессиональ итеп сурәтләү өчен белем мөһим, тоемлау кирәк. Мин аларны өчәр метрлы итеп эшли башладым. Ясыйм да стенага куям, ясыйм да куям. Хәзер минем шундый зур сигез орнамент барлыкка килде.  Әлегә мин кабатлаулар булмасын өчен аларны ясаудан туктадым. Эзләнәм. Бизәкләрне тагын да затлырак, тагын да милли итеп эшләргә кирәк. Җырдагы кебек каядыр юкка чыксын, каядыр калкып чыксын.

– Сез бик хыялый кеше бугай.

– Минем кушаматым да “Хыялый” иде. Барлык хыялларым тормышка ашты. Зур тәрәзәле остаханә дип хыяллана идем, ул да булды. Тормыш иптәшем дә хыялдагыча очрады. Мин янәшәдән җитәкләшеп бара торган, бер сулышта булган кеше булуын тели идем. Менә бит ул бар янәшәмдә – Фәйрүзәм.  

– Шулкадәр яратып әйтәсез хатыныгызның исемен, якыннанрак таныштырып китегез әле?

– Хатыным Фәйрүзә Лениногорск районының Чүте авылыннан. Бу кечкенә генә авыл. Ләкин ул авыл уртасындагы күле, чишмәләре белән шулкадәр үзенә җәлеп итә. Гадәттә, мунчалар хуҗалыкның арткы ягында урнаша бит. Ә биредә алар инеш буендагы чокыр тирәсендә, таллар арасында салынган. Мунчадан чыкканда чишмә, инеш тавышы шулкадәр рәхәт булып ишетелеп тора. Менә шундый матур авылдан ул. Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, гомер буе завуч булып эшләде. Фәйрүзә рус балаларына татар теле өйрәтте. Миннән аермалы буларак, Фәйрүзәм бик тыныч, юмарт кеше. Чын күңеленнән ихлас итеп көлә белә. Көн саен мине иртәнге алтыдан эшкә озатып кала. Хезмәтемне зурлап, тәрбияләп тора. Мин иртәдән шулай чыгып китәм һәм көн саен кич белән йөгерә-йөгерә гаиләм янына кичке ашка кайтып өлгерергә тырышам.

– Бик яшьли әнисез дә калгансыз икән...

– Әйе. Үз әнием вафат булганда без дүрт бала калдык. Үз әнием – Саҗидә, икенче әнием – Факихә. Әнинең әнисе Асылбикә әтигә хатын димләгәндә безгә әнине алыштырырдай кеше – Олыяз авылы кызын сайлаган. Ул үзе ашамыйча, безгә ашатып үстерде. Хуҗалыкта да эше күп иде. Әбиебез ничек шундый кешене табып бирә белгәндер. Мин үземне ятим итеп тоеп үсмәдем. Үги әни икәнен дә соңыннан гына белдем. Кечкенә идем бит. Безнең өйдә бер хатын-кыз фотосы эленеп тора иде. Бик матур гына бер йомры апа. Мин аңа гел карап тора идем. Әни дип белмәдем дә, әйтмәделәр дә. Ул үз әниемнең 16 яшьтә паспортка дип төшкән фотосы булган, аны зурайтып куйганнар икән. Кем бу дип тә сорамаганбыз инде. Аннары ул бер көнне юкка чыкты. Соңрак мин ул фотоны өйдә таптым. Факихә әни алып куйгандыр инде. Фотоны тапкач бик куандым һәм зурайтып ясадым. Ә үги әнинең портретын мин тагын да зур итеп ясадым. Һәм аны музей сатып алды. Димәк, ул сәнгать әсәре булган.   

– Сезнең тагын бер иҗади хоббиегыз бар – шигырьләр сөйләргә яратасыз. Мондый кызыксыну  ничек барлыкка килде?

– Бу мәктәп елларында ук башланды. Шәмәрдәндә Вәлиуллин Мендель Гариф улы яши. Армиядән кайткач мәктәпкә килде. Ул баянчы, җырчы, рәсем дә ясый, үзе әдәбият укытучысы. Ул мине сүз егәренә, сүз тәменә дә өйрәтте. Бернәрсәне өйрәтә алмады, мин бик тиз сөйлим. Шигырьләрне рәсем ясый-ясый ятлыйм. Акыллы фикерләрне мин шул шигъри юллардан эзлим. Нәсел тамгасына да шул шигырь аша кереп киттем. Зөлфәт шигыре аша. Орнаментлардан соң мин шулай итеп тамгаларга игътибар итә башладым. Хәзер Кубрат ханның тамгасын таптым. Шулкадәр көчле. Менә шуны кулланып, янәшәгә башка тамгаларны да куеп ясарга телим.

– Мөдәррис абый, сез бер төркем рәссамнарны туплап төрле районнарда плэнарлар дә оештырасыз. Бу эшкә ничек алынырга булдыгыз?

– Моның башланып китүе бик гади генә булды. Мин район башлыкларына барып сөйләшә башладым. “Сезнең районның таныш, кадерле урыннарын сурәтләргә уйлыйбыз. Моның өчен безгә күп нәрсә кирәкми. 30 рәссамны ашатырга, төн кундырырга урын кирәк. Бар да бер төсле булсын өчен киндер дә алып бирегез инде,” – дим. “Моның астында берәр хәйләкәрлек юкмы?” – дип шикләнделәр башта. Эшне Лениногорскидан башладык. Мине анда беләләр. “Синең хакка гына эшлибез,” – диләр. 15 көндә без нефть чыга торган урыннарны, истәлекле җирләрне ясадык, күргәзмә оештырдык. Ул шулкадәр шаккатырлык булды. Районга без картиналарны бүләк итеп калдырдык. Иганәчелек эше белән шөгыльләнү өчен бай булу кирәк түгел икән. Ярату кирәк. Музей директоры әйтә: “Берәр бәйрәм булса, без мәдәният йортына сезнең картиналарны тезеп куябыз, үзенә бер Сабан туе кебек,” – ди. Аннары башка районнарга бардык. Безне инде беләләр. Хәзер безгә чират. Рәссамнарны Россия буенча да чакырабыз. Без инде 45 плэнар оештырдык. Сабан туе вакытында Апас районында да булдык. Безгә зур шатер ясап куйдылар. Милли бәйрәмнең йөзек кашы булды ул. Әзер картиналарны тезеп куйдык. Бөтен халык шунда килә. Элек рәссамнарны җүнләп белмиләр иде. Хәзер беләләр. Чистайга кайткач мөхтәсибәттән Әбүбәкер хәзрәт шалтыратты. “Мәчетләрне ясыйк әле.” – ди. Рәссамнарны бөтен Россиядән җыйдым, башка милләт рәссамнары да бар. Безне ифтарларга чакыралар. Без түбәтәйләр киеп киләбез, сүз алып сөйлибез. 34 мәчетне ясап бүләк итеп калдырдык. “Рәссамнар бик аз сүзле, зыялы икән, тәртип бозу, аракы турында сүз дә юк,” – диләр. Чын иҗат белән шөгыльләнүче рәссамнар башка алар. Эчеп йөргәннәре “шабашник” булган аның.   

– Узган ел ахырында Казанда да плэнар оештырдыгыз. Чит илләрдән дә рәссамнар катнашты. Башкаланы ошаттылармы соң?

– Бу инде күптәнге хыял иде. Ниһаять, мондый проектны эшләдек. Кытай, Комсомольск на Амуре, Киров, Уфа, Чебаксар, Мәскәү шәһәрләреннән, әлбәттә, Татарстанннан рәссамнарыбыз катнашты. Безгә проектны тормышка ашырырга иганәчебез Пенза өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Ринат әфәнде Әбүзәров булышты. Рәссамнар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Алар Татарстанга килгәч мондагы җылылыкны, хөрмәтне, милли ризыкларны күреп шаккатты. Казанга, аның матурлыгына мөккибән киттеләр. Алар Кремль тирәсендә, Татар бистәсендә, “Туган авылым” комплексы тирәсендә дә эшләделәр. Казаныбызны без дә алар күзлеге аша күрдек, сокландык. Ике атна эчендә 50 дән артык картина барлыкка килде. Без бу эшләрне әле күчмә күргәзмәгә әйләндерәчәкбез. Башта картиналарны Татарстанда күрсәтеп йөриячәкбез. Аннары башка төбәкләрдә. Бу очрашулар җырлы-моңлы чараларга да әйләнер дип өметләнәбез.

– Мөдәррис абый, менә шулай үз картиналарыгызда халкыбызны алга таба да танытып яшәргә язсын.            
        

Энҗе Шәйхетдинова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading