16+

Тавыш бирүдә катнашу — россиялеләрнең гражданлык бурычы

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе журналистлар өчен семинар үткәрде.

Тавыш бирүдә катнашу — россиялеләрнең гражданлык бурычы

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе журналистлар өчен семинар үткәрде.

Быелның 18, 19 һәм 20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округыннан өстәмә депутат, шулай ук 40 районда җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау була.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе журналистлар өчен семинар үткәрде. «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев массакүләм мәгълүмат чараларында фәкать дөрес хәбәрләр генә бирергә чакырды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та сайлауларның ил тормышындагы мөһим вакыйга булганлыгын һәм җаваплылык зарурлыгын искәртте.

  • Республикада 1 322 653 сайлаучы, ә Казанда 928 268 сайлаучы исәпләнә. Казанда — 436, ә Чаллыда 173 сайлау участогы эшләячәк. 

Выборы. Фото: Бадриев

Россиялеләрнең гражданлык бурычы

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов әйткәнчә, сәламәтлек сәбәпләре аркасында килә алмасаң, участок сайлау комиссиясе вәкилләрен өйгә дә чакыртырга мөмкин. Командировкадагы кеше барган урынындагы сайлау участогында гариза язып, тавыш бирә ала. Экспертлар Елена Григорьева белән Илдар Гарифуллин аңлатканча, агитация материалында үлгән кешенең фоторәсемен яки язмадагы тавышын куллану тыела. Исән кешенең фоторәсеме кулланыла, билгеле шәхеснең язма тавышы кулланылса, аның ризалыгы булырга тиеш. Блогер да агитация алып бара ала, ләкин ул чыгышын депутатлыкка кандидат белән килештерергә тиеш.

Выборы. Фото: Бадриев

  • «Блогер социаль низаг тудырырга тиеш түгел», — диде Елена Григорьева. Эксперт Динара Чепигина искәрткәнчә, 18-20 сентябрьләрдә массакүләм мәгълумат чараларында агитация метериалын бастыру инде тыела. 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Экспертлар советы рәисе Роман Беляков семинарга йомгак ясап:"Россиягә дус илләрдән күзәтүчеләр киләчәк. Сайлаулар мөһим вакыйга, тавыш бирүдә катнашу — россиялеләрнең гражданлык бурычы", — диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading