16+

Телисеңме-теләмисеңме, Казанда кыш «башланды»

Быел тротуарлардагы карны роботлар чистартачак.

Телисеңме-теләмисеңме, Казанда кыш «башланды»

Быел тротуарлардагы карны роботлар чистартачак.

Казанда әле кар юк, алтын көз хакимлек итә. Әмма юл хезмәтләре 15 октябрьдән кышкы эш режимына күчте. Татарстан башкаласында 23 миллион квадрат метр территория кардан чистартыла.

Әй, шофер, кил эшкә!

Казанда кар җыештыру техникасы 580 берәмлекне тәшкил итә. Шулардан 352 берәмлек техника урам-юл челтәрен кышкы карап тотуга көйләнгән.

— Юл предприятиеләрендә 549 шофер һәм тракторчы, шулай ук 561 юл эшчесе исәпләнә. 1 ноябрьдән тагын 71 шофер белән тракторчы һәм 304 юл эшчесе эшкә керешә. Нәтиҗәдә, штатның тулылануы: шоферлар белән тракторчыларныкы 81 процентка, юл эшчеләренеке 94 процентка җитә, — диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Ләкин муниципаль предприятиеләргә һәм субподрядчы оешмаларга 109 шофер белән тракторчы һәм 57 юл эшчесе кирәк әле. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, шулай ук махсуслаштырылган онлайн-платформалар аша кадрлар туплау дәвам итә.

зима. фото ТИ

Заманча технологияләр

2026–2027 еллар кышында юлларның бозлануына каршы реагент, сыек реагент һәм тоз-ком катнашмасы кулланылачак. Бүгенге көнгә 930 тонна реагент, 53 мең тонна тоз-ком катнашмасы хәстәрләнгән. Тагын 7,6 мең тонна реагент кайтартылачак. Сыек реагентны быел да куллану ниятләнә. Узган елгы тәҗрибә 7 градуска кадәрге салкыннар вакытында сыек реагентның нәтиҗәле булуын күрсәткән. Моннан тыш, ул бюджет чыгымнарын 10 процентка кадәр киметү мөмкинлеге дә тудыра.

— Заманча технологияләр гамәлгә кертелә бара. Юл предприятиеләре роботлаштырылган комплексларга махсус механизмнар кайтарта. Роботлар гадәти тракторлар сыймаган тротуарларны кардан җыештыруда кулланылачак. Алар юл эшчеләренә ярдәмче булачак, — диде Игорь Куляжев.

«Салават Күпере» карсыз калмагае

Кар эретү өчен Җиңү проспектында, Гадел Кутуй, Несмелов, Васильченко, Короленко, Крутовская һәм Порт урамнарында төзелгән пунктлар эшләячәк. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе эшчеләре кар эретү камераларын төзекләндереп, әзерлеккә китергән.

Игорь Куляжев әйткәнчә, Казанда тәүлегенә 8 мең тонна кар эретү шәһәр ихтыяҗларына инде җитәрлек түгел. Тәүлегенә 18–20 мең тонна кар эретү куәтләренә ирешү зарур. Моның өчен яңа пунктлар төзү сорала. «Салават Күпере» микрорайонында газ белән эшли торган кар эретү пункты төзү планлаштырылган. Ул гадәти ике пунктның эшләү куәтләренә ия.

зима. фото ТИ

Вакытлыча кар таулары

Воровский урамындагы кар эретү пунктының территориясе кысанрак булу сәбәпле, анда йөк машиналары карны чират көтеп бушаткан. Хәзер биредәге территория өч мәртәбәгә киңәйтелә. Йөк машиналарына үтәли йөрү мөмкинлеге барлыкка китерелә: машиналар алгы капкадан кереп, карны мәйданга бушата һәм арткы капкадан чыгып китә. Бу машиналарның урамнардан кар ташу ешлыгын арттырачак.

  • Явым-төшем күп булган көннәрдә карны вакытлыча түгеп тору өчен 15 урын билгеләнгән. Әлеге җир кишәрлекләре Татарстанның Экология министрлыгы белән килештерелгән. Кар түгеп торылган кишәрлекләр язын яхшылап чистартыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading