16+

Тизрәк айныгыз инде, ирләр!

“Айныдым да, тәмәке тартуны да ташладым. Хатыным Талия генә аек ир белән озак яшәп калмады. Нинди рәхәт булган икән айныганнан соң парлап яшәгән шул бер ел!..”

Тизрәк айныгыз инде, ирләр!

“Айныдым да, тәмәке тартуны да ташладым. Хатыным Талия генә аек ир белән озак яшәп калмады. Нинди рәхәт булган икән айныганнан соң парлап яшәгән шул бер ел!..”

Хәлләрен белешкән саен, терәлеп торган күршебез Раил абый сүзен шуннан башлый. Хатыны үлгәннән бирле җанына урын таба алмый. Пенсиядә булса да, иртәнге җиделәрдә торып, урам әйләнеп кайта. Эшкә барганда комплексны әйләнеп кайтып килә торган була, каршыма очрый, аннары эштән кайтканда тагын шул өй янында күрешәбез. Хатыны Талия апа вафатыннан бирле өендә тора алмый.

“Кайтып кергәч тә, башмагын идәннән шудырып чыгар кебек. Гомер буе булгандыр инде аның ул гадәте. Көне буе эштә, аннан салып йөреп, өйгә кунарга гына кайту белән анысына игътибар да ителмәгәндер. Бакчага да бара алмыйм, Талиясез анда да күңелсез, эшкә кул бармый. Ялгызым өч бүлмәле фатирда утырам почмактагы кәнәфидә. Ярый балалар, оныклар белән сөйләшеп торам. Аларга да авыр кебек монда килү, җәй буе бакчага да йөрүче булмады”, – дип күңелендәгесен сөйләп алды кичә күршем.

Хатыны Талия апа кинәт үлеп китте, тромб диделәр. 65 яшьтә тулмаган иде. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Киленле дә, кияүле дә булдылар, оныклар да бар.

Без алар белән яңа йортка бер көнне күчендек. Шуннан танышып, сирәк кенә аралашып тордык. Раил абый төзелештә эшләде. Аек көне сирәк булды кебек. Кайвакыт иртән эшкә дип чыкканда, лифт янында исереп йоклап яткан күршене урап узарга туры килә иде. Тукта инде эчүеңнән дисәң, “эшкә шулай дип барам да, сеңлем, башка эчмим дим, юк инде, смена тәмамлангач, иптәшләр тамак чылатыйк дип дәшәләр дә калам шулар янында. Төзелештә нинди кешеләр эшли дип беләсең син, сеңлем. Колониядән кайтканнар, эчү аркасында эшсез, гаиләсез калганннар, сирәк кенә студент малайлар. Эш авыр, яңгырда да, суыкта да. эсседә дә эшләргә. Пенсиягә чыксам гына айнырмын ахры” дия иде. Шулай булды да. Пенсиягә чыгуга, бер көн дә эшләмәде. Ул арада уллары өйләнде, кызлары кияүгә чыкты. Оныклар туды. Талия апа да ялга чыкты. Дача алдылар. Раил абый эчүен генә түгел, тартуын да ташлады. Фатир ишегеннән чыгуга, баскыч алды тәмәке төпчеге белән тулы иде. Тәмәке исенә буыла-буыла тизрәк лифтка кереп кача идем. Подъезд төбенә чыгып тарт инде дигәч тә тыңламый иде. Тәмәке ташлавын шуннан белдем. Исе бетте.

Менә шулай матур гына яши башлагач, инде ир айныды дигәч кенә, Талия апа бер дә уйламаганда үлеп китте. Дачаларына бер генә ел барып калдылар. Раил абый Талиясез анда барасы килми ди. Өендә дә утыра алмый, йөрәгенә тынычлык таба алмыйча, урам әйләнә. “Өйләнешкәннән бирле бер рәхәт күрсәтмәдем бит мин аңа. Балалар да әти дип өзелеп тормыйлар, – дип өзгәләнә. – Беләм гаебемне, соң булса да менә төзәлергә тырышам. Тормыш ямьле икән, айныгач кына белдем. Соң белдем шул...”  

Айгөл Нуруллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

1

9

3

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading