Быел ТР Рәисе Указы нигезендә республиканың 15 меңнән артык күренекле хезмәткәренең исемнәрен берләштергән проект – Электрон мактау тактасы эшли башлады.
Скопировать ссылку
Быел ТР Рәисе Указы нигезендә республиканың 15 меңнән артык күренекле хезмәткәренең исемнәрен берләштергән проект – Электрон мактау тактасы эшли башлады.
Исемнәре данланган кешеләр арасында 3,6 меңгә якын педагог та бар. Бүген, 1 сентябрь – Белем көнендә, «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында шушы педагоглар һәм укытучылар фотосурәтләре төшерелгән ролик трансляциясе оештырылды.
15 мең кеше арасында – 3,6 меңе педагог
«Электрон мактау тактасы» проектының максаты – үз хезмәте белән Татарстан үсешенә өлеш керткән кешеләрне җәмәгатьчелеккә таныту һәм аларның хезмәтен бәяләү.
gordost.tatar.ru сайтындагы электрон тактада 15 меңнән артык Татарстанлының исеме урын алган. Алар арасында табиблар, төзүчеләр, юлчылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм башка һөнәр ияләре бар. Шуларның араларында 3,6 меңгә якыны – мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар.
Комментарийлар