Казан фатирларында булган бер игелек тарихы.
“Яшьләр, хәзер бөтенләй өлкәннәрне хөрмәт итми”, – дигән сүзләр еш яңгырый. Җәмәгать транспортына керсәң дә: “Безнең заманда алай түгел иде йә без андый түгел идек”, – диләр. Гадәттә, бу – бәхетсез кешеләрнең фәлсәфәсе. Чебеннән фил ясаучылар, саламнан энә эзләүчеләр азмени? Әмма тормыш һәрвакыт таякның ике башлы булуын искә төшереп тора, шөкер.
Социаль челтәрдә бер танышымның язмасына күзем төште. “Әлфия апа утсыз, сусыз калды. Аңа ярдәм кирәк. Теләге булганнар шушы номерга үз көчегездән килгән кадәр сумманы җибәрә аласыз”, – дип язылган иде анда. Игелекле эш булуы билгеле, әмма сәбәпләре нинди икән? Шул сорауга җавап эзләп, 28 яшьлек Булат Җиһаншин белән таныштым. Булат белеме буенча юрист, банкротлык буенча эшләрдә катнаша. Эшлекле даирәләрдә аның исемен яхшы беләләр, чөнки Татарстан брокерлары арасында ул – беренче. Ярдәм өмет итүче Әлфия апа белән юллары очраклы гына кисешкән булган.
– Әлфия апа минем күршем иде. Беренче карашка барысы да яхшы кебек тоелды. Улы да бар, эшләп тә йөри. Әлфия апа, миңа түләүләрен онлайн түләтергә керә иде. 80гә җиткән әби, андый нечкәлекләрне белеп бетерми, үзегез аңлыйсыз, шуңа кергәндә гел кәгазь акча алып керә иде. Җаем булганда, Әлфия апаны машинага утыртып кибеткә дә алып бара идем. Дөресен әйткәндә, улы белән якыннан таныш түгел. Тик улының аяксыз калганын ишетеп белдем. Бервакыт Әлфия апа: “Коммуналь хезмәтләргә бурыч җыелган азрак кына, карап алыйк әле”, – диде. Ачып карадым, ә анда 71 мең сум. Бу хакта социаль челтәрләргә хәбәр урнаштырдым. 5 көндә акчаны җыеп, бурычны яптык. Бу хәл ике ел элек булды. Утсыз, сусыз утырган, әмма әйтергә кыенсынып йөргән. Менә шундый кеше инде ул, – ди Булат.
Булат икенче җиргә күченеп китсә дә, күрше хакын ул әле дә хаклый. Әлфия апаның янә бурычлары җыелган. “Сусыз һәм утсыз калган. “Әҗәткә биреп тора алмыйсыңмы?” – ди. “Әҗәткә бирмим, бурычыгызны каплый гына алам”, – дидем. Әлфия апа кыенсынып баш тартты. Бурычларын кереп караган идем, 20 меңнән артык җыелган. Әлбәттә, су белән утны өзеп атканнар. Янәдән акча җыеп, 1-2 көндә бу проблеманы хәл иттек. Бер ай алдан түләп тә куйдык. Әлфия апаның улы үз аякларында бугай, әмма, күрәсең, чыгымнары күбрәктер. Күршемне уңайсыз хәлдә калдырып, сорау алу оештырасым килми. Кешенең шәхси тормышын хөрмәт итәргә кирәк. Минем ярдәм итүемнең бернинди аерым сәбәбе дә юк. Мин – ул кешеләрнең начар, кара күңелле булмауларын беләм, шул җитә. Туганнары әллә бар, әллә юк, күрмәдем. Әмма XXI гасырда утсыз, сусыз утырып булмый бит инде. Ул болай да, миңа авырлыклары турында әйтми. 2 атна дөм караңгыда, сусыз яшәп карагыз. Моны күз алдына да китереп булмый бит. Минем ярдәм итәсем килде, мин ярдәм иттем”, – ди Булат.
Күрше күршенең хәлен белешмәгән заманда элеккеге күршеләре өчен кайгыручы яшьләр күрү, сәердер дә. Әмма андый кешеләр бар. Әлфия апаның тормышына көнләшеп карарлык түгел, тик күршесенә сокланырлык менә.
– Әлфия апа беркайчан зарланмый бит ул. “Акчам җитми, ярдәм ит әле”, – дип тә әйтми. Әҗәткә сорый. Холкы бар инде. Мин үзем ул йортта яшәмәгәч, гел күзәтеп тора алмыйм. Хәлен белешергә тырышам. Түләүләрен дә карап торам. Үземнең дә гаилә булгач, барысына җитешеп булмый. Көчемнән килгәнне эшлим. Бу минем хезмәт кенә түгел, таныш-белеш дусларым да, гел “Ярдәм кирәк”, – дигән сүзләргә битараф калмыйлар, – ди әңгәмәдәшем.
Битарафлык – кешедә була торган иң зәһәр корткычтыр, мөгаен. Әгәр сез битараф түгел икән, димәк, сез исән әле. Шуны истә тотыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар