16+

80 яшьтә дә челтәр үрәләр: Яңгул апалары кемнәр өчен тырыша?

Бүгенге көндә ил сагында торучы егетләрнең балачакларын да, яшьлекләрен дә Ләйлә Габделхакова яхшы хәтерли.

80 яшьтә дә челтәр үрәләр: Яңгул апалары кемнәр өчен тырыша?

Бүгенге көндә ил сагында торучы егетләрнең балачакларын да, яшьлекләрен дә Ләйлә Габделхакова яхшы хәтерли.

Башта ул аларны балалар бакчасында тәрбияләгән, авыл клубына эшкә күчкәч, егетләрнең яшьлек еллары аның күз алдында узган.

Без — бергә!

Илдә махсус операция башланып, хәрбиләргә ярдәм кирәк булгач, Балтач районының Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов, җыелган акча бер кулда булса яхшы булыр иде, кем бу эшкә алыныр икән, дип авыл халкына мөрәҗәгать итә. Шунда җирле халык Ләйләгә: «Әйдә, бу эшкә син алын әле, без сиңа ярдәм итәрбез», — ди.

янгыл. фото автора

Инде менә ике елдан бирле һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә авыл халкы эшкә барган кебек клубка җыела. Челтәр үрәләр, токмач кисәләр, ашлар әзерләп тутыралар, үлән чәйләре әзерлиләр. Волонтер булып күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр йөри, хәтта 80 яшьтән узган әбиләр дә бар.

— Бер килеп ярдәм итеп караган кеше туктамый инде, мөмкинлегеннән, сәламәтлегеннән чыгып йөрергә тырыша, — ди Ләйлә ханым. — Хөкүмәт эшенә йөргән кебек сәгатебез билгеле. Сайлау вакытында берничә көн килми тордык. Шул вакытта да апаларыбыз клубка керергә ярыймы инде, килсәк буламы, дип шалтыратып тордылар. Алар егетләргә ярдәм итүне үзләренең бурычы дип саный. Бер көн генә килә алмасак та, үзебезне гаепле итеп тоябыз.

Авыл кешеләре Ләйләгә акча күчерә, кирәк әйберләрне ул заказ ясап кайтарта. Бергәләп эшлиләр дә, егетләргә нәрсә кирәк — төрелгән посылкаларны район үзәгенә илтәләр.

Украинага йөрүче Балтач волонтерлары Яңгул апалары үргән бик күп челтәр, шәмнәрне егетләргә илткәннәр инде. Авылдаш егетләренә кирәк әйбер булганда, җирлектә акча җыелышалар. Акчаны, кирәк әйберләрен алыгыз, дип туганнарына бирәләр, шул ук вакытта аларга исемле посылкалар да җибәрәләр.

Үзебез генә түгел

Авыл апаларына төп ярдәм авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалык җитәкчеләреннән килә. «Яңа Тормыш» хуҗалыгы җитәкчесе Ранил Фәрит улы Габдрахманов белән авыл җирлеге башлыгы Рамил Равил улы Гыйльфанов икесе дә Яңгул авылы егетләре. «Икесе дә күрше егетләре, күз алдымда үстеләр, энергияләре ташып тора, авыл өчен янып йөри торган егетләр. Алар авыл кешеләре өчен кайгыртканда ни йөрәгебез белән өйдә ятып була», — ди Ләйлә ханым.

Авыл имамы Шәрифҗан абый Нургалиев читтә калмый, авыл картлары белән киңәшеп, Яңгул егетләренә ярдәм кирәк вакытта һәр егеткә мәчет акчасыннан унар мең сум өлеш чыгарырга тырыша. Авылның абыстае Әлфия апа Нәбиева 80 яшенә якынлашып килсә дә, волонтерлык эшендә, илгә-көнгә тынычлык теләп догалар кыла.

янгыл. фото автора

Егетләргә аш ясар өчен ит кирәк. Итне бер тапкыр да сатып алганнары юк, күмәк хуҗалык биреп тора. Авыл җирлеге башлыгы җирлеккә кергән авылларда эшләп килүче хуҗалыклардан да сорап ала.

«Җитәкчеләр тарафыннан ярдәм бик зур, алар булмаса, бу кадәр эшне башкарып чыга алмаган булыр идек. Өлкәннәр көне якынлашканда хуҗалык җитәкчесе миңа шалтыратып, өлкәннәрне чәй табынына чакыра идек, волонтер апаларның килү мөмкинлегеннән чыгып, сәгатен, көнен билгеләргә иде исәп, диде. Волонтерлар көннәрендә дә җирле җитәкчелек безне онытмый», — ди Ләйлә ханым.

«Кем уйлаган»

Ләйлә ханым 1987 елда Яңгул балалар бакчасында эшли башлый. 2013 елда мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып күчә. Анда 9 еллап эшләгәннән соң, кабат балалар бакчасына кайта.

янгыл. фото автора

«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз, Илнур, Илнар мин эшләгән елларда балалар бакчасына йөрделәр. Балачаклары күз алдында. Хәзер аларның балалары бакчабызда. Нәкъ менә ил сагына киткән егетләр кич чыга башлагач, мин клубка эшкә күчтем. Яшьлекләре дә күз алдымда булды. Ул вакытта иске клуб, — дип искә ала Ләйлә ханым.

— Шатлана-шатлана бәйрәмнәр уздырдык. Кем уйлаган, шул клуб уртасында махсус операция өчен челтәр үрербез, дип. Миңа бакчага йөргән Илнар белән Әсхәт юк инде. Егетләр турында уйлыйм да, йөрәгем әрни. Волонтерлар белән җыелгач, Аллага шөкер, безнең балалар үзебезнең янда, тынычта, аларның яшьтәшләре яу кырында, дибез.

Егетләргә ярдәм итәр, әти-әниләренә өмет уты бирү өчен тырышабыз. Күңел өзгәләнә. Мин кешенең хәсрәтен йөрәгемә авыр ала торган кеше, кеше язмышына битараф кала алмыйм. Эшебездән Аллаһ риза булсын дип сугыш утын кичүче егетләргә булышабыз».

Егетләрнең әти-әниләре дә аларга рәхмәтле. Бер көнне уллары ялга кайткач, Алмазның әти-әнисе пироглар пешереп, күчтәнәчләр алып, волонтерлар янына килеп, чәй эчертеп киткәннәр. Алмазның һәр волонтерга дип әзерләгән бүләкләрен биргәннәр.

— Каенатам гел әйтә иде, бер фикердә булып, бөтен кеше бер юнәлешкә тартканга гына тормыш уң бара, дип. Бөтен авылыбыз белән ярдәм арбасын бер якка тартабыз, — ди Ләйлә. — Ирем Райхан белән бергәләп кирәк әйберләрне алып кайтабыз. Бу эшемдә гаиләм зур терәгем.

янгыл. фото автора

Төп йорт учагы

Ләйлә Габделхакова — төп йорт килене. Каенатасы белән 32 ел гомер иткән. «Каенанам үлгәннән соң безнең белән 20 ел яшәде. Соңгы елларда урын өстендә утырды. Каенатам да, малайлары да алтын куллы кешеләр, аларның эшкә булганлыклары нәселдән килә», — ди ул.

Ләйлә һәм Райхан Габделхаковларның ике балалары үсеп җитеп, Балтач районында яшиләр. Уллары — төп йорт учагын дәвам итеп, авылда төпләнеп калган. Ике оныклары балалар бакчасына йөри. «Улыбыз авылдан чыгып китәсем килми, дип безнең белән калды. Үзебез дә читкә китмә, дип үстердек. Киленебез дә авыл җанлы. Безнең сүзгә генә карамаслар иде, авылны яратып яшиләр», — ди авылы өчен җан атучы ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading