16+

Алма дисәң дә алалар...

«ШК» журналисты Татарстандагы бердәнбер алма бакчасында булып кайтты. Кибет тулы алма, тик нигәдер нәкъ менә үзебезнекен, ялтырап тормаганын, кортлысын ашыйсым килә. Шунысы тәмлерәк, баллырак та кебек. Санкцияләр игълан ителгәннән соң, үзебездә җитештерелгән алмаларга юл ачылды кебек анысы. Тик шулай да кибет киштәләрендә Татарстан алмаларын сирәк очратасың. Гаҗәп тә түгел. Республикабыз­да...

Алма дисәң дә алалар...

«ШК» журналисты Татарстандагы бердәнбер алма бакчасында булып кайтты. Кибет тулы алма, тик нигәдер нәкъ менә үзебезнекен, ялтырап тормаганын, кортлысын ашыйсым килә. Шунысы тәмлерәк, баллырак та кебек. Санкцияләр игълан ителгәннән соң, үзебездә җитештерелгән алмаларга юл ачылды кебек анысы. Тик шулай да кибет киштәләрендә Татарстан алмаларын сирәк очратасың. Гаҗәп тә түгел. Республикабыз­да...

«ШК» журналисты Татарстандагы бердәнбер алма бакчасында булып кайтты.
Кибет тулы алма, тик нигәдер нәкъ менә үзебезнекен, ялтырап тормаганын, кортлысын ашыйсым килә. Шунысы тәмлерәк, баллырак та кебек. Санкцияләр игълан ителгәннән соң, үзебездә җитештерелгән алмаларга юл ачылды кебек анысы. Тик шулай да кибет киштәләрендә Татарстан алмаларын сирәк очратасың. Гаҗәп тә түгел. Республикабыз­да алма бакчасы бер генә бит. Ул бөтен рес­публика халкын алма белән тәэмин итеп бетерә аламы икән соң?

Эшче куллар җитми

Югары Ослан районының Янбулат авылында урнашкан «Заря» хуҗалыгының 3,6 гектар чәчүлек җире бар, 1000 баш терлек тә асрыйлар. Иң зур мәйданны алма бакчасы алып тора. 465 гектарга сузылган мәйданда 105 төрдән артык алмагач, шулай ук слива, кура җиләге, груша, кара миләш үсә. Быел слива булмады, ди «заря»лылар. Аның каравы, алма ишелеп уңган.

Көн салкынча булуга карамастан җиңелчә генә киенгән абзый йөгерә-йөгерә алма җыя. Дәүләт заказын үтиселәре бар икән. Тиз арада бер тонна алма җыеп тапшырырга кирәк.

- Һиндстанда чәй җыйган кебек хис итәм үземне, туңдырмый, - дип шаярта ул.

Альберт абый Сибгатов күрше Мәмәтхуҗа авылыннан килеп эшләп йөри икән. Иң тырыш хезмәткәрләр­дән санала. Берүзенә көненә 930 килога кадәр алма җыйганы бар.

Ни өчендер, кешеләр төркем булып алма җыядыр дип күзаллаган идем. Берничә генә хезмәткәрне күреп гаҗәпләнеп тә калдык. Баксаң, алма җыярга күрше Чувашия авылыннан килеп йөри торган төркем ун көнгә ялга кайтып киткән икән. Шуңа да «Заря» хуҗалыгындагы агрономнарга, хисапчыларга да алма җыярга туры килә.

Хуҗалыкта 80 кеше эшли, әмма төп проблемаларның берсе - эшче куллар җитмәү. Җимешләр өлгерә башлагач, Чувашия ягыннан вахта ысулы белән эшчеләр китерәләр. Тору урыны, ашау бушка, хезмәт хакы да атна саен диярлек түләнеп бара. Бер кило алма җыйган өчен 3 сум түлиләр. Исәпләп карасаң, көненә ике меңләп акча эшләргә була дигән сүз.

«Заря» быел мең тонна алма җыярга исәпли

Җиргә коелган алмаларны кызганып, боларын ниш­ләтәсез, дим. Бернәрсә дә әрәм булмый, коелган алмаларның черек түгелләрен «Бөреле» җәнлекләр совхозына озаталар икән.

- Санкцияләр игълан ителгәч, алма сораучылар шактый артты. «Бәхетле» кибетләр челтәре, агропромпарк белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Көн саен алты тонналап алма озатабыз. Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашабыз. Бәяләр бездә чагыштырмача арзан. Алманың килосы, төренә карап, уртача 30-35 сум тирәсе. Иң мөһиме - без химия кулланмыйбыз. Алмагачларны бөҗәкләр һөҗүменә каршы гына эшкәртәбез. Кайбер сорт алмаларны май аена кадәр дә сакларга була, - ди «Заря» хуҗалыгы җитәкчесе Марат Әхмәтҗанов.

Хуҗалыкта ­эшләүче агроном Виктор Кулаев алма саклауның әллә ни сере бар дип санамый. «0 градус температурада базда үзе саклана инде ул, махсус газеталарга төреп, салам җәеп мәшәкатьләнгәнебез юк, алма ботактан өзеп җыелган, бәрелмәгән булса яхшырак», - ди. Ә менә тонналаган алманы саклау «Заря» хуҗалыгы өчен чынлап та проблема. Кышын кибет киштәләрендә үзебезнең алмалар сирәк булуның бер сәбәбе дә шуның белән бәйле. Уңышны кышка кадәр саклар өчен махсус урыннар җитеп бетми. Хәер, бу проблеманы да «Заря»да быелдан хәл итәргә җыеналар. 2 тонна алма сыйдырышлы саклау склады төзелеп килә.
Былтыр хуҗалык 500 тонна алма саткан, быел исә бу санны 1 мең тоннага җиткерергә уйлый.
Сезонлы бизнес дисәк тә, кыш көне дә тик ятмый хезмәткәрләр. Бер еллык алмагачларның ботакларын кисеп ялгату белән шөгыльләнәләр. «Заря» хуҗалыгында берничә теплицада алмагач үсентеләре үстерәләр. 40 градус салкыннарга чыдам алмагач сортлары да бар монда. Теп­лицадагы үсентеләрне сатып алырга да мөмкин. Быел чәчәк, яшелчә үсентеләрен сатып та керем алганнар.
Алма дисәң дә алалар дигәндәй, күпләрнең өстәленнән алма төшми хәзер. Елына мең тонна алма җыярга исәпләсәләр дә, «Заря» хуҗалыгы гына халыкны алма белән тәэмин итеп бетерә алмас, мөгаен. Кайчандыр гөрләп торган, бүген ташландык хәлдәге Арча, Кайбыч, Яшел Үзәндәге Норлат совхозлары кабат торгызылса, эш күпкә җайланыр иде дә бит...


Алмагач утырту серләре
«Заря» хуҗалыгы агрономы Гөлчәчәк Әхмәтҗановадан алмагач утыртучыларга киңәшләр


- Алмагач үсентеләрен 20 сентябрьдән соң утыртырга киңәш итәм. Бер еллык алмагачларны сайласагыз отышлырак. Бик зур булмаган чокырга үсентене ялганган ягын өстә калдырып утыртасың. Үсентенең яфракларын өзеп ташларга кирәк, ныгып киткәнче даими су сибеп торасың. Кышка сетка кидереп салкыннан саклыйсың. Язын төрле бөҗәкләрдән сак­лау өчен агач төбен акшар белән агартсаң яхшы. Утыртыр өчен алмагачның «Жигулевский», «Шрейфленг», «Медуница» сортларын сайларга киңәш итәм. Бер алмагачның гомере уртача 25 ел санала.

*Алма рак күзәнәкләрен үтерә
Алманың 80-90 процентын су тәшкил итә. Цитруслы җиләк-җимеш белән чагыштырганда, алмада А, В2 витамины күбрәк. Шуңа да әлеге җимешне «аппетит витамины» дип тә йөртәләр. Алма организмны шлак­лардан, токсиннардан чистарта. Составында пектин күп булу сәбәпле, кандагы холестеринны киметә. Ашкайнату системасы бозылганда булыша, дөрес, ашказанында җәрәхәт (язва) булганнарга чи килеш ашарга киңәш ителми. Гемоглобин түбән булганнар өчен яшел алма бик файдалы. Баш мие эшчәнлегенә дә бу җимеш уңай тәэсир итә. Кайбер табиблар, елый торган балага алма ашатсаң, ул тынычланачак, дип ышандыра. Галимнәр аның рак күзәнәкләрен үтерер­гә сәләтле икәнен дә ачыклаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading