Көчле яңгырлар аркасында республикада 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калган.
Скопировать ссылку
Көчле яңгырлар аркасында республикада 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калган.
Җыеп алынганының да сыйфаты түбәнрәк, ә сатып алу бәяләре узган елгыдан кимегән. Шулай да икмәксез калабыз дип борчылырга кирәкми: уңыш республика ихтыяҗын капларга җитә.
Татарстанда ашлыкка еллык ихтыяҗ 3 миллион тонна тәшкил итә. Игенчеләребез исә быел, катлаулы һава торышына карамастан, 3 миллион 837 мең тонна ашлык җыеп алган. Уртача уңыш гектарыннан 34,5 центнер булган.
Элеваторлар да шыплап тулган. Министр әйтүенчә, республикадагы 39 элеваторда 1,5 миллион тонна ашлык саклана. Тик артык дымлылык уңышның сыйфатына суккан.
Бәрәңге алу әле дәвам итә. Яшелчәләр исә 1,5 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Алда тагын 56 мең гектардагы бөртек өчен үстерелгән кукурузны суктырасы бар.
Шул ук вакытта кырларда 2027 ел уңышына да нигез салына. 484,2 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Көзге рапс мәйданы быел 86 мең гектарга җиткән. Бу узган елгыдан 54 мең гектарга күбрәк. Министр әйтүенчә, көзге рапс безнең өчен өметле культура: уңышы югары, ә корткычлардан саклау чыгымнары азрак.
Бәя күтәрелгәнне көтәргәме, булганына сатаргамы?
Игенченең борчуы уңышны җыеп алу белән генә бетми. Аны нинди бәягә сату да мөһим. Ә ашлыкны сатып алу бәяләре узган ел белән чагыштырганда тагын да төшкән.
Комментарийлар