Атларның татар токымын үрчетүгә аерым игътибар. Бүгенге көндә бу эш белән ун хуҗалык шөгыльләнә, аларда барысы 1120 баш исәпләнә. Иң күп баш саны Лениногорск районының «Нәбиуллин» фермер хаҗлыгында, Теләченең "Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы«нда һәм Әлки районының «Бакиров» крестьян-фермер хуҗалыгында.
«Бөтен өмет фермерларга»
— Әлеге проектны күптәннән көттек. Әмма аның уңышлы эшләп китүе өчен энтузиастлар кирәк. Авылларда яшьләр юк, шәһәргә китеп баралар. Пенсионерлар бу эшкә алынмаячак. Димәк, бөтен өмет фермерларга. Һәр районда кимендә өч фермер гына тотынса да яхшы булыр иде, — ди Лениногорск ферсемры Фәрит Нәбиуллин. — Шөкер, татар токымлы атларны үрчетү белән кызыксынучылар бар. Тик бу эшкә тиз генә акча эшлим дигән ният белән керешергә кирәкми, күңел кушуы буенча зур теләк белән тотынучылар гына эшләп китә ала.
Тагын бер тенденция күзәтелә — елкы итен ашаучылар арта. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ат асраучы фермерларга махсус сугым урыннары да булдыру мөһим. «Шул ук вакытта фермерлар атларны үстереп, арадашчыларга сатарга тиеш түгел. Үзләре, дөресрәге, кооперативларга берләшеп эшкәртсәләр генә бу эш отышлы була. Кызганыч, атчылык буенча әле уңышлы эшләп килгән көчле кооперативлар бездә юк. Болар барысы да вакыт таләп итә», — ди ул.
Кымыз җитештерү эшен үстерүнең зарурлыгын да билгеләп үтә. Аныңча, бу мәсьәләгә комплекслы якын килү таләп ителә: сәламәтлек, мәгариф тармагы белән килештереп эшләгәндә генә бу юнәлеш үсәчәк.
«Кымызга ихтыяҗ юк»
Арчадан кымыз җитештерүче Шәйдулла Сәләхов исә әлеге продуктка ихтыяҗ аз булуын әйтә.
— Без заказ күләменә генә карап эшлибез. Күбрәк тә сатар идек, ихтыяҗ юк. Әлегә кымызның никадәр файдалы икәнен белеп бетермиләр. Туберкулез белән авыручы балалар шифаханәләре белән дә сөйләшеп карадым — кызыксынмадылар. Югыйсә ат сөте химик составы белән күкрәк сөтенә охшаган. Безгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан махсус кайтып, берәр атна ат сөте эчеп китәләр. Шуның файдасын киң массага җиткерәсе иде, — ди ул.
Ат итен җитештерү белән дә шөгыльләнәләр. Анысына ихтыяҗ артуын Шәйдулла абый да билгеләп үтте. Ә инде чабышкы атларны, никадәр чыгымлы булса да, күңел хакы өчен тотабыз, ди. Алар хуҗалыгында үстерелгән спорт һәм нәселле атлар Сабан туйларында, спорт чараларында зур уңышларга ирешәләр һәм төп призларны яулыйлар. Яңа программага өмете зурдан. Авылларны саклап калуга өстәмә ярдәм булыр иде дигән фикердә.
- Бүген республикада ат ите эшкәртү белән алты авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шөгыльләнә. Аларның еллык эшкәртү күләме 330 тоннадан артып китә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина


Комментарийлар