16+

Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре белән әңгәмә: «Ипи ни өчен зыянлы?»

17 июня 2025, 14:13
4532
0
11
Уку өчен 7 минут

Аларның авылында бер бабайда гына алмагач үскән. Кечкенә Ниязның бик тә алма ашыйсы килә.

Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре белән әңгәмә: «Ипи ни өчен зыянлы?»

Аларның авылында бер бабайда гына алмагач үскән. Кечкенә Ниязның бик тә алма ашыйсы килә.

Шул алмалар күзгә тынгылык бирми. Бакчага кереп, алма урларга уйлыйлар. Алмагачларны сындырмасыннар дип, хуҗа бабай этен җибәргән була. Эт аларның ыштан балакларын ерта, көчкә качып котылалар. Ләкин алма ашарга теләү хисе генә югалмый. Шунда берсе әйтеп куя: “Бабайның тавыклары бар, сездә ашлык бар, алмага алмаштыр”, – ди. Кечкенә Ниязга шул гына кирәк тә. Өенә кайта да, әнисеннән ашлык сорый. “Бер фуражка ал”, – ди әнисе. Бер фуражка ашлыкны бер фуражка алмага алмаштыра. Шунда ук ашап та бетерә. Шулай берничә тапкыр кабатлана. “Улым, безнең дә тавыклар бар, ашлыкны ташып бетерәсең”, – ди әнисе. Бодай өлгергән вакыт бу. Велосипедка утырып, күрше малае белән кырга бодай башагына китәләр. Ашыйсылары килгәч, уылган бодайны озаклап чәйниләр. Авыз кырыйларыннан сөте ага... Ә аның тәме...

Бу хәлләргә ничә еллар вакыт узган. Кечкенә Нияз ир солтаны булып формалаша. Татар, рус, немец телләрендә иркен аралаша. Техник фәннәр докторы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең мактаулы машина төзүчесе була, уйлап табучы буларак дөньяга исеме тарала. “Инженерларның халыкара берләшмәсе” ассоциациясе президенты, ирекле көрәш буенча Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. 69 яшендә кабаттан үзен көрәштә сынап, батыр кала. Аңа кадәр бер ай дәвамында бөртеклеләрдән ясалган сөт эчеп тора. Аның организмы шулкадәр җиңеллек тоя. Нияз Зәйнулла улы Хисмәтовның балачакта авызында калган бодай сөте тәме аның яшәү рәвешенә әверелә.  

– Төнге сәгать икедә уянып киттем, колагыма кемдер әйтә, ник шул бодай сөтен алырга машина ясамыйсың, ди. Шуннан соң әлеге сөт турында өйрәнергә керештем. Чит илләрдәге таныш галимнәр белән элемтәгә кердем. Берлинга барып, Гумбольд  исемендәге университетта немец телендәге хезмәтләрне укыдым, профессорлар белән очраштым. Соңыннан бу мәгълүматларның үзебезнең фәнни институтларда да булуын, галимнәр күптән өйрәнүен белдем. Бу хакта фәнни эшләр бездә күптәннән булса да аны тормышка ашыра белмәгәнбез. Ә иң кызыгы, Коръәндә әллә кайчан бу хакта язылган. Коръән безнең тормыш нигезе, яшәү рәвеше. Әлеге изге китапта бик күп мәгълүмат бар, 11 мең төрле бөртекле культура барлыгы язылган. Коръән нигезендә яши белергә кирәк, ләкин без моңа күз йомабыз. Ни кызганыч, без балаларга бу китапның эчтәлеген аңлатмыйбыз. Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләнең кулында бөртеклеләр иде, арпа ипие, аның өстенә җиде хөрмә куярга кушты, диелгән. Аллаһы Тәгалә бөртекле культуралар сезнең иң көчле даруыгыз да, ризыгыгыз да булыр, дигән. Безгә даруханәләргә йөрергә дә кирәкми. Мин бу хакта кешеләргә әйтәм, ышанмыйлар. Тормышыбызга юнәлеш бирүче, маяк булучы изге китабыбыз кушканча яшәмибез. Күп ашыйбыз, шуңа авырыйбыз. Коръәндә бер учка сыеп бетәрлек кенә ризык ашарга кушкан. Ә без күрмәгәндәй тутырабыз. Шуларның бөтенесен өйрәнеп, гимнастика ясый, бөртеклеләр сөтен эчә башлаган кеше. Җиләк-җимеш – витаминнар туплау, яшелчәләр – ныклык, ит – зыян өчен, бары бөртеклеләр генә кеше организмына файда китерә, дип борынгы кытайлар юкка язып калдырмаган. Җәнлекләрнең эчәгеләре кешеләрнекенә караганда ике тапкырга диярлек кечкенә. Алар 20 сәгатьләрен йоклап уздыра. Шул вакытта эчтәге азыклары эшкәртелә. Ә кеше организмындагы ризык ит ашаганлыктан озак эшкәртелә һәм аны күп ашау безгә зыянга гына. Без үсемлекләрдән файда алып яши белергә тиеш. Бөртекле культураларда гына иммунитетка кирәк бөтен матдәләр бар.    

– Нияз Зәйнуллович, хәзер киресенчә, ипине күп ашарга кушмыйлар, зыянлы, диләр. Кемгә ышанырга?

– Ипи ни өчен зыянлы? Ике генә әйбер безнең организмга зыян китерә. Ипи һәм сөт. Аның икесе дә организмга иң кирәкле әйбер. Ләкин аларның составын кеше кулы бозды. Без бүген ашлык үстергәндә химия, гербицидлар кулланабыз. Халкыбызның сәламәтлеге турында кайгыртабыз икән, аларны бик сак кулланырга кирәк. Бөртеклеләр безгә каршы көрәшә. Ул кирәкле элементларны гына үзенә сеңдереп, без мәҗбүр иткәнне өстендәге “киемендә” тышчасында калдыра. Әгәр дә ашлыкны ике тапкыр юабыз икән, бөтен химия юылып чыгачак. Берничә сәгатькә суга салып куйсак, эченә бераз кергәнен дә куып чыгару сәләтенә ия. Бу проблема белән үзем генә көрәшә алмыйм, бергәләп эшләү кирәк. Безгә сөтнең һәм икмәкнең күләмен арттыру турында түгел, ә аның сыйфаты турында уйларга кирәк. Әллә ничә миллион тонна ашлык алганчы, кимрәк алыйк, ул экологик яктан чиста булсын. Юып, чиста он, сөттән сыйфатлы ризыклар ясап бирик. Шәһәр саен диярлек онкология үзәкләре төзибез, ә бөртеклеләрне юып он тартып бирергә акча таба алмыйбыз. Гербицидсыз үстерсәк, бөртеклеләрне өлгереп җиткәндә суктырып алып, юмыйча да бөртеклеләр сөте эшләп халыкка эчертә алыр идек. Бу фермерларга да, кеше сәламәтлеге өчен файдага булачак.  

– Ашлыкны юарга кирәк, дидегез. Аның кадәр ашлыкны юу мөмкин эшме?

– Мөмкин, билгеле.  Бөртекләрне башта юарга кирәк, аннан соң гына он ясарга кирәк, дигән фикеремне инде ничә еллар әйтәм. Халыкка каршы трибунадан сөйләмә, балыкларны үтереп бетермәкче буласыңмы әллә, диләр. Кеше нәрсә эшләсә дә ярый, балык турында уйлыйбыз.

– Димәк, без юмаган бөртектән он кулланабыз.

– Мин заманында Германиядә яшәгән кеше. Алар юмыйча тегермәнгә бер килограмм да бөртек кертми. Анда онны бөртекнең бөтен җирен кертеп ясыйлар, бездә тышчасын, иң күп матдәләр тупланган үсенте бирүче үзәген (зародыш)  алып ташлап, эчендәге чиста крахмалын гына калдыралар. Югары сорт он дигәнебез иң түбән сортлы он ул, анда бернинди файдалы элементлар калмый. Бөртеклеләрнең бөтен файдалы җире тышчасы һәм үзәгендә, иң күп минераллар, витаминнар шунда.  

– Бер килограммлап тутырылган беренче, икенче сортлы оннарны кибет киштәсендә күргәнем юк... 

– Бар ул. Эзләргә генә кирәк. Ләкин берничә төрлесен бергә кушканы, кеше организмы өчен файдалысы юк. Мисалга, Кытайны гына алыйк. Алар бөртекне юып он ясый. Берсе борчак белән бодайны кушып ясаса, икенчесе бодай белән кукуруздан эшли. Эзләп карагыз әле, бармы бездә андый кушылган оннар, юк. Һәр культураның составы төрлечә. Бөртеклеләрдә Менделеев таблицасының 70-80 процент элементы бар. Бөртек оннарын бергә кушсак, кеше организмы өчен кирәкле матдәләр белән баетыр идек.  

– Ни генә дисәк тә, ипи зыянлы дип хәзер күпләр аны ашамый.

– Безнең әниләр пешергәнне ашасалар берсе дә баш тартмас иде. Агачтан эшләнгән күәс чиләгенә салып, өч көн ферментация уздыра иде алар.  Безнең әниләр укымаган, ә ипи пешерү технологиясен белгән. Ипи өстәлебезгә менгәнче, 26 тапкыр витамины артырга, аксымнары, крахмалы таркалырга тиешлеген ул буын кешеләре белгән, без – юк. Әниләр пешергән ипине ашап туймаслык иде. Хәзер исә ике сәгать эчендә ипи пешә. Бу проблеманы күптәннән күтәрәм. Халыкны иписез калдырырга теләмим, бары аларның сау-сәламәт булулары турында хыялланам. Кеше организмы өчен ипи кирәк, бу галимнәр тарафыннан расланган. Аеруча ферментация узганы файдалы.  

–  Соңгы елларда кайберәүләр бөртеклеләрне шыттырып ашый башлады...     

– Чөнки алар аның файдасын күрәләр. Шәхсән мин, орлыкларны ике тапкыр юам, 10 сәгатькә суга салам. Һәм бүрттереп шыттырам. Һәр культурада 10-15 төрдә витамин бар, ферментация вакытында алар 15-25 тапкырга арта. Аксым аминокислоталарга таркала. Шунысын да онытмаска кирәк, иммун системасына файда китерүче матдәләр бөртекле культураларда. Табигый глюкоза шулай ук бөртеклеләрдә генә. Болар хакында белергә һәм аңларга гына кирәк. Шыттырылган бодай яман шешне дәвалау сәләтенә дә ия. Мин уйлап тапкан әйбер түгел, бу хакта әллә ничә гасыр элек әйтелгән. Кеше организмы өчен кирәк булган бу әйберләр безнең кул астында, тик без аны куллана гына белмибез. Аллаһ Тәгалә безгә кирәкле әйберләрне шулкадәр итеп санап салган, без аны аңларга теләмибез.

– Нияз Зәйнуллович, сезнең уйлап тапкан авыл хуҗалыгы җайланмалары Кытайда патентланып, җитештерүгә кертелгән. Белүемчә, сез Россиядә мондый зур дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер галим. Моннан тыш, ике интеллектуаль хезмәтегез халыкара һәм Европа патент агентлыгында теркәлгән. Соңгы елларда “Бодай сөте” ясаучы биопроцессор уйлап таптыгыз.  

– Бүрттерелгән бөртектән “сөт” алу җайланмасы ул. “Үсемлек сөте” дисәк дөресрәк булыр. Кеше дөрес тукланырга тиеш. Мин уйлап тапкан сыекчада кеше организмының химик составына охшаш органик эремә барлыкка килә һәм кешенең иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. Бу сөттән беркем дә читтә калмаячак, еллар узгач бөтен кеше шушыңа киләчәк.

– Бу үсемлек сөтен җитештереп сатасызмы?

– Юк. Сатам икән, аның сыйфаты югалачак, бу үз-үземә каршы килү булачак. Берәр кибеткә куярга уйласам, ул урау юллар аша сәүдә ноктасына барып җитәчәк, бозылмасын өчен консервант салырга кирәк. Әмма минем болай эшлисем килми. Кеше аны үзе җитештерергә, үз куллары белән ясарга тиеш. Мин моның өчен өй шартларында эшли торган берничә төрле миксер кебек җиһаз уйлап таптым. Шулар ярдәмендә кеше үзе ясасын.

– Солы суы эчү элек-электән бар. Сез уйлап тапкан җайланмада солы сөте ясап буламы?

– Була, билгеле. Солыда бөтен төрле элементлар бар. Ашказаны, эчәк авырулары белән интегүчеләргә бик файдалы. Солыда, башка бөртеклеләргә караганда химик элементлар күбрәк. Анда йод та бар, ә безнең организмга йод җитми. Каныбызда төрле бактерияләр йөри, ул аларны үтерү сәләтенә ия.  Япония безгә караганда 17 тапкыр артыгырак йод куллана.  Иң озак яшәүчеләр дә японнар. Безгә хлорлы су бирәләр. Ә Япония исә суны бөтенләй башкача эшкәртә. Бездә дә элек суны йогышсызландыру йод белән булган. Селен турында да берничә сүз әйтеп узыйк әле. Селен булсын өчен японнар балык ашый, ә бездә... даруханәләргә чабалар. Синтетик силен организмга зыянлы, ә  бөртеклеләрдә кеше организмын яшәртүче табигый силен бар.  Кремний, йод, селен, тимер, магъний... болар кеше организмы өчен иң кирәк әйберләр, һәм алар бөртеклеләрдә бар.  

Әңгәмәдәш – Лилия Нурмөхәммәтова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading