16+

Авыл көне, яки 50 елдан соң балачак шуклыгын якташлар кичерерме?

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында быел беренче тапкыр Авыл көне узды. Әллә нинди танылган артистлар, затлы кунаклар катнашындагы купшы бәйрәмнәрдә булган бар. Әмма аларның берсе дә үз авылыңда узган бәйрәм кебек күңелләргә үтеп керә алмый икән. Ни өчен дигәндә, үзенең ихласлылыгы, гадилеге белән аерылып тора ул.

Авыл көне, яки 50 елдан соң балачак шуклыгын якташлар кичерерме?

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында быел беренче тапкыр Авыл көне узды. Әллә нинди танылган артистлар, затлы кунаклар катнашындагы купшы бәйрәмнәрдә булган бар. Әмма аларның берсе дә үз авылыңда узган бәйрәм кебек күңелләргә үтеп керә алмый икән. Ни өчен дигәндә, үзенең ихласлылыгы, гадилеге белән аерылып тора ул.

Таныйсыңмы, исеңдәме, хәтереңдәме?.. Инде ничәмә еллар күрешмәгән авылдашлар очрашты, яшьтәшләрен, күрше­ләрен, барлады, истәлекләр белән бүлеште, рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Бәйрәмгә бушап калган туган йортларын сирәк булса да барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган иде. Аларны бер көн алдан, давыл, көчле яңгыр булачак, дип кисәтеп куйган сүзләр дә куркытмаган. Шөкер, көне бик матур булды. Авылдашлар очрашуының ямен җибәрмим диптер инде, иртәдән бирле ява башлаган яңгыр да бәйрәм алдыннан шып туктады. Алмагач бакчасында үтәргә тиеш булган чараны, яңгыр сәбәпле, клубта уздырасы иттеләр. Алмагач бакчасы янында тәмле сулы Әпкә инеше бар. Бәйрәм алдыннан авылдашыбыз - Олы Кариле авылы якташлар җәмгыяте рәисе, бүгенге көндә Әлки районында яшәүче Гөлсинә апа Давлиева-Мифтахова гаиләсе аны яңартып куйган. Иң элек халык шунда җыелды. Гөлсинә апа шушы инештә су коенып, тугайларында уйнап, чишмә суыннан авыз итеп үскән.

- Без бит авыл балалары, кая китсәк тә, авылыбызны сагынып кайтабыз. Әпкә инеше суы минем өчен дөньядагы иң тәмле су. Шушы үзәннәр минем өчен иң гүзәл урыннар. Шуңа да гаиләбез белән әлеге инешне яңартырга булдык. Ике көн элек кенә төшемдә мәрхүмә әниемне күрдем. Шушы инештән көянтә-чи­ләк асып, су алып кайтып килә икән. Әни дә моңа бик шатланган, күрәсең, - ди ул.
Кайткан кунакларга, чиш­мә суын үзләре белән алып китәргә җайлы булсын өчен, пластик шешәләргә тутырганнар, аның тышына Әпки инеше сурәтләнгән рәсеме дә ябыштырылган. Авылдан менә дигән күчтәнәч булды бу.

Бәйрәмнең төп ­өлеше клубта узды. Халык ­табын артына утырып, концерт карады, сәхнәгә менеп, истәлекләре белән уртак­лашты, авылдашларына изге теләкләрен җиткерде, хәтта гафу сораучылар да булды. Гөлсинә апа истәлекләре белән бүлешкәндә, бала вакыттагы шуклыгын искә алды.

50 елдан соң Гөлсинә апа Мөнәвәрә әбидән балачак шуклыгы өчен гафу үтенә.

- Бишенче сыйныфта укыган вакытта озын тәнәфестә ишегалдына чыктык. Карыйм, җирдә ауган таш багана ята. Аның эчендәге тәтиләр - чуер ташларына кызыгып, мичкә ягучы апаның балтасын алдым. Ул чорда мәктәпне утын ягып җылыталар иде. Ташка суга-суга, ул балтаның утын түгел, йомычка ярырлыгы калмады. Шунда балта хуҗасы чыгып, әрәм иткәннәр балтамны, дип ачуланырга тотынды. Кайсыгызның эше дип тә сорады. Оялуымнан, дәшми тордым. Мөнәвәрә апа-җаным, илле елдан соң, синнән гафу сорыйм, ул мин идем, - дип, Мөнәвәрә апа янына залга төшеп, аңа бүләген тапшыр­ды.
Бүләк дигәннән, алар бу көнне бик күп ­булды. Штаб урамында яшәүче Әдип абый Фазлыев та күршеләрендә яшәүче Мөнәвәрә апага күчтәнәч алып кайткан - аның иңенә ак мамык шәл салды.
Бәйрәм ­барышында авыл­ның иң өлкән кеше­лә­ренә, озак еллар бергә яшәүче матур үрнәк гаи­ләләргә, яңа өйләнешүчеләргә, бәби алып кайтучыларга, беренче сыйныфка баручыларга, унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга, иң күп бала табып үстерүчеләргә, төп нигезне саклап торучы киленнәргә бүләкләр тапшырылды. Читтән килен булып төшкән апалар авыл халкына, үзләрен яратып кабул иткәннәре өчен, рәхмәтләрен укыды. Матур гаиләләр яшь­ләргә никахны озын гомерле итү серләрен сөйләде.

Олы Кариле авылында күп­медер вакыт мәктәп директоры булып эшләп алган, хәзер Балык Бистәсе районында яшәүче Фәния апа Вәлиева да кунакка чакырганнар. Ул һәр атнаның җомгасында авылга килеп, мәчеттә дин дәресләре алып бара, Коръән укырга өйрәтә. Остабикә авыл халкына үзенең матур вәгазьләрен сөйләде. Авыл тарихын күршебез Тәнзилә апа Галимҗановадан да яхшырак белүче юк. Аның әнисе Бибинур апа 106 яшенә җитеп үлде. Олы яшьтә булуына карамастан, хәтере шәп иде. Авылыбыз тарихы турында үзенең белгәннәрен кызы Тәнзилә апага сөйләп калдырган. Тәнзилә апа бик тә игелекле эшкә алынырга йөри - авыл тарихы турында китап чыгармакчы. Аның авыл тарихы турындагы кыска хикәясе күпләрдә кызыксыну тудыр­ды, нәсел җеп­ләрен барларга теләп, сорауларын да яудырдылар. Авылга килен булып төшкән яшь кызлар да авылыбыз ­тарихы белән танышты бу көнне.

Авылдашларыбыз җыр-­моңга да бик осталар икән. «Әкият» курчак театрында күп еллар эшләүче - Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова, Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина, театр училищесын тәмамлаган Алсу Дәүләтшина-Әхмәтҗанова, Рәмзия Идиятуллина, Зөһрә Мифтахова, Гөлсинә Давлиева, Марат Галимҗановларның җырлавына халык таң калып утырды. Якташларыбызның күбесе авылга багышлап язган шигырьләрен дә укыды.

Гомумән, авылдашлар очрашуында дулкынландыргыч минутлар күп булды. Күрешүгә сусаган икән авылдашларыбыз, сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар. Авылда якын кешеләре калмаган, елга бер тапкыр зиратка гына кайтып килүчеләр дә күңелләренә тынычлык тапкандыр.

Авыл көне уздыруның мең төрле мәшәкатен үз өстенә алган бертуган апалы-сеңелләр Зөһрә, Гөлшат, Гөлсинә Мифтаховаларга, Әлфия Сафинага, җирле үзидарә рәисе Фарук Гарифуллинга һәм башка бик күпләргә авылдашларым исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Очрашуларыбыз дәвамлы булсын. Әлеге бәйрәм һәрбер кешенең күңелендә матур хатирә булып, озак сакланыр әле.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading