16+

Авыл халкына су белән юллар кирәк

Район һәм авыл җирлекләрен борчыган мәсьәләләр бүген шактый. Шуларның иң кискен торганнары – күперләр, юллар һәм су белән тәэмин итү проблемасы.

Авыл халкына су белән юллар кирәк

Район һәм авыл җирлекләрен борчыган мәсьәләләр бүген шактый. Шуларның иң кискен торганнары – күперләр, юллар һәм су белән тәэмин итү проблемасы.

«Татарстан муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе съездында чыгыш ясаучылар көн кадагында торган әлеге проблемаларга кат-кат тукталды. Бу хакта Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзе дә телгә алды. 

–    Съезд алдыннан онлайн конференцияләрдә делегатлар торак пунктларда автомобиль күперләрен тоту мәсьәләсе кискен торуын билгеләп үтте. Авыл эчендәге юллардагы күп кенә күперләр берничә дистә ел элек төзелгән һәм капиталь ремонт таләп итә. Муниципалитетлар бюджетында аңа акча юк, – дип, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан махсус оешмаларның күперләрне тикшерү һәм аларны төзекләндерү буенча беренче чираттагы чараларны билгеләү өчен Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына күрсәтмә бирүен сорады.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин үзенең чыгышында юлларны тоту өчен тотыла торган сумманың 2015 елдан бирле үзгәрмәвен, хәзерге вакытта авыл җирендәге юлларны тотуга – 10 сум, шәһәрдә 28 сум китүен әйтеп, әлеге сумманы индексацияләргә кирәклегенә басым ясады. Шулай ук коммуналь инфраструктураларның 67-70 процентка тузуын да ассызыклап үтте. Аның әйтүенчә, аларны яңартуга җирле һәм республика бюджеты гына җитми, федераль дәрәҗәдәге программага керергә кирәк. 

Әлки районы башлыгы Александр Никошин да Рөстәм Миңнехановтан, авыл юлларын нормативка туры килерлек итеп тоту өчен, бюджеттан акча бүлеп бирүен сорады.  

Муниципалитет башлыклары өчен халыкны су белән тәэмин итүне оештыру проблемасы да актуаль булып кала бирә. 
–    Агымдагы корылык елы әлеге проблеманы тагын бер кат кискенләштерде. Скважиналардан алына торган суның җитәрлек булмавы ачыкланды. Статистика мәгълүматлары буенча, суүткәргеч челтәрнең 60 проценты алмаштыруга мохтаҗ. Шул уңайдан Дәүләт Думасы депутатларынннан Россия Хөкүмәтенә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүгә акча арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итүләрен сорар идек. Федераль программадан башка бу проблеманы хәл итү бик кыен, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Халкының, бигрәк тә яшьләрнең авылдан күпләп китүе дә борчый муниципалитетларны. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында 30 яшькә кадәрге яшьләр нибары 10 процентны тәшкил итә, ә 55 яшьтән өлкәнрәкләрнең саны киресенчә ел саен арта бара. 

–    Халыкны эшле итү өчен һәр авыл җирлегендә эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате, эре предприятиеләрнең филиалларын булдырырга кирәк. Ел саен күпчелек районнарда кооператорлар саны арта, аларның югары табышлы эш үрнәкләре бар. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен берләштерүнең бу формасын үстерү һәм сәүдә итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әлегә ун меңгә якын авыл кешесе генә кооператив әгъзалары булып тора.  Бүген субсидияләрне, грантларны үстерү мөмкинлеге бар. Муниципалитет җитәкчеләренә әлеге эшкә зур игътибар бирүләрен сорар идек, – диде Муниципаль берәмлекләр советы рәисе.

Съезд эшендә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышы башында муниципаль берәмлекләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен, рәхмәтен белдерде. 

–    Бүгенге чыгышларда яңгыраган күп кенә проблемалы мәсьәләләр торак-коммуналь комплексы һәм җәмәгать транспорты белән бәйле. Аларны хәл итү өчен ил Хөкүмәте белән берлектә максатчан эш алып барыла. Россия Төбәк үсеше буенча хөкүмәт комиссиясе штабының карары белән республиканың ун муниципалитетында 65 коммуналь инфраструктура объектын модернизацияләүгә 4,8 миллиард сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла. Федераль программалар кысаларында 13 шәһәр өчен 416 автобус сатып алырга планлаштырабыз. Юлларның һәм шәһәр мохите объектларының сыйфатын күтәрү максатларында якын араларда шәһәр һәм районнар өчен 172 берәмлек коммуналь техника сатып алыначак, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading