16+

Авылда терлек тотучыларны яңалык көтә. Нинди?

2021 елдан Россиядә, шул исәптән Татарстанда мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә башлады. Бу система "Хорриот" дип атала. Ул ничек эшли соң? Мөгезле эре терлеккә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән һәм биркада язылган уникаль номер бирелә. Бу эш башкарылмаса, ягъни бердәм номеры булмаган терлекне суйган очракта, ул сатуга чыгарыла алмый.

Шул ук вакытта терлек хуҗасы үз малларының баш санын һәм аларга карат үткәрелгән барлык ветеринария чаралары тарихын әлеге номер ярдәмендә электрон базада карый ала. Уникаль номер шулай ук бер терлекне икенчесе белән алыштыруга да юл куймый.

Терлек сатып алырга теләгән кеше дә, номерына карап, аның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихын тикшереп ала ала. 

Реклама

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, республикада исәпкә алу һәм идентификацияләүнең бердәм системасы актив рәвештә кертелә һәм бүгенге көндә барлык эре мөгезле терлекләрнең 75 проценты бердәм системада идентификацияләнгән. Узган елда программа белән тәэмин итү һәм мобиль терминаллар сатып алуга республиканың 43 районы өчен финанслау бүлеп бирелде.
–    Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләрне идентификацияләү дә финансланачак. Биркалар сатып алу өчен акчалар, шәхси хуҗалыклардагы эре мөгезле терлекләр санына карап, районнар буенча бүленгән. Бүгенге көндә район дәүләт ветеринария берләшмәләре биркаларны сатып алды һәм агымдагы елның 1 февраленнән идентификация буенча эшли башлыйлар. Халык өчен бу эш бушлай башкарылачак, – дип белдерде Алмаз Хисаметдинов Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең коллегия утырышында.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading