Балык Бистәсенең Масловка авылында яшәүче тәҗрибәле бакчачы Мәймүнә апа Моталлапова белән бәрәңге алып өенә кайткан вакытта күрештек.
Ул ире Рәфкать абый белән күпфатирлы ике катлы йортта яши. Бакчалары исә читтәрәк урнашкан. Шуңа күрә бакчага баруы, аннан кайтуы турында сөйләшә.
Иң яхшысы — «Славянка»
— Быел бәрәңге черүдән зарланучылар бар, — дип сүзен башлады Мәймүнә апа. — Безнеке бик әйбәт. Мин моны сортыннан күрәм. Бик күп төрле сорт утыртып караганнан соң, иң яхшысы — «Славянка» дигән нәтиҗәгә килдек. Уңышны да яхшы бирә, авыруларга, корткычларга да чыдам. Тәме белән дә аерылып тора. Ашка да, боламыкка да, кыздырырга да әйбәт. Эре була, әмма эче куыш түгел. Ишетеп белүемчә, күп кенә бакчачылар хәзер шуңа өстенлек бирә, — дип, ул шушы сортны утыртырга киңәш итте.
Оста бакчачы бәрәңгедән елына ике уңыш ала. Иртәрәк ашый торыр өчен, март башында ук өч литрлы коры банкага берникадәр бәрәңге тутырып, кояш төшкән тәрәзә төбенә шытым бирергә куя. Җир әзер булгач, апрель ахырында бәрәңгеләрне бакчага чыгарып утырталар. Алар июньдә өлгереп тә җитә. Май башында инде кышка сакларга дигән бәрәңгене утырталар.
— Июньдә өлгергән бәрәңгене казып алгач, җир буш тормасын өчен, шунда ук яңадан бәрәңге утыртабыз. Хәзер алар чәчәктә утыра. Сентябрь ахырына өлгереп җитәчәкләр, — ди ул.
Күпләрнең бәрәңге бакчасындагы каты корттан (проволочник) зарлануын да искә алып, Мәймүнә апа үзе сынап караган ысулны кулланырга киңәш итә.
— Үзебез дә аны бетерә алмыйча җәфаландык. Бернәрсә дә булышмагач, соңгы ысулның файдасын күрдек. Көз көне бәрәңгене алып бетергәч, бакчага күп итеп салам чәчтек тә сукаладык. Каты корт шул салам эченә керә дә чыга алмыйча катып үлә икән, — ди тәҗрибәле бакчачы.
Быел күп бакчачыларның помидорлары да чери. Мәймүнә апа бу мәсьәләнең хәстәрен алдан ук күрергә куша. Помидор чәчәккә бөреләнгәч тә, ун-унбиш көн саен әчегән сөткә берничә тамчы йод салып сибүнең нәтиҗәсе бар дип саный ул.

Җиләк үстерү серләре
Бакчасында чәчәкләрнең дә, җиләк-җимеш куакларының да берничә сортын үстерә.
— Тәмнәре белән дә, төсләре, өлгерү вакытлары белән дә төрле алар. Үземә ошаган сортларны тапканчы, кулдан бик күп төрлесе үтә, — ди Мәймүнә апа.
Бакча җиләгенең «Купчиха», «Мармелад», «Клери» сортларын, ремонтант сортлардан «Азия» һәм "Елизавета II«не мактады. Аның сүзләренчә, аларны янәшә утыртырга ярамый: аталаналар, уңышны ике кат бирәселәре килми.

Мәймүнә ападан җиләк үстерү серләре турында да сораштык.
— Уңышын алгач, яфракларын чабабыз. Яңартырга яки күбәйтергә уйласагыз, төпкә якын яхшы мыекчаларын алыгыз. Аларны чыдамрак булсын өчен башта бер җиргә утыртып торам. Ышанычлы мыекча булса, алай итеп тормасаң да була. Ә утыртачак җиргә черемә кертәбез. Агач төпләреннән урман туфрагын да алып төшкәнебез бар. Бер рәт ясап, көл сибәбез. Аннан җирне йомшартып утыртабыз. Җиләклеккә исә яфракларын чабып алганчы, бер чиләк суга ике-өч аш кашыгы исәбеннән нашатырь спирты кушып сибәм. Яки «Топаз» препаратын кулланам, — ди әңгәмәдәшем.

Карбызлары да бик уңган. Аларның һәркайсының авырлыгы 10–12 килограммга җитә, ди Мәймүнә апа. Карбыз озак үсә дип зарланучыларга киңәшен дә бирде.
— Орлыгын өйдә юеш чүпрәккә салып үрдерәм. Аннары пластик стаканга туфрак тутырып, шунда утыртам. Стаканнар теплицада тартмаларда тора. Җир өлгергәч, үсентеләрне күчереп утыртам. Биш литрлы пластик шешәләрнең төбен кисеп, тамыр җибәргәнче, өсләрен каплыйм. Карбызның тамыры турыга үсә. Күчереп утыртканда бөкләнеп калса, тернәкләнү процессы озакка сузылачак, — ди ул.
Мәймүнә апа урман чикләвеге, әстерхан чикләвеге, годжи җиләге, физалис та үстерә. Соңгысыннан тәмле кайнатма ясап була икән. Физалисны ваклап турарга, шуңа мандарин, әз генә лимон һәм шикәр комы кушып кайнатырга кирәк, дип кызыктырды ул.
Бакчада урыны булган кешегә урман чикләвеге дә үстереп карарга киңәш итә.
— Улым орлыгын уйнап кына утыртып куйган иде, — ди ул. — Шуннан үсеп киткәч, бакчага күчереп утырттык. Ел да уңыш бирми калмый. Күңел төшкәндә ашарга, күчтәнәчкә менә дигән.

Гомер буе бакчачы
Мәймүнә апаның бакча белән дуслыгы бала вакыттан ук килә. Күгәрчен авылында 1970 елларга кадәр үк әниләре Фәүзия беренчеләрдән булып карлыган һәм җиләк үстергән.
— Ун төп карлыган үзебезгә дә, туганнарга күчтәнәчкә дә, сатарга да җитә иде. Хәзер уйлап куям: ул карлыган, җиләк үсентеләрен әни кайдан алган булган икән? Сорарга башка да килмәгән, — ди Мәймүнә апа.
Ул гомер буе бакча эшендә булган. Авылдашы, урамдашы Рәфкатькә кияүгә чыгып, бергә яши башлагач та, иренең дусты аларны үзләре янына — Нармонка яшелчәчелек совхозына килергә кыстый. Эш бар, хезмәт хакын яхшы түлиләр, фатир да бирәләр, бер-беребезгә терәк булып яшик, дип чакыргач, алар бер яшь тә ике айлык балалары белән шунда килеп урнаша.
Икесе дә яшелчәчелектә эшли. Анда тагын ике балалары туа. Соңрак, үзләрен чакырган дуслары туган ягына кайтып киткәч, Моталлаповлар да туган якларына кайтырга уйлый. Картаясы да бар, туганнар янында булыйк, дип, Нармонкада тугыз ел яшәгәннән соң, ул вакытта данлыклы җиләк-җимеш совхозы саналган Масловкага килеп төпләнәләр. Монда да Рәфкать абыйның армиядә бергә хезмәт иткән якын дуслары яши торган була. Масловкада бакчачылык эшендә эшләп, пенсиягә чыгалар.
Бүген Моталлаповлар үз бакчаларын үстерә. Читтәге бакчадан тыш, подъезд төбендәге территорияне дә чәчәккә күмәләр. Гортензия, гладиолус, флокс, роза, хризантема һәм башка бик күп төрле чәчәкләр үстерәләр.
— Бакчаны исем өчен генә тотарга кирәкми. Чын күңелеңне биреп эшләсәң генә уңыш белән сөендерә ул, — ди оста бакчачы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар