16+

Бәхилләшәсе, югалтасы килми шул авылны...

Студент еллар. җәйге каникулда, азмы-күпме акча эшләү ниятеннән, авылга сыер саварга кайттым.

Бәхилләшәсе, югалтасы килми шул авылны...

Студент еллар. җәйге каникулда, азмы-күпме акча эшләү ниятеннән, авылга сыер саварга кайттым.

Трактор арбасы өстеннән генә сыерларга чөгендер салабыз. Гиннесслар китабына кертерлек тизлек. Трактор бара, иелеп чөгендерне аласың, ул арада туры китереп тагаракка атасың.

Сөйләшеп тору юк. Шуңа күрә, әйтәсе килгән сүзләр аннан соңга кала. Бу юлы да, трактор чыгып кына китте, мин бик-бик хөрмәт иткән сыер савучы апам үзенең үпкәсен белдерергә тотынды.
- Син, - ди, - минем улаклар турыннан узганда, чөгендерне акрын салдың...

Уйлап кына карагыз, яшен тизлеге белән эшлә дә шул вакытта янәшәдәге хезмәттәшеңне дә күзләп өлгер. Шәһәргә килеп җитмәгән, авылдан китеп бетмәгән чор булгангамы, шул вакытта күңелдә туган фикерләр көрәшен гел искә алам. Өзлексез алар арасында эшләгән булсам, шулай тиеш дип кабул иткән булыр идем, ә монда инде авыл хезмәтеннән бераз читләшә башлагач, апаларның эшкә мөнәсәбәтенә башкача карыйсың. Колхоз фермасындагы сыерларны, бозауларны үзләренең шәхси маллары кебек итеп караган ул апаларның һәркайсына һәйкәл куярлык. Таңнан торып пычрак ерып эшләүләре бер, бер уч салам, ярты чиләк әчетке алар караган малларның авызына керсен дип, чын-чынлап тырыша иде алар.

Әлеге истәлекләрне яңартуга «Ак Барс-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Шәйдулла Сәлахов белән очрашу сәбәпче булды.

- Ул чордагы сыер савучы апалар сыерларга бүген булган ризыкны ашатсалар, ничаклы сөт саварлар иде микән? Бүген бар да бар, эшкә элеккеге мөнәсәбәт юк. Ул елларда зур булмаган фермалар иде, сыер савучы үзенең һәр сыерын танып белә, кайчан бозау­лыйсын да, сөт ташлап күпме торасын да онытмый, имчәкләре бозылмасын дип тә кайгырта. Бүген эшкә караш башкача. Авыл җирендә дә хезмәт тәрбиясе җитми. Балаларны гаиләдә эшкә өйрәтү юк, мәктәптә дә эш кушарга ярамый, хуҗалык басуларында бәрәңге дә чүпләтмибез. Әгәр бала эшләми икән, аның киләчәге юк, дип мин кат-кат кабатлыйм. Кайсы бала физик эшне тырышып башкара, аның башы да эшли, ул яхшы да укый. Ә эш яратмаган кешене бөтен җирдә кагалар, андыйларга һәр җирдә авыр. Иртә торган, хезмәтне яраткан кешенең эше һәрвакыт гөрләп бара. Бүгенге көндә күпме егет-кызлар авыл хуҗалыгы институтларында бюджет акчасына бушка укыйлар, ә үзләре авылга кайтып эшләргә теләми. Бер уйласаң, дәүләт акча түләп укыткан икән, әлеге белгечне үзе теләгән җиргә эшкә җибәрә дә ала кебек, ләкин бүген андый канун юк.

- 80нче елларда югары сыйныфта укучы егетләр трактор йөртү таныклыгына укый, ә кызлар, терлекчелек серләрен төшенеп, фермада эшли торганнар иде.

- Бик яхшы тәҗрибә иде ул. Егетләр мәктәпне тәмамлаганда ук һөнәрле булып чыга иделәр. Аның бер-ике айлык курсларга укырга дип киткәннәре дә кире кайтмый. Ул вакытта исә, эшләп торыйм әле дип калган егетләрнең күбесе авылда төпләнеп тә калдылар. Терлекчелек һөнәренә өйрәтү дә бетте. Башка районнарда ничектер, белмим, ә безнең районда юк ул.

Югыйсә, авыл өчен иң кирәкле һөнәр. Кызыксынмыйлар. Үзебезнең көчтән килгән кадәр хезмәт кешесен хөрмәтләргә, дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. Сабан туйларында, хисап җыелышларында алдынгыларны бүләклибез. Яңа өйләнешүчеләрне, армиягә китүче һәм кайтучы егетләрне, конкурс­ларда җиңүче укучыларны, аларның укытучыларын да беркайчан да игътибарсыз калдырмыйбыз. Туган җиренә ябышып, аны яратып эшли торган, яши торган егет-кызлар кирәк авылга, - ди әңгәмәдәшем.

Әллә Мөхәммәт Мәһдиевнең туган якларын урап кайту сәбәп булды, әлеге сәфәрдән кайт­каннан соң кабат «Бәхилләшү» повес­тен укып чыктым. Андагы геройлар арасыннан үзебезнең авылның абый-апаларын танып алдым, печән чабу серләрен кабат искә төшердем, борынга мич исе, коймак исе килеп кергәндәй булды, тамак төбенә килеп тыгылган төер генә, йокларга яткач та шактый бимазалап, йоклап китәргә ирек бирми азаплады. Әби бабайларыбыз яраткан, белгән, безгә мирас итеп калдырган авылларны, аларның тәҗрибәсен, яшәешкә карашын югалтып барабыз. Алар урынына ни калыр? Бәхилләшәсе, югалтасы килми шул авылны...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading