Агач көрәк белән казырга чама белән 5 нче сыйныфларда укыганда өйрәндем. Әбиемдә ул берничәү иде. Туганнар кайта да җыелышып өмә булып алабыз. Шунда бер көрәк артып калды. Җирдә тик ята иде, кызыктым. Янымдагы осталардан карап тордым да үзем дә шул сафка кереп киттем. Әбием күптән мәрхүмә инде, ике көрәге безгә калды. Аларны саклап кына тотабыз.
“Вконтакте” социаль челтәрендә “Татар авыллары” дип аталган төркем бар. Авыл баласы буларак, үзем өчен дә кызыклы, очраган язмаларын укып, танышып барам. Әле беркөнне минем бәрәңге алу турында язган фикерләрне дә язылучылары белән уртаклашканнар.
Агач көрәк турында әйткән бер җөмләм шактый кызыксыну, хәтта бәхәс уятты. “Агач көрәк белән кар гына көриләр”, “Агач көрәк белән җир казыган кеше күргәнем юк!”, “Кеше көлдермәгез”, “Һәр якның үз кыланмышы”... – төрле фикер белән уртаклашканнар. Бу аңлашыла да. Бәрәңгене агач көрәк белән алмаган, моның хакында хәтта ишетеп тә белмәгән кеше өчен, әлбәттә, сәер күренештер. Әмма безнең якта (Чүпрәле районында) электән шулай алалар. Шактый еллар дәвамында бәрәңгене трактор белән алган идек. Авылда үз техникасы белән хезмәт күрсәтеп йөрүчеләр бар. Бу яктан бик җайлы. Шулай да, соңгы елларда агач көрәкләр сарай башыннан акрынлап яңадан төште әле. Былтыр һәм быел үзебез дә трактор чакырмаска булдык.
Агач көрәк дигәннән... Кем әйтмешли, бәрәңге ала торган, сабы белән тоташкан, очы үткен итеп эшләнгән корал инде. Формасы белән бераз ишкәкне хәтерләтә. Хәзер яшьрәк гаиләләрдә ул юк та инде. Әмма авылда бөтенесе диярлек аның белән эшли белә. Трактор китертмәсәләр, шушы көрәкне олыраклардан алып торалар. Бездә кара туфрак, җир йомшак. Бәрәңгенең сабагын йолкуга казыйбыз. Агач көрәк бәрәңгене кисми, туфракны ишеп кенә бара. “Һәр якның үз кыланмышы”, - дигәннән... Шулайрак, килешәм. Мин, мәсәлән, сәнәк белән бәрәңге казып ала белмим. Чөнки моңа өйрәнеп үсмәгәнмен. Ул йә бәрәңгене тишәчәк яки минем аякка керәчәк. Ә агач көрәк белән “җырлап” эшлим. Университетта укыганда бер төркем студентларны Арчага колхоз бәрәңгесе алырга җибәргәннәр иде. Шунда бер әби белән бабайда яшәдек. Олы кешеләр булгач, дус кызым белән бәрәңгеләрен алышырга булдык. Бакчага чыксам... Кара, йомшак туфракка ияләшкән, җирдән чыккан коп-коры, чиста бәрәңгене җыеп үскән кыз, шаккаттым. Ямь-яшел сабакны чапканнар, ул чапмаган да кебек, бәрәңгене җирдән сәнәк белән казып чыгаралар. Кәсләре, валлаһи, сыер башы хәтле. Шуның арасыннан бәрәңгене аерып, каерып җыясы... Бер дә күңелле булмады, әмма сер бирмәдек инде. Бергә төгәлләдек.
Агач көрәк белән казырга чама белән 5 нче сыйныфларда укыганда өйрәндем. Әбиемдә ул берничәү иде. Туганнар кайта да җыелышып өмә булып алабыз. Шунда бер көрәк артып калды. Җирдә тик ята иде, кызыктым. Янымдагы осталардан карап тордым да үзем дә шул сафка кереп киттем. Әбием күптән мәрхүмә инде, ике көрәге безгә калды. Аларны саклап кына тотабыз. Әле кайчандыр, шактый еллар узгач, безнең як музейларында шушы көрәк кадерле бер экспонат булып тормагае.
Бәрәңгене безнең яклар иртәрәк ала. Язын җир тизрәк өлгерә. Август уртасында сабагы корыган, бәрәңге өлгергән иде. Апрель азагында ук утырттык бит. Хәзер эше җиңел. Элек 48-50 озын буразна булып, мәктәптән кайта-китә, атналап шунда кайнаша идек. Ничек эшләнде икән, дип гаҗәпләнеп искә алабыз. Хәзер ай күрде, кояш алды, дигәндәй, бер көндә төгәллибез дә. Бакчаның биштән бер өлешенә генә утыртабыз. Анысы да җитә. Аз булгач, тракторсыз да бик рәхәт. Болай да инде трактор сукалый, культивацияли, сыза, утырта... Һаман җирне таптатканчы, алуын булса да үзебез башкарыйк, дибез. Әле күршем яза: “Агач көрәк артыннан сезгә киттем. Ничек бәрәңгене тизрәк алып бетерергә”, - ди. “Агач көрәкне алдым, буразнага салдым”, - дип берәр җыр суз да эшләнә ул, дидем елмаеп.
Сез бәрәңге алдыгызмы соң әле? Уңышы яхшымы? Куанып ашарга насыйп булсын! “Бәрәңгегә хәзер бик ис китми”, - дип сөйләнсәк тә, ничек кенә китә әле. Табыныбыз түрендә гел ипи һәм бәрәңге. Аш пешерәбезме, кыстыбый, бәлеш, өчпочмакмы... – берсе дә бәрәңгесез генә булмый.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар