16+

ЧӘЧӘК ҮСТЕРЕП, ГӨЛЛӘР КЕБЕК ЯШӘП ЯТАЛАР

Авылда күп итеп терлек һәм кош-корт асрау, умартачылык белән шөгыльләнү гадәти хәл. Болардан тыш, икмәк пешереп сатучыларны, сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрне, агач эшкәртүчеләрне һ.б. беләбез. Ә менә авылда, чәчәк үстерергә яратучылар күп булса да, бу эштән табыш алучылар турында бик сирәк ишетелә.

ЧӘЧӘК ҮСТЕРЕП, ГӨЛЛӘР КЕБЕК ЯШӘП ЯТАЛАР

Авылда күп итеп терлек һәм кош-корт асрау, умартачылык белән шөгыльләнү гадәти хәл. Болардан тыш, икмәк пешереп сатучыларны, сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрне, агач эшкәртүчеләрне һ.б. беләбез. Ә менә авылда, чәчәк үстерергә яратучылар күп булса да, бу эштән табыш алучылар турында бик сирәк ишетелә.

«Букет ясап бирегез әле!»
Шундый гаиләләрнең берсе Балтачта яши. Кадрия апа һәм Рөстәм абый Зариповлар инде 8 елга якын чәчәк үстерү һәм алардан букетлар ясау белән шөгыльләнә. Аларның чәчәккә күмелгән өй каршылары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Ә ишегалларына килеп кергәч, розалар плантациясенә эләгәсең. Бакчаларында 4 мең төпкә якын роза чәчәге бар. Әле болардан тыш гладиолус, кашкарый, дәлия, хризантема һ.б бик күп чәчәкләр үстерәләр. Чәчәк үстерү эше белән якыннанрак танышырга дип килгәндә, Кадрия апа чираттагы чәчәк букетын ясап ята иде. «Туган көнгә букет кирәк. Ясап кына бирче, зинһар, Кадрия апай, дип шалтыраталар да мин шунда ук әзерләп тә куям», - ди ул. Букетлар ясый торган махсус бүлмәсе дә бар. Тизрәк: «Букетларны шундый матур һәм оста итеп ничек ясарга өйрәндегез?» - дип кызыксынабыз.
- Казанда чәчәк сата торган кибетләргә йөри идем. Шуларга чәчәккә дигән булып керәм дә качып кына букет ясаганнарын күзәтәм. Шулай әкрен-әкрен генә карап торып өйрәндем дә инде. Аннан үзем дә ясый башладым. Туй букетлары да әзерлим. Дизайнын да үзем уйлап табам. Шундый хыялый кеше инде мин, - ди хуҗа апа, елмаеп.
- Ә чәчәк үстереп сату эшенә ничек алынырга булдыгыз? Белүемчә, авыл җирендә андый кешеләр сирәк?
- Моның тарихы болайрак булды. Без 13 ел Ташкентта яшәп кайттык. Анда минем бертуган апаларым бар. Алар исә розалар үстерү белән шөгыльләнә иде. Ә без апаларга чәчәк үстерешергә булыша идек. Чәчәкләрне үстерү һәм тәрбияләү эшенә шуннан өйрәнеп кайттык. Туган якларга кайткач, ә нигә әле безгә дә роза үстермәскә, дигән уй башка килде. Шуннан тәвәккәлләргә булдык. Башта 8 төп, аннан 30, 50не утырттык һәм шуннан китте инде...
- Сату эшенә ничек керешеп киттегез?
- Башта чәчәкләрне бүләк итеп кенә бирә идек. Элегрәк әле без, нигездә, канәфер чәчәген үстердек, чөнки розаны алучылар аз иде. Хәтерләсәгез, 90 нчы елларда хезмәт хакын үзе җитештергән товар белән түлиләр иде: кемгә шикәр, кемгә йорт җиһазлары һ.б. эләгә. Шул елларда бәйрәмнәр вакытында йорт җиһазлары заводыннан миннән күп итеп канәфер чәчәге алалар иде, 400-500не хәтта. Ә моның өчен безгә төрле җиһазлар бирәләр. Хәзер инде туйлар һәм туган көннәргә чәчәк сораучылар күп. Чәчәк саткан акча үзебезгә көн күрергә җитә. Бүген инде мал асрамыйбыз, аның урынына чәчәк үстерәбез, аны сатып, ит һ.б. кирәк-ярак алабыз.
Туй көннәрендә исә Кадрия апаларның ишегалды фотого төшү мәйданына әверелә. Бәхетле яшь парлар аллы-гөлле розалар арасында фотога төшәргә бик ярата икән. Чыннан да, розалар кочагында фотога төшү искиткеч матур бит ул!
«Күчтәнәчкә кыяр алып барам»
Кадрия апа белән Рөстәм абый чәчәкләр генә түгел, күп итеп кыяр-помидор да үстерәләр әле. Моның өчен бакчаларында зур теплица да корып куйганнар. Бу эш белән дә кызыксынмыйча кала алмадык.
«Кыяр-помидор үстерү белән 4 елга якын шөгыльләнәбез. Февраль җитүгә, әкренләп теплицага яга башлыйбыз, чөнки җирне җылытырга кирәк. Әйбер утыртканчы, якынча 15 көнгә якын ягарга кирәк әле аны. 1 апрельләргә инде утырта да башлыйбыз, ә апрель ахырларында беренче кыярдан авыз итәбез. Помидор исә Сабан туена ук өлгерә. Сатабыз дип әйтә дә алмыйм, урамга махсус чыгып сатып утырганым юк. Безнең үстергәнне белгән кешеләр үзләре килеп ала. Кеше күчтәнәчкә конфет алып барса, мин кыяр-помидор белән барам. Ниндидер керем алыр өчен үстермибез инде аны, балаларга булсын дип тырышабыз», - диде хуҗа апа.
Кадрия апа эшен тәртипләп башкарырга ярата. Аның махсус дәфтәре дә бар. Нинди яшелчәне яки чәчәкне кайчан утырткан, нәрсә белән ашлаган, кайсы вакытта эшкәрткән - барысын да шунда теркәп бара. Оста бакчачы ул: кыяр-помидорлары да ел да яхшы уңыш бирә аның, розалары да ел cаен чәчәк атып барысын да сөендереп-шатландырып тора...
Кадрия апаның тормыш девизы да: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар!» «Тырышканда эшләргә була, ә аягыңны бөкләп утырсаң, юк инде»,- ди ул. Яшь чагында журналист булырга хыялланса да, бу белгечлек буенча укырга керә алмаган ул. «Бер баллым җитмәде шул», - дип әле дә уфтанып куя әдәбиятны, иҗатны яратучы ханым. Аның каравы аннан менә дигән икътисадчы чыккан. Әле Кадрия апа оста итеп туган көннәр дә алып бара икән. Ире исә өздереп гармунда уйный һәм җырлый. Балалары да үзе кебек үк тырыш һәм максатчан. Уллары әнисе кебек үк икътисадчы белгечлеген алган. Мәктәпне медальгә бетереп, укырга да үз тырышлыгы белән кергән ул. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә эшли. Кызлары исә шәфкать туташы, әле сату-алу белән дә шөгыльләнә. «Мин дә айга менәр идем, арттан этүче булса, дип әйтергә ярата халык. Килешмим мин моның белән, - ди Кадрия апа. - Тырышсаң, тырмашсаң, үз көчең белән дә бик күпкә ирешергә була». Зариповлар гаиләсе - моның үрнәк мисалы.

Кадрия ападан киңәшләр
- Роза, беренчедән, ачыклык ярата, шундый урын сайларга кирәк. Икенчедән, туфрак көпшәк, йомшак булырга тиеш. Һава керсен өчен, җирне ком белән аралаштыру яхшы. Аннан розаның кыргыйлана торган гадәте бар, ягъни ул астан да ботаклар чыгара башлый. Болай булмасын өчен, аларны кискәләп торыгыз.
Ә менә чәчәк букетлары озаграк һәм яхшырак саклансын өчен:
- Чәчәкләрне салкын суга салып куярга кирәк. Суын алыштырып тору мөһим. Аннары берничә көн узгач, иренмәгез, туклыклы матдәләр яхшырак килсен өчен, аз гына төбен кисегез дә яңадан салкын суга утыртыгыз. Болай эшләгәндә, чәчәк букеты 10 көнгә якын тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading