Лаеш районы Атабай авылының тарихы бик үзенчәлекле. Атамасы барлыкка килүнең өч риваяте булса, әле ул Куйбышев сусаклагычын ясаганда күченгән торак пункт та булып тора. Моңа өстәп аның Идел-Кама тыюлыгында урнашуын да әйтергә кирәк.
Ул Лаеш районының иң читендә Чулман елгасы буенча урнашкан, әле шушы тирәдә аңа тагын ике елга – Идел белән Мишә кушыла. Бу җирләр Идел-Кама дәүләт тыюлыгы составына керә, димәк Атабайда яңа кишәрлекләр алып, йортлар төзеп булмый, ягъни авыл ничек булган, шулай кала бирә.
Тормыш ни рәвешле бара икән соң монда? Авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова әйтүенчә, бүген Атабайда 465 кеше теркәлгән, әмма чынлыкта исә меңнән артыгы яши, чөнки 582 йорт бар. Баксаң, күбесе шәһәр халкы икән: монда инде элеккегедән калган җирләрне сатып ала да, өй төзи. Ялларга гына кайтучылар һәм җәй айларында гына яшәүчеләр дә җитәрлек.
– Җирле халык нәрсә белән шөгыльләнә, ничек яши? – дип сорыйм Люзия Рәшитовнадан.
– Бездә пенсионерлар күп, әмма уңышлы гына “Атабай” агрофирмасы эшләп килә, анда күпләп каз үрчетәләр, сыер, сарык һәм атлар да тоталар. Авылыбыздан халык өзелми, Чулман буенда урнашкач, җәен пляжга килүчеләр күп, кышын исә балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Атабай гел үсештә, менә без 2018 елда капиталь төзекләндерү уздырылган, заманча җиһазландырылган мәдәният йорты бинасында басып торабыз. Монда инде авыл советы, почта, банк бүлекчәсе эшли, урта мәктәбебез белән балалар бакчасы да бар. Шунысын да әйтим: Атабай тулысы белән Идел-Кама дәүләт тыюлыгында урнашкан. Бу җирле халыкка авырлыклар да тудыра инде, шул ук вакытта уңай яклары да җитәрлек, шулай бергәләшеп, килешеп яшибез.
– Әле авылыгыз уртасында матур парк күрдем, андыйлар зур бистәләрдә дә юк бит...
– Ул 2018 елда төзелде. Аның тарихы бик үзенчәлекле: безнең авыл егете Марат Әхмәтшин Сириядәге сугыш вакытында бергә хезмәт икән егетләрне үлемнән алып кала, гәрчә үзе һәлак булса да. Шушы батырлыгы өчен аңа Россия Герое исеме бирелде. Уйладык та, аның һәм сугыш кырында ятып калган барлык авылдашларыбыз хөрмәтенә парк ясап, анда солдатларга багышланган монумент куйдык. Шунысын да әйтергә кирәктер, мәктәп Марат Әхмәтшин исемен йөртә, янында бюсты тора.
Люзия Рәшитовна белән коридор буйлап сөйләшеп барганда ннидидер музыка тавышы ишетелде. Клубның тамашачылар залына чыксак, анда бер төркем хатын-кызлар татар милли киемнәрендә Атабай авылы турында җыр башкара. Бу “Бибинур” ансамбле икән. 1982 елда оешып, бүгенгә кадәр гореф-гадәтләребезне саклап калу, аны башкаларга таныту белән шөгыльләнәләр.
Клуб мөдире Рәмзия Гайфуллина әйтүенчә, алар 2008 елдан бирле туристлар белән эшли, Лаешта район этник маршруты төзелгән. Аның нигезендә Никольское белән Ташкирмән авылларында рус һәм керәшен, ә менә шушы Атабай авылында татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәтәләр. Әйтик, туристлар “Әбиләр чуагы”, “Каз өмәсе” яисә “Кич утыру” кебек йолаларны яратып карый гына түгел, үзләре дә анда актив катнаша икән. Әле ансамбльдә яшьләр дә бар, аларга белгән барлык тәҗрибәләрен тапшырырга тырышалар.
Хәзер инде Атабай авылының атамасы килеп чыгышын карыйк. Бу хакта Гөлфия Сабирова белән сөйләштек. Моның буенча өч риваять бар икән. Аның беренчесе: елга ярыннан шушында өч юлчы килгән һәм бик матур урын тапканннар, аны алар табылдык дип йөрткәннәр, вакытлар узу белән ул Атабайга әверелгән.
Икенчесенә күз салсак, юлчылар әлеге урынны эзләп табып, аның таба кебек тип-тигез булуын чамалаганнар, шуннан чыгып, аны Табай дип атый башлаганнар, соңыннан исә сүзнең алдына “А” хәрефе өстәлгән. Тарихчылар күбрәк өченче риваятькә өстенлек бирә. Аның нигезендә, Явыз Иван патшалыгы чорында бу җирлектә Атабай исемле морза яшәгән. Ул үз вакытында христиан динен алган, ләкин күрше авылларны чукындырганда шушындагы халыкны әлеге хәлдән саклап калган, аларга патша гаскәрен тидермәгән. Шушы морзага хөрмәт йөзеннән авылга Атабай исеме бирәләр.
– Авыл иң элек монда булмаган бугай?
– Монысы хак, чөнки 1953 елга кадәр ул хәзерге Куйбышев сусаклагычы урнашкан җирдә урнашкан булган, ул вакытта Мишә елгасы да бик тар саналган. Су басу куркынычы булу сәбәпле, Табай һәм Мишә-Елга авыллары бер җиргә күченеп, Атабай буларак үзенең тарихын дәвам иткән, – диде Гөлфия Сабирова.
– Әлеге авылда үзегез күптәннән яшисезме? Ошыймы монда?
– Монда туып үстем, аннары Казандагы югары уку йортында белем алгач, туган җиремә кайтып төпләндем, менә инде 7 ел монда торам. Атабайда яшәү рәхәт, җәен дә, кышын да табигате сокланырлык, әлеге җирлектә бик тыныч, елдан ел авылыбыз үз данын күтәрә, дәрәҗәсен тота, уңышларга тартыла.
“Бибинур” ансамблендә күп еллар хезмәт куючы Әлфия апа Якупованың кулында – “Атабай авылы тарихы”. Баксаң, аны шушында туып үскән легендар укытучы Фатыйх Исхаков язып калдырган икән. Әлеге шәхесне монда бик хөрмәт итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышына кадәр ул атаклы Муса Җәлил белән бер редакциядә дә эшләгән. Алар дус-тату булганнар, авыл музеенда икесе төшкән фотолары да бар. Якында гына бер хатын-кызның портреты да тора.
Әлфия апа сүзләренчә, ул – шушы Атабай җирлегендә бригадир булып эшләгән Асия Садыйкова. Нәрсәсе белән билгеле булган дисәгез, “Комсомольский” белән “Атабай” совхозлары бер-берсеннән аерылып чыккач, ул авылга беренче мәртәбә Пекин үрдәкләре алып кайта. Нәкъ менә шуннан соң Атабай үзенең кошчылык фермасы белән дан тота башлый. Өстәвенә, Куйбышев сусаклагычын ясаганнан соң, монда үрдәкләр үрчетергә бик кулай шартлар формалаша. Совхоздан Татарстанга гына түгел, бөтен советлар союзына ит ташыганнар. Музейда 1945 елның 9 маенда чыккан “Известия” газетасы да саклана.
... Әлфия апага кунакка да сугылдык. Ул үзенең килене Алсу белән ничә еллар дустанә мөнәсәбәттә бер түбә астында яши. Көндез клуб хезмәткәре булып, ансамбльдә җырлап, татарның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау эшен алып барса, кичен бик шәп каенанага әверелә. Ире белән улы авыл халкына төзелеш материаллары һәм төрле җиһазлар ташу белән шөгыльләнә икән. Әйтәм, йорт алдына әллә ничә йөк ташу машинасы тора иде ул. Алсуның улы исә Казан юридик институтында белем ала, кечкенәдән спорт белән мавыга. Һич арттыру булмасын – өйдә саклана торган аның төрле ярышларда алган медальләреннән бөтен Лаеш районын уратып чыгып булыр иде, мөгаен.
– Авылда калганга үкенмибез, – ди Алсу. – Шәһәргә баргач, киресенчә, аннан кайтасы гына килеп тора. Үзем дә шушында тудым, аның урамнарында, болыннарында уйнап үстем. Атабай – ул Татарстандагы иң гүзәл авылларның берсе, аның табигате генә ни тора бит! Без вакытында эшли дә, ял итә дә беләбез.
Өстәп әйтерлек сүз дә калдырмады Алсу. Килешеп баш кына кактык.
Рәсим Хаҗиев.
Комментарийлар