16+

«Чиратлашып өлгерә һәм авызга өзелеп төшә баралар»

Мактану, үз тырышлыгы белән яуланган булса да уңышларны селкеп салу Апас районы Каратун станциясендә яшәүче Нурия апа Ибраһимовага бөтенләй дә хас түгел.

«Чиратлашып өлгерә һәм авызга өзелеп төшә баралар»

Мактану, үз тырышлыгы белән яуланган булса да уңышларны селкеп салу Апас районы Каратун станциясендә яшәүче Нурия апа Ибраһимовага бөтенләй дә хас түгел.

Олы йөрәкле, тәҗрибәле мөгаллимә булуы өстенә, оста бакчачы икәнен күптән белсәк тә, Нурия апа аны гадилеге артына яшерә килде. 

Зур гына яшеллеккә күмелгән бакча. Үсентеләрне үзенә сыйдырган уңайлы теплица. Биредә күпме хезмәт, белем, тырышлык салынганын гади күзләр белән дә күреп була. Артык сүзләр кирәкми дә кебек. Һәр яшелчә, агач, куак, чәчәкнең үз урыны бар. Ә инде бакча көндәлегендә аның тасвирламасы, утырту, үстерү планы һәм күзәтү нәтиҗәләре урын алган. Төре, утырту вакыты, үстерү таләпләре хакында да мәгълүмат җитәрлек. 

- Буш вакыт булганда бакчага чыгам. Иртәнге сәгать 5тә торам һәм гаиләне җайлагач, эшкә керешәм. Җәй көне оныкларым булыша. Аларның да эшләре бүленгән. Яшеллеккә, чәчәкләргә төренгән бакчада кич утырырга, чәйләр эчәргә яратабыз. Оныклар туңдырма белән сыйлана, шуннан гына җыеп җиләк белән сыйлана. Аллага шөкер, бөтен әйбер үзебездә үсә, чиратлашып өлгерә һәм авызга өзелеп төшә баралар, - ди Нурия апа. 

Теплицага яшелчәләрне иртә яздан утырткан. Кирәк вакытта азрак җылытып ала, температурасын да, дымын да күз уңында тота. Редискалар иртә яздан өлгергән, кыяр май башында ук уңышы белән сөендергән, розалар шау чәчәктә...

- Артык эссе көннәрдә теплица түбәләренә, стеналарына су сиптерәм, кыяр, помидор, борычларны коендырам. Авыру кермәсен өчен теплицада бер сасы исле әйбер – әчетке торырга тиеш. Мисал өчен, йолкыган помидор яфраклары, суган әчеткесе. Ак канатлар, бөҗәкләр сасыны яратмыйлар. Дым ясау да кирәк. Корткычлар корыда үрчи, - ди Нурия апа. 

Бакчада нинди генә чәчәк, җиләк-җимеш, агач-куак юк. Алар бакчада гына түгел, китапта да урын алган. 
- Кайсы агач кайчан утыртылган, аларны ашлау, кисү, тәрбияләү алымнары. Барлык төрләренә дә аерым битләр  калдырылган. Алар тулылана бара. Кайсы кулдан язылган, арада газета-журналлардан кисеп ябыштырган киңәшләр дә бар. Балаларга, оныкларга тәҗрибәмне әнә шулай калдырырга телим, - ди ул. 
Нурия апа розаларны үзе үрчетә. Пион, клематисларның да берничә төрен булдырган. Лалә, лилия чәчәкләренең төрен, төсен санап бетерә торган түгел. 

- Чәчәкләрне сыер тизәге белән ашлыйм. Язын яфрак үсеп китсен өчен бөтен әйбергә мочевина сибәргә кирәк. Аннан 1-2 тапкыр су белән сыеклатып сыер тизәге белән тукландырам, - ди ул. 

Җиләк-җимеш куакларының аерым мәйданчыгы бар. Биредә рәт-рәт ак, кара, кызыл карлыган, чия, слива, зелпе, ирга, кизил, балан, сырганак, ежевика утыртылган. Алмагачлар исә читтәрәк үсә. Бакчаны 44 алмагач бизи. Быел бакча яңа алмагачлар белән дә тулыланган. Нурия апа аларның барысының да исемнәрен һәм “холык”ларын белә. 

- Карлыганнарның рәтләрен такталар белән тирәләдек. Асларына тавык астыннан чыккан тиресне өйдек. Ул өч елга җитә. Аннан тагын тирес белән тулыландырырга кирәк. Туфрагын шулай яңартып, ашлап торабыз. Ак һәм кызыл карлыганнарның өсте киселми. Кара карлыганның өстен дә, артык ботакларын да кисеп тору мөһим. Алмагачларны да ике атна саен ашлап, төпләренә су сибеп торабыз. Корткычларны бетерү өчен астан өскә таба салкын су сибү файдалы. Чөнки кортлар яфракның аскы ягына оялый. Алмаларның мул булып, җирдә сибелеп ятуын яратабыз, - ди үзе. 

Ибраһимовлар бакчасында виноградның да 5 төре үсә. Нурия апа һәрберсенең үсеп китүен, чәчәк атуын, җимеш бирүен күзәтеп бара. 

- Еш кына ончыл чык авыруы белән очрашабыз. Бер чиләк суга 1 кашык сода салып, аз гына табак-савыт юа торган сыеклык тамызасың һәм сибеп чыгасың. Ул коткара, - ди Нурия апа. 

Бакчачылык Нурия апаның җанына салынган. Нәселдән килгән сәләт белән тынгысыз күңеле кушылып һаман да хезмәткә әйди. Бу шөгыль хезмәт елларында да чагылган. Ә инде лаеклы ялга чыккач яраткан эшенә тагын да күбрәк вакыт таба Нурия апа. Чәчәкне ишегалдына утырту гадәте дә күп еллар элек авылдашларына Ибраһимовлардан “йоккан”. Ул көннәргә 43 ел вакыт узган. Инде бәрәңгеле дәлия, суганлы туй чәчәкләрен, мәкләрне дә заманча гөлләр алмаштырган. Матурлыкка омтылу да заманчалашкан. Нурия апа да заманадан калышмыйча һаман гүзәллеккә, камиллеккә омтыла, тәҗрибәсен арттыра.

- Яратып эшлим. Мәктәптә укытканда ук тирә-юньгә бизәкләп чәчәкләр утырттык. Спорт залы каршын гөлләргә күмә идек. 16 ел чәчәкләр түгәрәге алып бардым. Район үзәгенә чәчәкләр утырта башлагач та, укытучылар белән бизәү эшләренә өлеш керттек. Бакча минем өчен иҗат мәйданчыгы да, тулы көнгә җитәрлек көч-куәт бирү, күтәренке кәеф өстәү урыны да, - ди Нурия апа.

Ләйлә Шиһабиева. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading