Илгиз Борһанов көн саен эшенә - Бәрлебаш авылы фермасына - иномаркасында килә... сыер саварга. Ул авылда, хәер, бөтен Кайбыч районына да бердәнбер ир-ат сыер савучыдыр, мөгаен.
Морза Бәрлебаш авылы егете Илгизнең әнисе сыер савучы булган. Шуңа да кечкенәдән әнисенә эшендә ярдәм итеп үскән малай өчен бу эш ят түгел.
-...
Илгиз Борһанов көн саен эшенә - Бәрлебаш авылы фермасына - иномаркасында килә... сыер саварга. Ул авылда, хәер, бөтен Кайбыч районына да бердәнбер ир-ат сыер савучыдыр, мөгаен.
Морза Бәрлебаш авылы егете Илгизнең әнисе сыер савучы булган. Шуңа да кечкенәдән әнисенә эшендә ярдәм итеп үскән малай өчен бу эш ят түгел.
- 4нче сыйныфтан бирле сыер савам инде мин. Мәктәптә укыган чагымда ук каникулларда әнине алыштыра идем. Мин 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, әни пенсиягә чыкты, аның сыерларын алдым, шулай фермада эшләп киттем, - ди.
Элегрәк үз авылларындагы фермада эшләгән, аннары инвесторлар килеп, колхозлар бетерелгәч, сыерларны күршедәге Бәрлебаш авылы фермасында туплаганнар. Бүген биредә биш сыер савучы эшли. Дүрт хатын-кыз арасында Илгиз -бердәнбер ир-ат. Кыенсынмый да кебек үзе, эшнең ояты юк, хәер. Хатын-кызлар арасында эшләве авыр түгел, ди. Ир-ат дип өстәмә эш йөкләмиләр аңа, һәркем үзенә бүлеп бирелгән эшендә, үз кишәрлегендә тырыша: сыерларын ашата, астын чистарта, сөтен сава.
- Буада ветеринар һөнәрен дә үзләштергән идем, әмма, төрле җирләрдә мал табибы булып эшләп карасам да, канәгатьлек алмадым. Йә эшләү өчен шартлар булмады, кызыксындыру чаралары җитеп бетмәдеме, йә хезмәт хакы аз тоелды. Кечкенәдән сыерлар янында булгангадыр, савымчы эше күңелгә якынрак, - ди ул.
Баштарак туган авылыннан дүрт чакрым ераклыкта урнашкан Бәрлебаш авылына юл булмаган. Яңгырларда кызыл балчык чыгып азаплаган, кышларын буранда иза чигәргә күп туры килгән аңа.
- Берара фермага авылдашым белән йөрдек. Кышын юлны кар тутырганда бигрәк тә читен була иде, чистартучы юк, таңгы дүрттә торып, көрәкләр белән карны көри-көри эшкә бара идек, -дип искә ала Илгиз. - Шөкер, моннан өч еллар элек районга яңа башлык билгеләнде, авылларда таш юл салынды. Хәзер эшкә барасы үзе бер рәхәт, машина белән ике-өч минут эчендә фермада буласың, һәр көн иртән район хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт укыйм!
Бүген Илгиз 52 баш сыер сава. Сыерларны кул белән саумасалар да, чиләк белән сөт ташып йөрисе булмаса да ( сөт торбалар аша махсус җайланмага агып килә. - Э.М.), фермада хезмәт җиңел түгел, ди әңгәмәдәшем.
Хезмәт хакына килгәндә, уртача 14 мең сум тирәсе исәпләнә. Бик тырышып эшләсәң, аена 20-25 мең дә алырга була икән. Хезмәт хакы белән тоткарлык булганы юк, шунысы сөендерә, диләр.
Үзе мал-туар белгече буларак, күп кенә мәсьәләләр дә борчый аны. Әйтик, нигә әле сыерларны юарга кушалар? Бигрәк тә салкынчарак көннәрдә, бу хайванның сәламәтлеге өчен зыянлы дип саный Илгиз. Белгечләр моны савымны арттыру өчен мөһим, сыер чиста булганда, сөте дә күбрәк була дип аңлаталар, әмма егет килешми.
- Җылы су белән сыердагы тизәкне кырып юабыз.Сыер, гомумән, юешне яратмый, юганда да тик тормый, үрле-кырлы сикерә, салкынга чыга да, туңа башлый. Минемчә, савымны арттыруның башка юлларын эзләргә кирәк. Сөт күп булсын өчен, беренче чиратта, сыер түгел, ә аның торган урыны чиста, коры булырга тиеш. Аннары, нәрсә ашаганы да мөһим. Әйтик, миксер белән салатландырылып бирелгән ашамлык тизрәк үзләштерелә, каты ризык ашаган сыер сөт бирү турында уйлый алмый әле, аңа азыкны эшкәртәсе бар. Елдан-ел сыерларның вагая баруы да борчый. Элек нәселгә зур игътибар бирелә иде. Хәзер еш кына авырлыгы җитеп бетмәгән таналарны сыер итәләр. Шуннан нәсел ваклана. 6-7 центнерлы сыерларны күптән күргәнем юк инде, - ди әңгәмәдәшем.
- Шәһәргә китәргә теләгең булмадымы соң? - дим.
- Шәһәр түгел, район үзәгенә күченү турында да уйлаганым юк, яратмыйм мин кала тормышын. Эшкә урнаштың ди, торыр урын кирәк, эшләгән акчаң фатир өчен түләүгә китеп барганда, ничек яшәргә? Хәзер бит, Аллага шөкер, авыл җирендә дә яшьләргә мөмкинлекләр күп, - ди ул.
Егет төп нигездә әти-әнисе һәм өйләнмәгән абыйсы белән яши. Сүз уңаеннан, Илгиз үзе дә 37 яшендә булса да, әле буйдак.
- Эштән өйгә, өйдән эшкә. Каядыр чыгып йөрергә вакыт та юк, безнең якта кызлары да калмады инде аның, авылда төпләнеп калырга теләгәннәре дә сирәк, - ди.
- Бер йөргән кызың да булмадымыни? - дип үземчә Илгизнең күңел кылларын тартып карамакчы булам.
- Юк, кызлар белән очрашканым булмады, - ди.
- Ник?
- Соң, фермада эшләгән кешене үзегез беләсез бит инде, эш күп, аннары фермадан тирес, сенаж исе дә сеңеп кайта, аны тиз генә бетереп тә булмый. Бары авыл тормышында кайнаган кыз гына аңлый аладыр моны...
- Яучыларга мөрәҗәгать иткәнең юкмы?
- Яучыларның да юньлесе юк бугай инде. Менә сезнең газета аша кыз эзләп карыйм әле, кем белә?! - ди Илгиз, уенын-чынын бергә кушып. Кыскасы, кызлар, уңган, булган яшь егет үзенә тиң яр көтә!
Илгиз әле моңлы җырчы да.
- Бу сәләт миңа әти-әнидән күчкәндер, күрәсең. Әни сыер сауганда, гел җырлый иде. Хәзер мин дә җырлыйм. Дөрес, фермада күбрәге радио кабызып куябыз. Хәзер сыерлар үзгәрде бит. Кычкырып җырлап җибәрсәң, куркырга да мөмкиннәр, - ди.
Комментарийлар