Менә җир йөзенә көчле аяклары белән нык-нык басып, адымнарын зур-зур атлап, Үгез елы килә. Унбер ел буе көткән чиратымны уздырып җибәрә күрмим тагын дигәндәй, ашыгып-ашыгып атлый ул.
Ә Күсе елы үзен гаепле сизгән кебек, моңсу күзләрен түбән төшереп: “Мине гаепләп калмагыз”, – дип пышылдый. Аңа: “Синең гаебең юк, Аллаһка шөкер, илләребез тыныч, ашарга ризыгыбыз, торырга йортыбыз бар”, – диясе килә. Үгез елына: “Төкле аякларың белән кил, җиребезне нурга, шатлык-куанычларга төр!” – дип теләк телибез.
Шәхсән үзем, үгезнең үзен күрү түгел, хәтта исемен ишетсәм дә куырылып киләм, салкын тиргә батам. Инде ничә еллар үтсә дә, үгез белән булып үткән вакыйга исемнән чыкмый. Искә төшкән саен шул вакытта исән калуыма Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт укыйм.
Казан педагогоия училищесын тәмамлап, юллама белән күрше авылга эшкә урнаштым. Мәктәптә балаларга башлангыч белем бирдем. Кыш айларында шул авылда бер әбидә торып эшләдем, ә җәй көннәрендә авылыма кайтып йөрдем.
Шулай беркөнне эшләрем беткәч, гадәттәгенчә авылыма юл алдым. Язгы табигатьнең матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап, үз уйларыма бирелеп атлыйм. Бигрәкләр дә матур инде минем туган ягым! Якында гына җәелеп инеш ага, тирә-якны иңләп, ямь-яшел үләнгә төренеп, болын сузылган, әнә тегендә, читтәрәк, совхозның сыер көтүе йөри. Май ае, мөгаен, елнын иң матур аедыр. Табигатьнең яңа гына йокыдан уянып, яшел юрганын ябынган чагы. Тукай әйтмешли, нинди хозурлык! Уйларымнан аерылып, ниндидер бер инстинкт белән, кисәк кенә, башымны көтү ягына бордым. Йә, Ходаем, көтүдән аерылып, бер үгез минем якка таба йөгерә түгелме? Әллә миңа шулай тоеламы? Юк, юк, томырылып миңа килә. Йә, Аллам, нишләргә, кая барырга? Авылга да ерак әле, якында качарлык урын да юк. Кулымдагы сумкамны ташлап, электр баганасына таба йөгердем. Артыма борылып карарга куркам, үгезнең мыш-мыш килүеннән аның якында икәнлеген аңлыйм. Баштан төрле уйлар үтте: үлүем шушы микәнни? Кычкырам, елыйм, Ходаем, ташлама зинһар, ярдәм ит! Шулчак өстемдәге кызыл кофтам күземә чалынды, аны салып ташларга мөмкинчелегем юк. Бөтен өметем: баганага барып җитү. Ниһаять, менә ул. Үкчәмә басып үгез дә килеп җитте. Икәүләп багана тирәли әйләнәбез... Хәлем бетә, сулышым кысыла, егылудан куркам, кычкырам. Инде яшәүгә өметем сүнә башлады. Йә, Аллам, зинһар котка-а-а-рр!
Шулчак, көтмәгәндә, чыбыркы шартлады, ә мин хәлсезлектән аудым. Йә, Раббым, мине исән калдыруыңа мең рәхмәт сиңа. Атка атланган көтүчегә мин рәхмәт тә әйтә алмадым, тел әйләндереп сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел идем. Көтүче үгезне алып киткәннән соң да әле мин, исемә килә алмыйча, багана төбендә хәйран гына утырдым.
Йә, Аллам, хәвеф-хәтәрләрдән үзең сакла!
Кәүсәрия Әскәрова,
Казан.
Фәрит Салихов фотосы
Комментарийлар