Бүген авылларыбызны саклау, яшьләрне авылда калдыру дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сөйләвен сөйлиләр, тик нәтиҗәләр генә артык куандырмый. Югыйсә авыллар үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы.
Ә авыл бетсә, татар да бетә. Чөнки халкыбызның күп гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен авыл халкы саклап килә. Туган телдә саф, чиста аралашучылар да алар.
Елдан-ел авыллар кечерәя, сүнә, бетә. Моның сәбәбе нидә соң? Арча районында Иске Му дигән кечкенә генә авыл бар. Кесмәс елгасы буенда утырган иң борынгы авылларның берсе ул. Бүген аңа бетү куркынычы яный: анда кибет тә, медпункт та, клуб та, балалар бакчасы да юк. Халыкның карап торган бер фермасы һәм башлангыч мәктәбе генә бар. Балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп тә бүген-иртәгә ябылырга мөмкин. Малларга эчертергә, яшелчәгә сибәргә инештән су ташучылар бар хәтта. Югыйсә XXI гасыр. Ә мондый шартларда кемнең яшисе килсен?! Билгеле инде, һәркем матур тормышта яшәү өчен барлык уңайлыклары булган шәһәргә агыла. Санап китсәң, Татарстаныбызда мондый авыллар байтак.
Минемчә, авылларыбызга карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Ул продукция җитештерә торган тармак кына түгел, илебезнең, милләтебезнең мәдәнияте, язмышы да әле. Табигате генә ни тора бит! Юкка гына танылган кешеләребезнең байтак өлеше авыллардан чыкмагандыр инде.
Бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе - авыл кешесен эшле итү. Акчалы эше, шәһәрнеке белән чагыштырырлык яшәү шартлары булганда гына авыл кешесе шәһәргә китү турында уйламаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар