16+

Иске Төгәлбуга авылы

Хәзер бу зур авыл Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы биләмәсенә керә. Ул Татарстан Республикасының Әлки районы чигеннән утыз чакрым чамасы көньяктарак урнашкан.1943 елның мартына чаклы бу авыл Куйбышев өлкәсенә, ә 1920 елгача Самара губернасының Ставрополь өязенә кергән. 1917 елда авылда 715 йорт теркәлгән, анда биш мәчет, ике мәдрәсә һәм Яңавыл...

Иске Төгәлбуга авылы

Хәзер бу зур авыл Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы биләмәсенә керә. Ул Татарстан Республикасының Әлки районы чигеннән утыз чакрым чамасы көньяктарак урнашкан.1943 елның мартына чаклы бу авыл Куйбышев өлкәсенә, ә 1920 елгача Самара губернасының Ставрополь өязенә кергән. 1917 елда авылда 715 йорт теркәлгән, анда биш мәчет, ике мәдрәсә һәм Яңавыл...

Өчәр чакрымга сузылган авыл урамнары уртасыннан Зур Чирмешәнгә коючы елгачык агып уза. Авыл уртасындагы зур буа алдыннан ул тирән генә күл хасил итә. Авылның як-ягында икешәр зират - Искеавыл һәм Яңавыл очы зиратлары урнашкан. Төньяк тарафта, Яңавыл очыннан ярты чакрым чамасы ераклыкта, Зур Чирмешән буе урманы башлана. Элекке Мәләкәс каласыннан алып Биләр каласы тарафларынача сузылган ул нарат урманын тирә-як халкы Карурман дип атый. Ашкын агымлы, саф сулы Зур Чирмешән елгасына авылдан бер чакрым чамасы.

Гадәттә авыллар аны нигезләүче кеше исемен яисә якын-тирәдәге табигать күренешенә бәйле исемне йөртә. Бу авылны нигезләүче кеше дә Төгәлбуга исемендә булган. Нәсел үгезенә - бугайга тиңләп исем кушу яисә кушамат тагу кыпчак-мишәрләргә хас күренеш. Кыпчаклар тарихын чагылдырган борынгы «Кодекс-куманикус» китабында да бер ыруг башлыгының шулай аталганлыгы теркәлгән. Мондый атамалы исемнәр Алтын Урда тарихында да очрый. Мәнгу Тимер ханның ике бертуганы Акбуга һәм Талибуга исемен йөрткәннәр. Бу «бугай»лар нәселеннән чыккан бәк-морзалар соңрак Идел белән Җаек елгалары аралыгында Нугай Урдасы дәүләтен нигезләүчеләр булган.

Иске Төгәлбуга Казан ханлыгы дәверендә оешкан авыл исәпләнә. ХVIII гасыр ахырларында авылда булып киткән бер тарихчы галим, шул елгы гыйльми сәяхәтенә багышланган хезмәтендә «Төгәлбуганың 500 еллык тарихы бар»? - дип язган икән. Авыл тарихы турында сүз чыкканда, тарихчы-профессор Җәмил Гыйльманов шулай дип хәбәр иткәләгән. Ул җиде яшеннән шул авылда үскән, укыган галим. Төгәлбуга Казан белән Нугай Урдасын тоташтырган зур юл (ямщиклар юлы) буенда утырган авылларның берсе булган. Аннан 25 чакрымга көньяктарак урнашкан Төплистан да шул зур юлдагы ям станнарының берсе дип фаразлана. Исеменнән үк чамаланганча, ул инде берничә ваграк авылны берләштерүче төп станнарның берсе булгандыр. (Рәсми язмаларда ул авыл исемен хәзер русчалатып «Тёплый Стан» дип, аннан ерак булмаган Исәнтимерне - Сантимер дип теркәү гадәткә кергән). Казан ханлыгы таркалганнан соң да дәүләти әһәмияте булган зур юл буйларына ямчы хезмәтен үтәргә дип татар, чуаш кебек тәртипле, тыңлаучан халык вәкилләрен күчереп утырту мисаллары байтак. Әйтик, ХVIII йөзнең утызынчы елларында, яңа Оренбург губернасы оештырылганда, Казан белән ул яңа шәһәрне тоташтыр­ган зур юл буена патшабикә Елизавета Петровна указы белән, 15 меңгә якын кешедән торган йомышлы татар гаиләләре шунда күчереп утыртылган. Рус халкының борынгырак чорга караган бер җырында да бит «ямщик татарин» искә алып кителә.

1929 елда авылда алты кырчылык һәм бер бакчачылык бригадасы булган колхоз оештырыла. 1950 елларгача монда яндырылган кирпеч сугу цехы да эшли. Хәзер авылда берничә фермер хуҗалыгы исәпләнә. Яңавыл очыннан өч-дүрт чакрымдагы Новочеремшанск бистәсенә йөреп эшләүчеләр дә байтак. Ул бистәдәге «Дубитель» заводына һәм агач эшкәртү цехларына элек Татарстанның Юхмачы төбәгендә җитештерелгән имән, нарат агачлары да китерелә иде. Шул агачларны ташу өчен Новочеремшанск белән Тумба арасында тар колея­лы тимер юл да салынган иде. Ике төбәк арасындагы ул арадашлык бүген дә дәвам итә кебек.

Совет хакимияте елларыннан Иске Төгәлбугада урта мәктәп эшли.1934 елдан башлап аның укыту бүлеге мөдире, 1947дән директоры вазифасын Ибраһим Гыйльманов башкарган (тарихчы-галим Җәмил Гыйльмановның әтисе). 1957 елда ул Ленин ордены белән бүләкләнеп, авыл данын өлкә күләмендә таныта.

Шул ук утызынчы елларда авылның Үзәк урамындагы зур мәчете клуб рәвешенә китерелә. Сугыштан соң ул зурайтып яңартыла. ХХI гасыр башында авыл уртасында ике катлы яңа таш мәктәп бинасы да төзелде. Шунда ук балалар бакчасы да эшли. Бу мәктәптә татар теле дәресләре укытыла. Шул ук бинада кечерәк кенә музей бүлмәсе дә бар.

ХVIII йөз башларында авылдан берничә гаилә аерылып чыга һәм төньяк тарафтарак яңа авыл төзи. Картлар ул вакыйганы сугышларда катнашып, батырлыклар кылган өчен кайбер солдатларга хөкүмәтнең яңа җир биләмәләре бирүе белән аңлаталар. Шуннан соң Төгәлбуга исеменә «Иске» сүзе өстәлә. Хәзер Әлки районына кергән Татар Төгәлбаен, мөгаен, шул яңа күченүчеләр нигезләгәндер. Ул авыл кешеләре әле 1960 елларда да ерак бабаларының көньяктарак урнашкан бер җирдән күченүен сөйли торган булалар.Әдәбият галимнәре әлегә чаклы ХIХ йөзнең икенче яртысын­да иҗат иткән шагыйрь­ Төгәлбай Галәүтдиннең бу ике авылның кайсысында тууын ачыклый алмый. Дөрес, 1880 еллар башында ике мәртәбә «Мәгъшукнамә» исеме белән ике шигырь җыентыгы бастырып чыгарган Галәүтдинне хәзерге Татарстан җирендә туган дип танырга теләүчеләр күбрәк бугай. Чөнки алар Татар Төгәлбаеннан көньяктарак тагын бер һәм зуррак булган, ике мәдрәсә тоткан Төгәлбуга авылының яшәгәнлеген белмиләр диярлек. Язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт хәбәр итүенчә, Иске Төгәлбуга авылы мәдрәсәләрендә элек-электән китап күчереп язу белән шөгыльләнгәннәр. «Алар күчереп язган кулъязмаларны архивларда очраткалаганым бар», - дип әйткән галим шул авылда туган. Әйе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе язучы Лирон Хәмидуллин шунда - әтисенең туган авылында дөньяга килгән. Ә 11 яшеннән әнисе, минем әбием туган якта, Оренбург өлкәсендә тәрбияләнеп үскән.

Татарстан АССРның халык артисты, атаклы музыкант һәм композитор Фәйзулла Туишев та шулай ук Иске Төгәлбуга авылында туган. Ул монда Үзәк урам белән Күл буе чатындагы мәдрәсәнең башлангыч сыйныфларын тәмамлаган. 1960-1970 елларда әле авылда аның белән бергә укыган кешеләр дә исән була. Әтием алар сөйләгән истәлекләргә һәм башка чыганакларга нигезләнеп, бөек якташына багышлап, документаль бәян иҗат итте. Һәм аның «Әй, гармун, гармун» дип аталган ул әсәре «Казан утлары» журналында да, 1912 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Буранлы төндә» китабында да урын алды. Әсәр әлеге журналда басылганнан соң, район җитәкчелеге ярдәме белән, 2009 елда Иске Төгәлбуга авылында, бөек музыкантның тууына багышлап, зур тантаналы бәйрәм оештырылды. Фәйзулла Туишевның тууына 125 ел тулу вакыйгасын билгеләү тантанасына Казаннан әти белән мин дә кайттым. Күренекле гармунчылар Кирам Сатиев, Рамил Курамшин, Халык иҗаты йорты вәкиле Илгиз Кадыйров та ул тантаналы бәйрәмдә катнаштылар. Алар анда Татарстан мәдәният министрлыгы исеменнән җибәрелгән кунаклар иде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы идарәсе исеменнән шагыйрә Флёра Тарханова белән идарә вәкиле Миләүшә Гомәрова катнаш­ты. Өлкә каласыннан килгән мәртәбәле кунаклар да ишле иде.

Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын барлау институты әзерли.
Фотолар: sttug.ucoz.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading