16+

Ит бәясен арттырыр идек, халыкның акчасы юк

Яңа елга ит бәяләре үсәчәк ди, кимендә 7-10 процентка.

Ит бәясен арттырыр идек, халыкның акчасы юк

Яңа елга ит бәяләре үсәчәк ди, кимендә 7-10 процентка.

Моның сәбәпләре берничә.
Сыер ите җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Роман Костюк сүзләренчә, сыер ите һәрвакыт кыйммәтле продукт булган. Барыннан да элек, бу җитештерүдәге кыенлыклар аркасында. Әйтик, бройлер үстерү өчен, Костюк аңлатканча, уртача 28-30 көн китә, ә дуңгызны симертүгә якынча алты ай кирәк, бозауга инде ике елдан да ким түгел.

Моннан башка да сәбәпләр бар, әлбәттә, аның иң беренчесе – терлекләр саны кимү. Илдә инде ун ел дәвамында ит җитештерү тотрыклы рәвештә кимеп бара. Роман Костюк китергән саннарга карасак, бүген Россиядә иткә үстерелгән бер сыерга алты сөт сыеры туры килә, башка илләрдә бер сөт сыерына өч-биш иткә дигән мал. Шуңа да читтән безгә елына 280-320 мең тонна ит кертелә ди, бу җитештерүнең гомуми күләменең 20 процентын тәшкил итә. Чагыштыру өчен: үзебезнекеләр 18 процент кына җитештерә. кибет киштәләренә эләккән калган ит – асылда, сөт секторындагы калдыклар, ул шулай ук бүген баш санын киметүгә һәм продуктивлыкны арттыруга юнәлдерелгән, ди белгеч. Менә шуннан чыгып, итнең бәясе арта гына барачак дигән фикер туа. 

Эшкәреп сатарга кирәк
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек миистрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республикада сыер итенә бәяләрнең күпләп артуы көтелми, ул, мөгаен, Россия буенча алып карагандагы гомуми бәяләр белән чагыштырганда уртача булачак. Сыер итенең бәясенә валюта курсы, транспорт һәм энергетика тарифлары, азык һәм ветпрепаратларга бәяләр үсеше йогынты ясый, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге. Ә менә бездә мөгезле эре терлекләр саны кимү күзәтелми, аларның саны элеккечә кала, ди. 

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемеров исә иткә бәяләр арттыруның нигезен күрми.  Аныңча, ит бәясен фермерлар белән шәхси хуҗалыклар түгел, арадашчылар, сәүдә үзәкләре арттыра. Аларга бәйле булмас өчен исә ул кооперативларга берләшергә чакыра.

- Арадашчыларга биргәнче, итне үзләре эшкәртеп, ярымфабрикатлар ясап сатып, керемнәрен арттыра алырлар иде. Ул шул ук сөт җитештерүгә дә кагыла. Коры чимал сатуга караганда, продукцияне эшкәртеп кулланучыга җиткерү генә керем китерә, – ди Камияр Байтимеров.

Арттырабыз димәделәр
Ит эшкәртү предприятиесе җитәкчесе Ильмира Рәҗәпова әйтүенчә, ит җитештерүчеләр бәя артачагы турында әлегә кисәтмәгән. Һәрхәлдә, Яңа ел алдыннан бәяләр арту көтелми, ди ул.

- Предприятие авылдан итне күпләп сатып алып, аны эшкәртеп, ярымфабрикатлар ясап сата. Соңгы тапкыр бәяләрне ике ай элек 5 процентка арттырдык, аңа кадәр ике еллап күтәрмичә тордык, гәрчә ит җитештерүчеләр бераз-бераз арттырып торсалар да, - диде ул безгә.

Апас районының Иске Йомралы авылыннан Марат Минһаҗев үгезләр симертеп сату белән шөгыльләнә. Бүген ул итне 430 сумнан сата. Әлегә бәя арттыру турында уйламый.

- Бәяне арттырырга җирлек бар барын да, халыкның акчасы юк бит. Җәен 420 сумнан саткан идем, көзгә кергәндә 10 сумга күтәрдем. Әмма бу бәяләрне мин терлекләргә азыкны үзем әзерләү хисабына гына тотып тора алам. Азыкны да сатып алсаң, ит бәясе кыйммәтрәк булыр иде. Ашаган белми, тураган белә дип юкка гына әйтмиләр. Чыгымнарны терлек асраучы үзе генә белә. Симертү өчен бозауларны сатып алабыз, ул якынча 50-60 мең сум тора. Ягулык бәясе дә артып тора. Ярый әле техникам бар. Ә яңаларының бәясе шактый артты, ул ит бәясенә дә йогынты ясамый калмый. Менә шушы сәбәпләр аркасында теләмәсәң дә арттырырга туры килә, – ди ул. 

2022 ел ахырына сыер ите бәясе бездә, рәсми мәгълүматлар буенча, 2022 ел башы белән чагыштырганда, 70 сумга арткан. Февральдә килограммы 417.22 сум булган, декабрьдә 485.99 сум тәшкил иткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    нигэ 2022 елгы бэялэр чагыштыруы кирэк ул, бигрэк тэ февраль 2022 ел, быелгы декабрь белэн былтыргы декабрь булса бер хэл эле

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ботен нэрсэгэ бэя арткач, иткэ генэ бэя артмыйча калмас.

      Мөһим

      loading