Сабалар кабакны таныта. Алар республика районнары буйлап кабакка багышланган төрле чаралар уздыра.
Скопировать ссылку
Сабалар кабакны таныта. Алар республика районнары буйлап кабакка багышланган төрле чаралар уздыра.
Саба районының үзендә кабак бәйрәме моннан 21 ел элек оештырыла башлый. Район башлыгы Рәис Миннеханов Европага баргач, кабак бәйрәме күреп кайта, һәм әлеге чараны район күләмендә уздырырга кирәк, дигән фикер белән чыга.
Кабак-фест талантларны җыя
Әлеге идеяне Саба телерадиокомпаниясе күтәреп ала уздыру мәшәкаен үз өсләренә алалар. Узган ел Татарстан Рәссамнар берлеге кабак темасын яктырткан 30лап картина алып килә, бу рәсемнәр халыкта кызыксыну уята. Район хакимияте ярдәме белән әлеге чараны башка районнарда да тарату фикеренә киләләр.
Миннислам абый бик актив кеше. Гармунын кыстыра да, төрле очрашуларга чыгып китә. Сәнгатькә очраклы гына килеп кергән кеше ул. Бу көнгә җиткәнче, кимсенүле балачагын узарга туры килә. Әтиләре ташлап чыгып китә. Әнисе ялгызы ике баласын үстерә. Миннислам кечкенәдән тиктормас малай була, бабасы тәрбиясе белән, үзен-үзе якларга өйрәнә. Әнисе ягы туганнарыннан күреп, гармунга тартыла. Улы елап гармун сорагач, конфет-прәннек сорамасаң, уйнарга өйрәнсәң генә алам, ди әнисе. Болай да акчасын көчкә җиткерә торган ана, биш яшьлек улына әҗәткә кереп гармун алып бирә. Малай кулыннан гармунын төшерми. Алты яшендә Әлфия Авзалова башкаруындагы “Яшь гомер” көен өйрәнә. 8 яше тулганда мәктәпкә укырга кергәндә 15ләп җыр, бер бию көен уйный белә. “Балачагыбыз рәхәттә узмады. Кимсенгән чаклар да булды, әмма бирешмәдек. Әни, апа белән бергә уфалла арбасын тартып тормышны алып бардык. Өлкән абыйлар янына барып, эшләгәннәрен карап торып ир-ат эшенә өйрәндем. Бер почмактан куып җибәрсәләр, икенче җиргә китеп, сораша идем. Әнинең энесе дә мине күп нәрсәгә өйрәтте, безгә аның бик күп ярдәме тиде”, – дип искә ала ул бүген.
Кечкенә генә, начар гына мунча кадәр йортта үскән егетнең төзүче-инженер буласы килә. Мәктәптә бишле билгеләренә генә укыган малайны класс җитәкчесе укытучы итеп күрә. “Укуы да яхшы, балалар белән дә эшли белә”, – дип әнисенә улыңны укытучылыкка җибәр, ди. Ул чорда укытучы хезмәте дәрәҗәле, әнисе улының яхшы яшәвен теләгәндер. Миннислам аяк терәп каршы торса да, Казанга педучилищега алып киләләр. Беренче имтиханнарын бишле билгеләренә тапшыра да, соңгы имтиханны начар бирергә карар кыла. Рус теленнән диктантны берлегә яза. “Бу Каримов рус теленнән махсус хаталы язган, без аны укырга алабыз”, – ди училище директоры. Ләкин Миннислам үз сүзендә тора, документларын алып китеп бара. Тик хыялында йөрткән төзүчелеккә генә керә алмый, уку йортлары укучыларны туплап бетергән була. Казан урамнары буйлап йөри торгач, автослесарь белгечлегенә эләгә. Әнисеннән куркып, ике ай өенә кайтмый. “Бу уку йорты миңа бик күп нәрсәгә өйрәтте, тормышымда бик кирәк булды”, - ди Миннислам абый. Уку йортын тәмамлагач заводка эшкә урнаша, тагын укырга керә. Завод аша армиядән калу мөмкинлеге булса да, үзе теләп ил сагына китә.
Колхоздан мәдәнияткә
Армиядән кайтканда апасы тормышка чыккан, әнисе ялгыз. Әнисе янында авылда калырга була. Колхозга эшкә урнаша. Тимер эшен яхшы белгәч, колхоз рәисе Нургаяз Мөхәммәтшин аны токарь итеп ала. Инде бу эшкә тәмам остардым дип йөргәндә бер елга Тимершык авыл клубына директор итеп куялар. Саба районының мәдәният бүлеге методисты Рәисә Имамиева аны эшкә өйрәтә. Авыл буенча талантлы кешеләрне туплап концертлар оештыра. Бер ел эшләгәч китәргә була, ләкин район мәдәният бүлеге җитәкчесе аның гаризасына кул куймый. Синең кебек хезмәткәрне эштән җибәрергә теләмим, ди. Җитәкчесе Ризван Шакирҗанов аны тагын бер ел эшләргә күндерә. Бу эшнең үзенеке икәнен аңлап алган егет, өч ел эшләгәч, мәдәният институтына укырга керә. Тимершык авылы клубына бер елга гына дип эшкә кергән Минислам Кәримов, 20 еллап эшли, аннан аны районга өлкән методист итеп күчерәләр. “Бер хезмәткәргә дә сүз тидерергә тырышмадым, отчетлары дөрес булмаганда ялгыш җирләрен төзәттертә идем. Профсоюз комитеты җитәкчесе булганда да үземә авырлык китереп булса да аларны якладым. Сезнең белән эшләгән елларыбыз шулкадәр рәхәт чор булган икән дип авыл клублары хезмәткәрләре әле дә очраган саен әйтә. Алар каршысында йөзем ак булгач үземә дә рәхәт”, – ди Миннислам абый. Шулай итеп мәдәният өлкәсендә 33 ел хезмәт куя.
Эшләгәндә дә, лаеклы ялга чыкканнан соң да гармуны белән төрле җирләрдә чыгыш ясауда. Эшләгәндә, Европага өченче төрки халыклар корылтаена барып, Сабадан – 5, Казаннан 4 кеше Татарстан данын яклап кайта. Анда яшәүче милләттәшләр белән очрашып, аларга рухи азык биреп кайталар. Алып баручы буларак та аны Россиянең төрле төбәкләрендә алып баралар. Барган бер җирендә нәфис сүз беләнме, җыр беләнме конкурсларда урын алып кайта.
– Эштән китсәм дә, каннан китми, мин әле дә сәхнәдә, халык белән очрашуда, – ди Миннислам абый. – Чабышка барырга әзер атлар кебек, тизрәк очрашуларга чыгып китәсем генә килеп тора.
Сәламәтлеге буенча аңа үз яшеннән алда лаеклы ялга китәргә туры килә. Алты тапкыр операция кичерә. Ике ел култык таягында йөри. Менә шул вакытта тормышны яратырга, кадерен белергә кирәген аңлый. Үз сәламәтлеген кайгырта башлый. Шифаханәләрдә, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Анда барганда да гармунын үзеннән калдырмый, дәва алырга килүчеләргә җыр-моң өләшә. Биш яшендә кулына гармун алган Миннислам абыйның бүген биш гармуны бар.
Тормыш иптәше Энҗе үз авылларыннан. Гомер буе төп йорт учагын саклап, терлек асрап яшәгәннәр. Өч балага гомер бүләк иткәннәр. Авылын яратып, аның табигатенә сокланып яшәүче кеше ул. Ул әле дә авылдашларына төрле чаралар оештыруда. Җәйгә авылында гармунчылар бәйрәме уздырырга тели.
– Төзүче буласым килгән иде, хыялымны ике йорт төзеп тормышка ашырдым. Бөтен проектларын үзем эшләдем, стена өю, түбә ябу кебек эшләрне генә осталар чакырдым, калган бар эшне үзем башкарып чыктым. Туганнар ярдәм итте. Улымны да эшкә өйрәтеп үстердем. Мин әле дә төзүдә, күңел кушканча заманча материаллар белән гел үзгәртеп торырга яратам, – ди Минислам абый.
Комментарийлар