Шуңа күрә районда элеккеге кебек 30 мең сум хезмәт хакына эшләргә теләүче юк.
Олы Кайбыч авылы Татарстандагы район үзәкләре арасында иң кечкенәләренең берсе булып санала. Бер яктан караганда, бу яхшы да кебек, чөнки күп кенә проблемаларны хәл итүе җиңелрәк, әмма тискәре яклары да юк түгел, халкы аз бит.
Шунысы рәхәт, былтыр ачылган түләүле М12 трассасы Кайбыч районы аша уза. Монда аның озынлыгы 60 чакрымны тәшкил итә, димәк республикадагы иң зур участок дигән сүз.
Бер сәгать дигәндә Казаннан тиешле җиргә килеп тә җиттек. Соңрак район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән сөйләшкәндә дә, ул яңа юлның шушыннан узуы Олы Кайбыч авылының үсешенә зур йогынты ясавы хакында искә алды. Хәзер инде районда элеккеге кебек 30 мең сум хезмәт хакына эшләргә теләүче юк, чөнки 2 ел буена 60-70 мең хезмәт хакы алып яшәгәннәр. Бүген дә юл инфраструктурасына кешеләрне җәлеп итәләр. Әйтик, Олы Кайбыч авылы янында күпфункцияле үзәк төзелеп килә. Анда машина кую урыны, кунакханә, кафе һәм башка төрле сервислар булачак. Кыскасы, җирле халык та эшле булачак, районга да акча киләчәк. Әнә, җирле кафеларга М12 трассасыннан җилдерүчеләр керә башлаган да инде.
Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев белән Алсу һәм Динар Мотыйгуллиннарның ипи пешерү цехын барып күрдек. Шунысы кызык, әлеге яшь гаилә моңарчы Казанда яшәгән, яхшы гына урыннарда хезмәт куйганнар, әмма бер мәлне авылга кайтып төпләнергә карар кылганнар. Динар Мотыйгуллин сөйләвенчә, аларны зур шәһәрдә яшәү туйдырган, туган якларында файдалы буласы килү теләге дә көчле булган. Үзара уйлашканнар-киңәшкәннәр дә, Олы Кайбычка кайтып, бизнес белән шөгыльләнүгә керешкәннәр. Баксаң, җирле хакимият тә яшьләрне районга тарту буенча зур эшләр алып бара икән, һәрдаим ярдәм итәргә генә торалар. Алсу Мотыйгуллина әйтүенчә, М12 трассасының Кайбыч аша узуы да зур стимул булып тора. Яшьләр исә, район үзәген тагын да зуррак үсешләр көтә, дип уйлый. Халкы ике меңнән аз гына артык булган авыл өчен яңа юл зур өтәргеч булган. Туган ягына яшьләр кайта башлаган, күбесе үз бизнесын җәелдергән.
Район үзәге булган Олы Кайбыч авылы чыннан да кечкенә, аны 15 минут эчендә иңеннән-буена айкап чыгарга була. Әмма бөтен урамнарына да асфальт җәелгән. М12 трассасын төзүчеләр авыл кырыендагы юлларны ватып бетергән булганнар, хәзер исә алар аны рәткә китергән. Хәтерлим әле, эш барышында аннан йөрүе бик авыр иде. Хәзер инде яңа сулыш алган Кайбыч төрле чаралар күрүне сорый башлаган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның сүзләренчә, бүген авылда яшьләр үзәге кирәк, чөнки гаиләләр туган якларына яшәргә дип кайта, әмма аларга күңел ачу, бергә җыелышу урыннары юк дәрәҗәсендә. Гомумән, үсеп килүче буын, мәктәп укучылары да зур шәһәрләрдәге кебек үк мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш.
—Объектларны да без күп төзибез. Әйтик, клуб булсынмы ул яисә спорт комплексымы, мәктәп һәм балалар бакчаларымы, барысы да капиталь төзекләндерелгән – бу яктан эшләр башкарыла. Әгәр без яшьләрне районга җәлеп итәргә уйлыйбыз икән, аларга сәләтләрен ачу, кызыклы юнәлешләр белән шөгыльләнү һәм җыелышып, матур чаралар уздыру өчен бер үзәк төзергә кирәк. Аллага шөкер, Олы Кайбычта юллар да яхшы, инфраструктура да әйбәт, хәтта, кечкенә авылларда да парклар төзибез, М12 трассасы белән яңа мөмкинлекләр дә туды, башкарасы эшләр дә юк түгел. Су челтәрләре искерде, аларны алмаштырасы иде, модернизациягә дигән финанслауны арттыруларына өмет итәбез, чөнки узган гасырда төзелгән инженер коммуникацияләре череп бара. Кечкенә муниципалитет, кечкенә район үзәгенең яхшы ягы да җитәрлек, тискәресе дә бар инде. Без кулыбыздан килгәнен барысын да эшләргә тырышабыз, — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Район хакимияте бинасы янында гына Җиңү паркы төзелгән. Бик матур килеп чыккан ул. Төнлә яктыртыла торган фонтаны да бар хәтта, мемориал да эшләнгән, сугышта һәлак булучыларның исем-фамилиясе язылган дивар да куелган, саф һава сулап утыручылар өчен эскәмияләр дә бар. Шуннан ерак түгел генә “Салават күпере” дигән спорт-сәламәтләндерү үзәге балкып күренеп тора. Анда футбол, баскетбол, волейбол уйнау заллары бар, көрәш һәм фитнес белән дә шөгыльләнәләр, йөзү бассейны эшли. Проекты Татарстанга хас түгел, баксаң, аны Чувашиядәге Комсомольское дигән район үзәгендәгегә охшатып төзегәннәр икән. Олы Кайбычта мәктәп һәм балалар бакчасы эшли, алар да капиталь төзекләндерү программасы аша узган. Мәктәп хезмәт лагерына йөрүче балалардан гөр килеп тора. Балаларга эш җитәрлек, чөнки мәктәп зур гына мәйданда яшелчә утырта. Шунысы кызык, Кайбычның Сабантуй уза торган мәйданы авылның нәкъ уртасында. Гадәттә, андый урыннар читтәрәк урнашкан була. Әле ул парк ролен дә үти, җәяүлеләр өчен юллар, утыргычлар бар. Кышын шунда ук чаңгы базасы эшли.
Олы Кайбычта боз сарае 10 елдан артык элек төзелгән, әлеге объект иң беренчеләрдән шушында барлыкка килгән кебек. Хәзер дә әйбәт кенә эшләвен дәвам итә. Галия Кайбицкая исемен йөртүче, Кайбыч краен өйрәнү музейлары да нәтиҗәле эшли. “Торак һәм шәһәр мохите” программасы нигезендә шуннан ерак түгел генә бер җәмәгать урыны эшләп куйганнар. Элек монда ташландык, чүп үсеп утыра торган җир булган, хәзер исә халык, мәсәлән, яңа басмадан аркылы хастаханәгә бара. 185 миллион сумга Олы Кайбыч авылы өчен су чистарту корылмасы төзегәннәр. Үзе тәүлегенә 250 куб/м эшкәртүгә көйләнгән булса да, бүген ул ярты көченә эшли, димәк, запасы бар. Экология һәм чисталык турында уйлаучы район өчен бик кирәкле объект бу. Төзелеп килүче кафелар, кибетләр һәм йортлар күзгә чалынды. Кайбыч, чыннан да, үсештә. Икенче килүгә 2 мең генә кеше яшәмәс, яшҗ гаиләләр артыр, дигән өметтә калыйк.
Комментарийлар