16+

Караучылары юк, дип, авылдашлар берсен дә картлар йортына озатмады

Газзә апаның авылда бер генә туганы да юк иде. Гомумән, бу дөньяда туганнары булдымы икән?

Караучылары юк, дип, авылдашлар берсен дә картлар йортына озатмады

Газзә апаның авылда бер генә туганы да юк иде. Гомумән, бу дөньяда туганнары булдымы икән?

Без, аның белән бер урамда яшәүчеләр, Газзә апаның тормышы турында әллә ни белмәдек тә. Терәлеп торган күршеләре, бәлки, белгәндер, алар турында әйтә алмыйм.

Туганы юк дисәм дә, ел саен җәйге бер көнне Газзә апа көрән төстәге кыршылган сумкасын тотып, җәяүләп, авылдан каядыр китеп тора торган иде. Кая бара, кем белән очраша – бу хакта авылда кем дә булса белдеме икән? Юктыр.

Кушаматы Җүләр Газзә иде аның. Кое янындагы кечкенә генә өйдә берьялгызы яши-яши сәерләнгәнгә шулай диделәрме икән? Авыл кешеләре белән дә, күршеләре белән дә керешеп-чыгышып йөрмәгән, беркем белән дә аралашмаган өченме? Үзе кебек, өе дә сәер иде аның: ни мунчасы, ни лапасы, ни капкасы... Өе каршысындагы иске рәшәткәгә тотынып, урамны күзәтергә ярата иде ул. Кайчан карама, шул рәшәткәсенә асылынып, мыдыр-мыдыр нидер укына. Укынамы, күңелендәге берәрсе белән сөйләшәме, берәрсен каргыймы?..

Үткәндә-сүткәндә, дәү әнинең йомышын үтәп кибеткә менгәндә, туганнарыбызга йомышка барганда мин аның белән кычкырып исәнләшеп китәм. Җавап итеп артымнан нидер мыгырдап кала...

Без үзебезне белә башлаганда да бик карт иде инде Газзә апа. Тора-бара ул өеннән бөтенләй чыкмый башлады. Урын өстенә калган ятим карчыкны терәлеп торган күршеләре карады: Илсөя, Луиза, Зәкия апалар... Үзләреннән утын алып кереп, миченә яктылар, үз гаиләләренә пешергән кайнар ашлары белән бүлештеләр...

Дус кызлар белән берсендә без аның өенә кердек тә мич артына качып, Газзә апаның ниләр эшләвен күзәтеп торырга булдык. Мыдыр-мыдыр кем белән сөйләшә икән, янәсе. Безгә, булса, 12-13 яшьләр булгандыр. Кызык эзлибез инде, имеш. Газзә апа түрдәге караватында яткан килеш, чынлап та бик озаклап кем беләндер сөйләште. «Зиннур кызы кергән иде, ашарга керткән, рәхмәт яугыры. Әле менә мичемә ягып чыгып киттеләр, рәхмәт яусын аларга...» – дип, үзенә ярдәм иткән күршеләренә рәхмәт укыганын ишетеп, күңелем тулган иде минем. Ул рәхмәт укыган Зиннур кызы Гөлнара үзе дә безнең белән кызык эзләп мич артына кереп качкан иде.

Соңгы юлга да Газзә апаны күрше-тирәләре бергәләшеп озатты. Мәрхүмәгә соңгы хөрмәт күрсәтеп, өен тәртипкә китерделәр, иске-москы кием-салымнарын яндырдылар, йоласын үтәп, ашларын уздырдылар...

Тагын бер күршебез Равил абый белән Мөршидә апаларның да балалары булмады. Равил абый гомере буе безнең якның көтүен көтте. Кечкенә генә гәүдәле Мөршидә апаның көндезләрен үзе өчен генә ашарга әзерләп торасы килмәгәндер инде, әле бер күршегә, әле икенчесенә чәйгә кереп көннәрен уздыра иде. 

Равил абыйдан соң Мөршидә апа шактый яшәде әле. Урын өстенә калгач аны терәлеп торган күршесе Һиндия апай карады. Мунчасына ягып юындырды, өеннән ризыгын алып кереп ашатты-эчертте. Ятим карчык гомеренең азагын үз өендә, чистада, җылыда уздырды. Моның өчен Һиндия апайга беркем дә бер тиен түләмәде. Ул аны акчага түгел, бары күрше хакы дип, савап өчен генә башкарды.

Газзә апайны караган Илсөя, Зәкия апайларның тырышлыгы да бары шул савап хакына гына иде. Урамыбыздагы тагын бер күршебезне – балалары читтә булган, гомерен ялгыз уздырган Габделфәт абыйны да күршесе Тәслимә апай бары савап өчен генә карады.

Газзә апай да, Мөршидә апай да, Габделфәт абый да гомер иткән үз нигезләрендә, җылы өйләрендә соңгы сулышларын алды. Караучылары юк, дип, авылдашлар берсен дә картлар йортына озатмады. Урынга калсалар да, күршеләре аларны язмыш кочагына ташламады, ачлыкка, суыкка тилмертмәде.

Татар авылларындагы бу кешелеклелеккә, күрше хакы, савап хакы, Аллаһ хакы дигән әйберләргә исең китмәле.

Лилия Гәрәева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

122

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Эйеее, нэк шулай, мэтэптэ укыганда барлык укучы балаларны жибэрэ иделэр ялгыз эбилэргэ, кызлар ой жыештыра малайлар утын ярып су алып кайта иделэр чишмэдэн,яшь вакыттка кайтып килгэн кебек булдым, эни ашарга аш тотырып эбилэргэ кертергэ куша иде,

    Мөһим

    loading