16+

Казанны ташлап, тракторга утырган

Апрель уртасына җиттек... Ә Теләче районының Алан авылы басуларында эш инде гөрли.

Казанны ташлап, тракторга утырган

Апрель уртасына җиттек... Ә Теләче районының Алан авылы басуларында эш инде гөрли.

Биредә үз эшенең осталары, җирне чын күңелдән яратучы хезмәт кешеләре эшли. Шуларның берсе – алдынгы механизатор Динар Гайнуллин. 

Динар Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәри лицейда дүрт ел белем ала, аннан армия хезмәтендә булганнан соң Казанга китә. Шул вакытларда «Татмедиа» агентлыгында да берничә ел эшләп ала ул. Биредә ул төрле юнәлешләрдә көчен сыный: башта куркынычсызлык хезмәтендә тәртип саклый, ә соңрак басмаханәнең иң җаваплы һәм иҗади эшләренең берсенә – тиснение бүлегенә күчә. Ул вакытта аның куллары аша открыткалар, йөзләгән газета һәм журнал тышлыклары үтә. Әмма язмыш аны булачак хатыны Әлфия белән очраштыра.

«Иптәш малайның туенда таныштык. Өч көн очраштык та – өйләнештек тә куйдык!» – дип елмаеп искә ала Динар абый. Әлфия ханым Алан авылы кызы була. Шулай итеп, героебыз хатынының туган авылына кайтып төпләнә. 

Шәһәрне нигә авылга алыштырдыгыз дигән сорауга әңгәмәдәшем «Шәһәрдә эштән кайтасың да дүрт стена арасында утырасың. Ә авылда ирек! Басулар, болыннар... Рәхәт!» – дип җавап кайтарды. Бүген алар Әлфия ханым белән үрнәк гаилә булып, өч кыз үстерәләр.

Хезмәтнең тәме басуда
Динар Гайнуллин Алан авылы хуҗалыгында 2010 елдан бирле эшли. Башта механизатор булып урнаша, аннары «КАМАЗ» машинасына утыра. Хәзер исә яңадан трактор руле артына кайткан:

– Яздан көзгә кадәр – тракторда, кышын – КАМАЗда идем. Хәзер менә кабат механизатор ролендә. Безнең эштә иң мөһиме – җаваплылык. Смена белән уникешәр сәгать эшлибез. Җәен басудан чыкмыйбыз, ә кыш көне техниканы ремонтлыйбыз, – дип эш барышы белән таныштырды ул.

Хуҗалыкта эшләр гөрләп бара. Динар абый килгән елларда бер генә зур трактор булса, хәзер парк яңарып тора, җирләр күбәя. «Тракторларыбыз чит илнеке, бик әйбәт эшлиләр. Көн-төн туктап тормыйлар, чыдасыннар гына», - дип көлә герой. Хезмәт хакының да үз вакытында түләнеп баруы эшчеләргә шулай ук зур стимул булып тора.

Героебыз техниканы бик яхшы белә, аның карамагындагы техника һәрвакыт төзек һәм эшкә әзер. Ул үзе күп сөйләргә яратмый, «бөтен кеше кебек эшлибез инде» дип кенә куйды. Әмма аның кебек үз эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр аркасында авыл яши. Авылның нигезе менә шундый тырыш, тыйнак кешеләрдәдер ул...

Хатыны Әлфия дә ире белән бергә шушы ук хуҗалыкта кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли икән. Ул үз эшен ярата, җитәкчелекнең дә ярдәмчел булуын билгеләп үтә. 

Әлфия ханым шәһәрдә калырга теләгән булса да, иренең авылга булган мәхәббәте җиңә:
– Ирем басуларны үлеп ярата. Аның өчен анда чын романтика: җәен дә, кышын да. Шул табигатькә сокланып яши инде ул, – ди хатыны. 
Героебыз эшен шулкадәр ярата ки, аның өчен «ял» дигән төшенчә бөтенләй чит. Аның эш графигын бары тик көтелмәгән очраклар гына үзгәртә ала:

– Ул ял итәргә яратмый, – дип сөйли Әлфия ханым. – Быел 16 ел эчендә беренче тапкыр ял итеп алды – бармагын сындырып өйдә ятарга мәҗбүр булды. Шул имгәнүе генә аны басудан берничә көнгә аерды.

Динар абыйның хезмәт сөючәнлеге балачактан ук килә икән. 9 яшеннән көтү көткән, 12 яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Хәтта яшь чагында ындыр табагында да эшләргә өлгергән. 

–  Казанга барырга бервакытта да атлыгып тормадым. Апалар алып китсәләр дә, икенче көнне үк кайтырга сорый идем, – дип искә ала ул.
Бүген Динар Гайнуллин – үз урынын тапкан бәхетле кеше. «Кайда тудың – шунда кирәк булдың», – дигән әйтем аның тормыш девизы. Хәзер ул язгы чәчүгә әзерләнә. 5 мең гектарга якын мәйданда арпа, бодай һәм борчак чәчәчәкләр. Динар кебек ир-атлар булганда, авылның киләчәге ышанычлы кулларда.

Залинә Гыйлаҗиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading