Бер карасаң, ни кирәк - шул бар кебек, ә чынлап торып берәр әйбер эзли башласаң, табармын димә. Күптән түгел чит төбәктә яши торган танышыбыз чиккән сөлге табуымны сорады, кызлары кияүгә чыга икән. Бик уйлап тормый гына, ярар дип вәгъдә биреп тә өлгердем. Эзли башлагач кына бу эшнең бик җиңел түгеллеген...
Бер карасаң, ни кирәк - шул бар кебек, ә чынлап торып берәр әйбер эзли башласаң, табармын димә. Күптән түгел чит төбәктә яши торган танышыбыз чиккән сөлге табуымны сорады, кызлары кияүгә чыга икән. Бик уйлап тормый гына, ярар дип вәгъдә биреп тә өлгердем. Эзли башлагач кына бу эшнең бик җиңел түгеллеген аңладым. Сөлге чигеп сатучылар алай күп түгел икән ләбаса. Шулай да бар. Әле күптән түгел Кукмара районының туган якны өйрәнү музеенда булган идек. Биредә эшләүче кызлар да сөлге чигәләр, сораучылар булса сатып та бирәләр. Без ул сөлгеләрне күрдек тә ах иттек. Һәркайсы күз явын алырдай. Җитез куллы, нәфис зәвыклы кызлар гына чигә белә болай итеп. Чигү алымнарына килгәндә, сөлгедәге бизәк йон һәм эрләнгән-ишелгән ефәк җепләр белән тамбурлы чигү (күпертелгән элмә) техникасы белән эшләнгән. Иң беренче тапкыр кулларына энәне чарасызлыктан алган булганнар. Район, республикакүләм уздырыла торган чараларга музейның күрсәтмә әсбапларын алып чыгарга ярамый. Шул ук вакытта халыкны тарихи ядкәрләр белән дә таныштырырга кирәк. Уйлаганнар-уйлаганнар да, үзебез дә булдыра алабыз бит дип, күмәкләшеп сөлге чигәргә утырганнар. Музейдагы татар өен чагылдырган күрсәтмә композициядәге өстәлгә чигелгән япма таба алмагач, музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина аны үзе чиккән. Элеккеге өйләрне менә шул челтәрле ак пәрдәләр, бизәкле-чуклы чаршаулар, чигүле сөлгеләр, ашъяулык, өстәл япмалары, җәймәләре, карават челтәрләре бизәп торган бит. Кумарадагы музейда бу эшләрнең бик матур үрнәкләрен күрергә була. Сөлгеләрдән кала, кызлар яңарак кына намазлыкларда чигә башлаганнар. Алары да искитмәле. Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк, диләр. Үзебез алып кайткан фотосурәтләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Зөлфия Хәлиуллина фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар