Бирегә җирле халык кына түгел, хәтта күрше Ульян өлкәсендә һәм Чуашстанда яшәүчеләр дә йөри икән.
Чүпрәле мишәрләрен бик мактап сөйлиләр. Ә менә безне аның район үзәге кызыксындырды. Андагы тормышны өйрәнергә дип, ерак авылга юл тоттык.
Чүпрәле күрше Ульян өлкәсе белән чиктәш, Казаннан чагыштырмача ерак урнашкан. Шуңа да карамастан, анда җир җимертеп яшәп яталар, яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәер, проблемалар да юк түгел.
Район үзәгенә керә торган җирендә бик яхшы асфальт юл түшәлгән. Шунда ук легендар шәхес Петр Дементьев исемен йөртүче парк урнашкан. Ул СССРның авиация сәнәгате министры булган шәхес. Аннан ерак түгел матур гына мәчет, янгын сүндерү часте, прокуратура, полиция бүлеге, коммерция биналары урнашкан. Матур итеп эшләнгән фонтаны булган чыгарылыш паркы да бар.
Шунысы гаҗәпләндерде, Иске Чүпрәле авылында сәүдә үзәкләре күп, димәк кече бизнес җәелгән. Авыл уртасында җәяүлеләр йөри торган урам бар, аны мәйдан дип атасак та буладыр. Анда мемориал балкып тора, шунда ук чикне саклаучылар, аналар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен һәйкәлләр ясалган. Батырлар аллеясы янында беренче номерлы мәктәп урнашкан. Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен менә дигән мәйданчык. Кечкенә генә урамнарга да асфальт түшәлгән, тротуары да бар. Ә менә күпфатирлы йортлар күбесенчә ике катлы икән. Аларга әйбәт кенә ремонт ясалган. Яңа биналар да күренә.
Дөресен генә әйткәндә, район үзәгенә ни өчен Чүпрәле дигән исем бирелү күңелемне кытыклап торды. Крайны өйрәнү музее җитәкчесе Гөлназ Җәббарова янына кереп чыктык. Баксаң, элегрәк бу урыннарда сазлык булган икән. Анда өч мосафир – Алкай, Алмакай һәм Салмакай килеп урнашалар. Шунда берсе, сусавын басар өчен, елга янына туктап, су эчәргә уйлый. Эчеп карагач: “әче бит бу!” дип әйтеп куя. Чыннан да, ул чүпрәдәй әче була. Шунысы да кызык, бу районнан күп кенә театр артистлары чыккан.
Алар арасында Ринат Таҗетдинов һәм Алсу Гайнуллина аерылып тора. Аларның спектакльләрдә уйнаган киемнәре шушы музейда саклана икән. Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, “ТАИФ” оешмасының элеккеге генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Россия Герое, әфганчы Газинур Хәйруллин та шушы яклардан булып чыкты. Күп кенә чуаш шагыйрьләре дә Чүпрәленеке икән.
Балалар иҗаты йорты каршында да зур гына парк төзелгән. Җирле халыкка һава сулап йөрергә җирләр бихисап икән монда. Балалар иҗаты йортында 767 кеше белем ала.
Зур саннар бу, димәк, сәләтлеләрне үстерү өчен шартлар тудырылган. Бинада рәхәтләнеп җыр-бию, музыкаль инструментларда уйнау, рәсем ясау, судомоделизм, робототехника белән шөгыльләнәләр. “Алтын” спорт комплексы Иске Чүпрәле авылында 2018 елда ачылган, ул республика программасы буенча төзелгән. Ә нәкъ бер елдан район үзәгендә тагын бер спорт комплексы – “Чемпион” ачылган. Анысы федераль программа кысаларында барлыкка килгән.
Берсендә футбол, баскетбол, волейболга игътибар юнәлтелсә, икенчесендә бадминтон белән шөгыльләнәләр. Алардан ерак түгел ГТО бирү һәм мини-футбол мәйданчыгы сафка бастырылган. Шунда ук боз сарае да балкып тора, әмма ул тент белән капланган. Хәер, районның спорт, яшьләр белән эшләү һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов әйтүенчә, ул шәп объект, анда көздән алып, язга кадәр хоккей уйнарга һәм тимераякта шуарга була. Аның каршында балалар бакчасы эшли.
Гомумән, район үзәгендә ул өчәү, ә мәктәпләр - икәү. Лицее яңа микрорайонда урнашкан. Монда без бик күп яңа йортлар күрдек, димәк, гаиләләр төзи, Чүпрәледә калалар. Якында гына “Акчарлак” дигән бассейн эшләп килә. Анда җирле халык кына түгел, хәтта күрше Ульян өлкәсендә һәм Чуашстанда яшәүчеләр дә йөри икән.
Район үзәгендә үзләренең техникумы да бар, ул тармак технологияләре дигән исем йөртә. Монда автомеханик, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм пешекче белгечлекләренә укыталар. Барысы бергә 250 студент белем ала. Былтыр тракторларга җылы гараж ясасалар, быел яңа корпус төзеп яталар. Моның өчен хөкүмәт 100 миллион сум акча бүлеп биргән. Анда пешекчеләр өчен ашханә да эшләячәкләр. Шунда практика узарга ниятлиләр. Тиздән беспилотник операторлары да әзерли башларга планлаштыралар.
Иске бина да яхшы гына ремонт узган. “Чайка” исемле балалар лагеры тулы көчкә эшли. Анда бүген дә 55 укучы ял итә. Без дә кереп чыктык, экологиягә багышланган викторинада катнашып ятулары иде. Бүлмәләрендә дүртәр кеше яши, бинасының эче дә матур эшләнгән. Әле быел Иске Чүпрәле авылында яшьләр үзәге дә төзи башлаячаклар. Халыкка хезмәт итүче объектлар арта дигән сүз. Шулай да, түбә астындагы футбол манежы белән капиталь бинада урнашкан боз сарае кирәктер район үзәгенә дигән фикердә калдык.
Чүпрәледә уңышлы гына эшләп килүче предприятиеләр дә җитәрлек. Әйтик, без тәүлегенә 10 тонна сөт эшкәртеп, 12 төрле продукция җитештерүче кооперативта булдык. Борындык авылындагы элеваторда исә берьюлы 131 мең тонна ашлык саклана ала. Анда он, комбикорм һәм соя эшкәртәләр. Товарларын Татарстанда гына түгел, бөтен ил буйлап саталар. «Дуван алмалары» дигән кооператив 300 гектар мәйданда алма, кура җиләге, җир җиләге, карлыган үстерә. Тиздән сок, җиләк-җимештән как, кәнфит һәм чипсы җитештерә башларга уйлыйлар. Чүпрәледә цеолит дигән минерал җитештерү предприятиесе дә бар. Ул нефтехимия һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә кулланыла.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров безне җәен кунакка чакырды, чөнки монда матур урыннар күп. Ерак түгел генә атаклы Пугачев тавы урнашкан. Кызганыч, анда барып кайта алмадык, чөнки язын кереп булмый.
— Бөтен проблемаларны да оператив рәвештә хәл итәргә тырышабыз. Әлбәттә, халыкта сораулар туа инде, чөнки тормыш бит бу. Безнең төп бурычыбыз – кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, — диде Марат Гафаров.
Матур гына эшләгез, диясе генә кала инде монда.
Комментарийлар